Фирдүс Тямаев әтисе вафат булачагын сизенүе хакында: «Улым, мин бит тиздән китәм, диде»
Җырчы Фирдүс Тямаев ТМВТ каналына биргән әңгәмәсендә әтисенең арабыздан киткән вакытларын искә алган. Әтисез калган чакта популяр җырчыга 18 яшь булган. Әңгәмәдән өзекне «Татарлар дөньясы» телеграм-каналы куйган.
«Бер кызның вафат булган әтисенә багышлап жыр язган идем. 6 нчы октябрьдә кайттым. Әти төнлә генә кайтты, без иртәнгегә кадәр гармунда уйнап, җырлап утырдык һәм мин ул җырны әтигә күрсәттем. «Бер кызның әтисенә багышлап җыр яздым», – дим. Ул җырны әти иртәнге 6 га кадәр җырлатып утырды. Үзе елый, үзе тыңлый, мин аптырадым, нигә әти һаман шул җырны тыңлата икән?! «Улым, мин бит китәм тиздән»,- ди. «Мин бит китәм» дигәнне аңламыйм әле. 7 се әти мине озатты, әтинең мине озатканы беркайчан да юк иде. Түбән Норлат авылыннан Нурлат автовокзалына. Һәм әти матур туннарын киде. Ничектер менә, танымадым мин әтине. Шулай күңелдә матур булып каласы килгәндер.
Озатты да икенче көнгә әтиебез вафат булды.
Менә шул 18 яшькә кадәр әти миңа бик күп киңәшләр биреп калдырды. Мин бүген дә әтинең киңәшләре, девизлары белән яшим! Әтидән калган киңәшләрне, девизларны үземнең ике улыма өйрәтәм»,- ди җырчы.