Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4 5
6
7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Эшмәкәр Рәйхана Ханнанова: Әлмәттә мәчет сала, Төркиядә каза күрүчеләргә акча җыя

0 626

– Рәйхана апа, сез Әлмәт районы Елховой авылыннан икән. Мишәрләр, суган үстерүчеләр авылы бит, сездә үҗәтлек үскәндә үк булгандыр.

– Авылыбызда зур базар бар иде. Мин 1 класста укыганда әни бер чиләк йомырка тоттырып, шунда сатарга җибәрә иде. Әни үзе эштә, вакыты юк. Йомырка саткан акчага ипи, шикәр аласы, анысының да исемлеген әйтә. Шунда барып, сатып, әйберләрне алып кайта идем. 1968 ел булган инде бу. Эшмәкәрлек шуннан, кечкенәдән үк килгәндер. Аннан, без үскәндә дүртәр бакча суган үстерә идек. Һәр хуҗалыктан 3-4 тонна суган сатабыз. Бөтен Әлмәтне суган белән безнең авыл туендырып торды.

– Ирегез Фәрит абый белән ничек таныштыгыз?

– Фәрит Сарман районы Күтәмәле авылыннан. Мин Әлмәттә сәүдә техникумында, ирем физкультура техникумында укыган чакта таныштык. Аларда – егетләр, бездә кызлар гына. Миңа – 16, аңа 17 яшь. Шунда ул мине күргән дә, өйләнәсе килгән. 7 елдан соң өйләнештек.

Өйләнешкәч тә фатир юк әле. Нишләргә? Ирем белән авылда бер ташландык йорт алып, аның 40 сутый бакчасында суган үстердек, умарта тоттык. Мин декретта утырганда Фәрит Магнитогорскига командировкага йөри иде. Шуннан кәстрүлләр алып кайта, мин таныш-белешкә сатам. Нәрсә генә эшләп карамадык!

– Бизнеска тартылу яшьтән килгән алайса?

– Башта ашханәдә директор булып эшләдем, аннан ул ашханәләр таралды. 1990нчы елларда бөтен малай-шалай бизнес ачарга кереште. «Миннән дә була», - дип, бер «Москвич» фургоны сатып алдым да, эш башлап җибәрдем. 18 яшьтән руль артында йөрдем.

Хәзер хәләл кафе, хәләл кибетебез бар. Кафеның бинасын да үзебез салган идек. Берара кафе янына мәчет тә төзисе килә башлады. Әнием: «Сезнең икенче катыгызда 500 квадрат метр буш урын бар бит. Төзеп тормагыз инде, бигрәк авыр бит», - диде. Шулай итеп, 2010 елда икенче катта мәчет ачтык. Җомга намазына анда 150ләп кеше килә. Машина куярга да урын бар, хәләл кафе да эшләп тора.

 

Фото: © Рәйхана Ханнанованың социаль челтәреннән

– Яңа мәчет төзү эшенә ничек тәвәккәлләдегез?

– Кафе янында зур мәчет салу, аны мөселман үзәге итү хыялы барыбер юкка чыкмады, күңелдән генә аны төзеп тә куйдык. Бу изге эшкә тотынганыбызга да өч ел, бәлки быел төгәлләп тә булыр. Түбәсен яптык инде.

Ә җирен 2000нче елларда ук алып куйган идем. Ул вакытта кишәрлек алу җиңелрәк булды бит, каршы якны да алыгыз дигәннәр иде әле. Аның салымы зур дип, баш тарттым. Үзебезнең җир белән бинага ел саен 250 мең салым түләп торабыз. Ул заманда нык бай кешеләр зур-зур кишәрлекләр алды инде, хәзер менә бер кисәк җир дә таба алмыйсың...

– Мәчет төзү эше авырмы?

– Авыр да түгел, ләкин гел хәрәкәттә булырга кирәк. Ирем прораб кебек, гел төзелештә, ул белеме буенча да төзүче. Мин акча эзлим, тегендә-монда мөрәҗәгать итәм, белдерүләр бирәм, атна саен халык алдында хисап ясыйм.

– Кыйммәткә төшәме?

