Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026
Август 2026
Сентябрь 2026 Октябрь 2026
1
2
3
4
5
6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Сәер күренешләр: Барби чикерткә, богомол чыкты, аю, бүреләр Татарстан кешеләренә ияләште

0 2301

Балалар бакчасында безне: «Җиләк җыям, как коям, дәү әнигә бүләккә, монда җиләк күп икән, аю, бүре юк микә?», дип җырларга өйрәтәләр иде. Төлке бүреләр әкиятләрдә генә бар кебек иде. Бар икән бит бездә аю да, бүре дә! Барби чикерткә дә.

Соңгы вакытларда кыргый җәнлекләрнең юлларга чыгулары, авылларга якынрак килеп, шәһәр урамнары буенча йөрүләре күренеп ала. Мәсәлән, Минзәлә районы Тупач авылы янындагы болында бүре күргәннәр.

«Моңарчы төлке, поши, кыр кәҗәсе, куян кебек хайваннар гына очраткан Тупач авылы халкы куркып калган. Малларына зыян салмасын дип борчылалар. Соңгы 50 елда авыл тирәсендә бүреләр күренмәгән. Бары олы яшьтәге әбиләр генә балачакларында якындагы урманнарда бүре күренүен искә ала. Быел исә, шушы ялгыз бүрене берничә тапкыр авыл янында ук күргәннәр. «Ашарына җитмидер, шуңа авыл янына килгәндер, дип әйтеп булмый. Якыннан ук күрдем, шактый ук таза бүре. Безнең якка каян килеп чыккан? Башкортстан урманнары янганга бу якка таба киләләрме? Бу бүре ялгызымы, әллә балаларына ризык эзләп чыгуымы? Сораулар күп, малларга гына зыян салмасыннар», – ди Тупач авылы кешесе», – дип хәбәр итте Татар-тудей телеграм-каналы.

Җәй башында ук Татарстанның 200 мең гектар урманында ефәк күбәләге табылганын. Бу корткычлар Биләрнең Хуҗалар тавындагы агачларны кимереп бетерде.

Фото: © Салават Камалетдинов

Ә Зәй районында бүре күргәннәр. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтына сылтама белән «Татар-информ» язды. «Бәлки, ул – Зәй районы аша үтеп баручы бүредер. Әмма хайванның яшәү урыны эзләп, районда калу ихтималы зур», – ди ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Әдиб Габдрахимов.

Ул вакытта район халкына урманга барудан чикләнеп торырга киңәш иттеләр, бүреләрнең бик тиз үрчүе дә искәртелде. 30 ел элек Зәй районында бүреләр күп булган, һәм алар терлекләр өчен җитди куркыныч тудырган булган икән.

«Иелә-иелә караучы фермер килә дип уйладым»

Күптән түгел генә Кукмара районында юлны чыгып баручы аюны видеога төшерделәр. Ерткыч хайванның, машиналардан, кешеләрдән курыймыйча, иркенләп йөрүе төшерелгән видео интернетта бик тиз таралып та өлгерде.

Бу хакта тәсфилләп «Хезмәт даны» газетасы язды. Дусай авылы тирәсендәге хәлләрне Югары Чурада яшәүче Юрий Тапайкин күргән. «Кичә, төшке яктан соң Вахитов исемендәге хуҗалыкның ындыр табагына ашлык бушатып, кире Нырты ягына таба баруым иде. Мин аны юлда барганда шәйләп алдым. Иң элек мин аны печән җирен иелә-иелә караучы фермер килә дип уйладым. Озак та үтмичә кеше түгел икәнен абайладым. Шул вакытта, бу тирәдәге урманнарда аюлар да күренгәли, дип сөйләшкәннәре искә төште. Минем алда баручы җиңел машина – «Хендай» автомобиле хуҗасы аюны күреп туктады. Мин дә «КамАЗ»ымны туктаттым. Видеога да төшердем. Әмма минем видео тоныграк чыкты, интернет челтәрендәгесе – әлеге җиңел машина йөртүчесе төшергәне», – диелә әлеге язмада.

Мамадыш районы Дүсмәт авылында яшәүче Анастасия Гурьянованың тормыш иптәше бәрәңге бакчасында йөри торган кабан күргән. Настя апага ире: «Бозау хәтле. Бу авылда туганнан бирле яшим. 55 ел эчендә беренче тапкыр кабанның бакчага төшкәнен күрдем. Бик зур күренде», – дип сөйләгән.