– 30 миллионлап. Нигезенә субай какканга гына да ике миллион сум акча китте. Курка торабыз, эшли барабыз. Туктарбыз дип уйлаганда, тагын берәр эшмәкәр дустыбыз ярдәм итеп, төртеп җибәрә. Халык та күпмедер акча салып тора. Үзебез дә эшлибез. Нефтьчеләр шәһәре булгач, бай-бай кешеләргә, миллиардерларга мөрәҗәгать итеп тә карадым. Алардан ярдәм булмады. Бик авыр булса, тагын алар янына барырбыз дип торам, әлегә эшләр бара, Аллага шөкер.

– Мәчеткә исем уйлап куйдыгызмы?

– «Тәзкирә мәчете» дип кушарбыз дигән ният бар, ирем белән икебезнең дә әниләрнең исеме – Тәзкирә.

Мәчет янындагы буш урынга кое казып, эскәмияләр куеп, агачлар утыртып, ял итү урыны да ясыйсыбыз килә. Аллаһы Тәгалә күпме гомер бирер, планнар зур.

 

Фото: © Рәйхана Ханнанованың социаль челтәреннән

– Бер дә тик тормыйсыз икән...

– Мин бик инициативалы кеше, Фәриткә миннән тынгылык юк инде. Менә Төркиягә дип акча җыйдым да, аның мәшәкатьләренең дә бер өлеше аның җилкәсенә ята. Машинага ун капчык кәфенлекне ташырга, аннан бушатырга, Казанга алып килергә, руль артында 4 сәгать кайтырга...

Киләсе атнага жюрида утырырга Мөслимгә чакырдылар, мәчеттә мөслимәләрне дә укытасым бар. Дини белем алдым – Әлмәттә мәдрәсә, аннан Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Ислам университетын тәмамладым.

Әлмәтнең берәр мәктәбендә этник сыйныфлар ачарга дип хыялланган идек, менә анысы барып чыкмый әле. Чаллының 29нчы татар гимназиясендә яулыклы кызлар укый торган шундый классларга кызыгып кайткан идем.

Тик торган юк. Бер көн өйдә ятсак, чыдый алмый башлыйбыз. Чыгып китеп, берәр файдалы эш башкарып кайтырга булсын.

– Төркиягә ярдәм итәргә ничек алындыгыз?

– Төркия белән Сириядә җир тетрәүләрдән соң борчылдык, елый-елый карадык. Әлмәттәге мөселман хатын-кызларга: «Ярдәм итик», – дип мөрәҗәгать иттем. Бер атна эчендә 400 меңнән артык сум акча җыелды. Безнең эшне Чирмешән, Нурлат районнарында да ишетеп алганнар, алар да кушылды.

Үзем бу кадәр акча җыелыр дип көтмәгән идем. Күрәсең, кешедә ышаныч бардыр, мәчет төзелеше өчен дә гел хисап тотам бит. Миңа килгән акчаның югалмавын күрәләр, төзелеш бара. Алланың рәхмәте яусын. Интернетта: «Киемнәр күп инде, кәфенлекләр җитми», - дигән язуга игътибар иттем. Аннан 19 төргәк ак тукыма алып, шуннан 100 комплект кәфенлек әзерләдек. Әзерне сатып алсаң, Әлмәт кибетләрендә ике мең сум тора. Ә болай безгә берсе бер меңгә төште.

 

Фото: © Рәйхана Ханнанованың социаль челтәреннән

– Кәфенлекне кемнәр әзерләде?

– Авыл саен мәет юу, мәет озату белән шөгыльләнә торган абыстайлар бар. Шуларны җыйдым да, көне буена 100 кәфенлекне әзерләп тә куйдылар. Һәрберсен аерым-аерым пакетларга тутырдык. Бу кәфенлекләрне әзерләү безгә 100 мең сумга төште.

Төркия вәкиллегендә барып, 100 кәфенлек һәм 100 мең сум акча калдырдым. Тагын 100 меңне Россия Ислам университетында илттем, алар Сириянең вәкиллегенә җибәрәләр, расписка язып бирделәр. Журналист һәм блогер Расул Тавдиряков бар, ул бүген Төркиядә, аңа шалтыраттым. Яшь балаларга подгузник кирәк диде, бик интегәләр икән, аңа 50 мең сум җибәрдем. Калган 64 меңен тагын ышанычлы кеше табып тапшырасым бар. Бәлки, киләчәктә тагын ярдәм итәрбез, халыкта андый теләк бар.