Шул ук районда Иске Комазан авылы белән Мамадыш арасындагы юлда да кабан дуңгызы көтүе күргәннәр. Кабаннар балалары белән иртәнге якта асфальт юл аша чыгып, урманга кереп китте, дип сөйләгәннәр бу авылда.

Шушы көннәрдә генә Чаллы шәһәре урамнары буенча поши да йөрде. Видеодан күренгәнчә, поши сәүдә йорты тәрәзәләренә карый, аннан чабып китеп, чак кына машина астына эләкми кала. Адашкан хайванны видеога төшереп торган халык аның өчен борчыла.Бер хатын пошига ярдәм итәр өчен махсус хезмәт вәкилләрен дә чакыртырга тәкъдим итә. «Үзе дә таба ул юлны», – ди икенчесе. «Поши кибеткә килгән», – дип шаяртып язучылар күп булды.

«Челнинские известия» газетасы хәбәр итүенчә, поши шәһәрнең 38нче микрорайонында төн кунган. Мөгезләре белән ишегалдында торган бер машинаны да сызырган.

«Чак кына кулыма сикермәде»

Казан шәһәре урамнарында суфи чикерткәләре (богомол) пәйда булуы турында хәбәр иткән идек. Кешеләр аларны Айвазовский, Кремль урамнарында, КФУ янында күргәннәр. Белгечләр әйтүенчә, әлеге бөҗәкләр кеше өчен куркыныч тудырмый. Казанда суфи чикерткәләрнең күренүе беренче генә очрак түгел.

Социаль челтәрләрдә кешеләр бу чикерткәләрне Чистай, Пушкин, Даурская урамнарында, Киров районы, Тасма тирәсендә күргәннәрен дә язып калдырганнар.

Шәһәребезнең Совет районы Колсәет бистәсендә яшәүче Алинә Хафизова суфи чикерткәне үзенең ванна бүлмәсендә үк табып алган. «Ванна бүлмәсенә кергән идем, миңа күзләрен тутырып карап утыра. Банка алып кердем дә сак кына капладым. Ул сикереп керде дә ябышып куйды. Бу «чибәрне» балаларыма алып чыгып күрсәттем. Урамга чыгып, суфи сикерткәне үләнгә җибәрдем. Банка капкачына ябышкан иде. Чак кына кулыма сикермәде, куркуымнан хәтта кычкырып та җибәрдем. Фотога да төшереп алырга башка килмәгән», – дип бүлеште ул.

Фото: © «ВКонтакте» социаль челтәреннән

Чистай урамында яшәүче бер кыз суфи чикерткәне өй янындагы клумбада күреп алган. «Өй янында суфи чикерткә күреп шаккаттым. Бу бөҗәкне җылы якта гына күргән бар иде. Аннары алар яшел төстә булалар, ә монысы коңгырт иде. Аларны, бик батыр, ерткыч бөҗәкләр һәм үзләреннән зуррак объектларга да һөҗүм итәләр, дип укыган идем. Өстемнән үк үрмәли башлады», – ди ул, үзенең курыкканын сөйләп.

Агулы үрмәкүч

Суфи чикерткәләр кешеләрне шаккатырып, куркытса да, тормыш өчен куркыныч булып саналмыйлар. Ә менә Казанда «Черная вдова» дип аталган агулы үрмәкүч күргәннәр, дигән хәбәр күңелләргә бераз шом сала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы язган иде. Дөрес, белгечләр аның шул агулы үрмәкүч булуын кире какты. Аңа охшаш башка, агулы булмаганнары да бар икән.

Фото: © социаль челтәрләр

Агулы үрмәкүчләрне Горки-Әмәт урманында, Завойский урамында күргәннәр. «Миңа да «черная вдова» бу дип, фотолар җибәрделәр. Бу – агулы үрмәкүчләр түгел. Республикабызда аңа охшаш үрмәкүч төрләре бар. Тышкы билгеләре буенча аларны аеру шактый кыен», – дип аңлатты биология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Николай Шулаев. КФУның Эдуард Эверсман исемендәге Зоология музееның умырткасызлар бүлеге мөдире, галим-арахнолог Андрей Беспятых да шул ук фикердә.

Николай Шулаев сүзләренчә, берничә ел элек Казанга җылы яктан сәяхәт итеп кайтучылар агулы үрмәкүч ияртеп алып кайткан булганнар. «Безнең климат Австралиянекенә охшый бара, дигән сүзләр дә дөрес түгел. Хәзер бездә суфи чикерткәләренең күренә башлавы да моңа дәлил була алмый», – ди галим.

Шушы көннәрдә генә Әлмәттә гадәти булмаган чикерткә күргәннәр. Ул башкалар кебек яшел төстә түгел, ә алсу төстә булган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы язды.

Фото: © «Әлмәт таңнары»

Бу бөҗәкне Әлмәттә яшәүче Екатерина Шкаева үзенең бакчасында күреп ала. Аның сөйләвенчә, әлеге алсу чикерткә, төсеннән кала, башкаларыннан берни белән дә аерылмый. Алсу чикерткә бакчада яшәвен дәвам итә, ә Екатеринаның оныгы аңа Кузя дип исем дә кушкан, диелә әлеге хәбәрдә.

Нурлат районында чупакабра тотканнар, дип хәбәр итте «Ватаным Татарстан газетасы.

Яз башында ирем белән лапас астын нидер казыганын күреп алдык. Төлкедер, дидек. Ул тишекне каплап куйдык. Кош-кортны урамга чыгара башладык. Әмма алар кимүен дәвам итте. Ә беркөнне мин лапастан ниндидер җанвар чыкканын абайлап алдым. Кулда берни булмагач, куркып калдым. Ул җанвар күршеләргә таба китеп барды. Лапаска керсәм, таланган тавык ята. Эшнең нидә икәнен аңладым. Икенче көнне дә килде бу. Тизрәк күреп алып, өстеннән бикләдем. Күршем ярдәм итте. Әлеге җанварны үтердек, – дип сөйләгән газетага исемен әйтергә теләмәгән ханым.

Әлеге җанварны якыннан күрүчеләр аның ни төлке, ни эт түгеллеген әйтә. Үзләренең 60 тавыгыннан 12се генә калган, диелә язмада.

«Җәнлекне куркытмаска, игътибарын җәлеп итмәскә кирәк»

Урман-кырлардан чыккан кыргый җәнлекләр турында Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайван һәм үсемлек дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияков белән сөйләштек.

Кукмарада аю күрү очрагын шаккатыргыч дип әйтеп булмый. Анда Удмуртия, Киров өлкәләре урманнары якын, шуңа ул якларда аюны очратырга мөмкин. Бездә аюлар бар, шулай да республикабыз табигате аюлар яшәү өчен бик уңайлы дип әйтеп булмый. Бездә урманнар ваграк. Кеше күзенә эләгүенә килгәндә, аның бер урманнан икенчесенә күчкән вакыты булган, күрәсең.

Пошилар да бар бездә, аны аулыйлар да. «Түбән Кама» милли паркы бик якын бит аларга.

Кыргый җәнлекләрнең кеше күзенә күренүе бер бездә генә түгел. Бәлки, бу очраклар артмагандыр да, ә мәгълүмат таралу тизлеге белән бәйледер. Хәзер бит хайваннар төшерелгән фото-видео материаллар бик тиз тарала. Алар элек тә шулай кеше яшәгән урыннарга чыгалар, күренәләр иде, – ди ул.

Белгеч, зур җәнлекләрне күргәч, үзеңне ничек тотарга кирәклеген дә аңлатты:

Мондый зур кыргый җәнлекләрне күргән очракта, аларның игътибарын җәлеп итмәскә тырышырга кирәк. Ул да үзенең башка территориядә булуын аңлый, хайван үзен тыныч хис итә алмый. Аны куарга ярамый. Җәнлек тагын да куркып кала, төрле якка атыла, бәрелә башлый.

Бездә шәһәргә, авылга кергән андый хайваннарны тота торган хезмәт юк. Ул булырга тиеш инде, бигрәк тә менә шундый очраклар була торган торак пунктларда. Аның өчен бит махсус җиһазлар, хайваннарны күчерү, урманнарга илтү өчен транспорт чарасы да, кешеләр дә кирәк, – диде ул.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.