– Хәйриячелек эше бәрәкәт китерә, аннан соң мал артып килә дип тә әйтәләр.

– Балаларыбыз урнашкан, үз өебез белән торабыз, бизнес та бара. Ирем белән 40 ел бергә торабыз. Тормышыбыз әйбәт, әлхәмделилләһ. Хәзер изге эшләр эшләп яшисе килә. Бу дөньяда берүзең генә бәхетле булып булмый. Кеше интеккәндә ничек үзең генә бәхетле булып ятасың инде? Ярдәм иткәч, күңелгә дә рәхәт, вөҗдан газапламый. Исламда «зәкәт» дигән нәрсә дә бар. Без эшләгән малның 40тан бер өлеше безнеке түгел, Аллаһы Тәгаләнеке. Аны биргәч, күңелгә рәхәт булып кала. Сәдаканың әҗер-савабы да күп.

– Сездән ярдәм сорап килүчеләр дә күптер, кемнең кем икәнен тикшереп торасызмы?

– Хәйриячелек белән шөгыльләнгәнгә байтак еллар, аны эзләп тә йөрмибез. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр гел бар. Күрмәүчеләр җәмгыятенә, Җәлилдәге картлар йортына, Мөслимгә балалар йортына, онкология белән авыручыларга – кайда ярдәм кирәк, шунда җибәреп торабыз. Аны санамыйбыз да, язмыйбыз да, ул хакта интервью да биргән юк иде. Бер эшне тәмамлауга икенчесе килеп чыга тора. Аллаһы Тәгалә дә көч биреп тора.

 

Фото: © Рәйхана Ханнанованың социаль челтәреннән

«Кеше чәч бөртеге кадәр дә үзгәрми»

Рәйхана Ханнанова абыстай буларак яшьләргә киңәшләрен дә бирде.

1. Кредит алмаска, ул кешене батыра. Моны аңлау өчен процентларын исәпләп карагыз. Торырга җирең, башка чараң булмаса гына кредитка керергә мөмкин. Акча бик кирәк очракта, кешедән бурычка алып тору җаен карарга кирәк.

2. Кечкенә хезмәт хакына эшләп, кредитка 60-70әр меңлек телефоннар алучыларга исем китә. Мөмкинлегем булса да, өстемдә гади генә тун, кулымда кыйммәт булмаган телефон. Нәрсәгә кирәк ул? Кыйммәтле айфон тотып кына шәхес буларак үзгәрмисең, нигә аның өчен процент түләп ятарга?

3. Хәзер кайбер кызлар: «Кияүгә чыгам да иремне үзгәртәм», - дип уйлый. Кеше чәч бөртеге кадәр дә үзгәрми. Әкрен кеше гомергә әкрен булып кала, кызу йөри торган кеше кызу була. Гаилә корганда кешене үзгәртәм, хуҗа булам дип уйламаска кирәк.

4. Ир белән хатын арасында булганны бер күршеңә дә, якын дустыңа да сөйләмә. Гаиләңдәгене әти-әнигә әләкләү начар. Яшьләр тиз арада дуслаша, ә өлкәннәрнең күңелендә кала.

5. Сайлыйсы кешеңнең нәселенә кара. Булачак иреңнең абыйлары бөтенесе эчкечелеккә сабышкан икән, димәк, каннарында алкогольгә бирелүчәнлек булырга мөмкин. Төрмәдә утырып чыккан кешеләр булу да – шикләнергә нигез. Япониядә яшьләр өйләнешкәнче, башта бер ай нәселләрен яхшылап өйрәнәләр.

6. Катнаш никахларга да нык каршы мин. Бер танышларыбыз 4 бала үстерделәр, олыгайгач икесе ике дингә кереп киттеләр һәм бергә тора алмыйча, картаймыш көннәрендә аерылыштылар.

Әлмәттә мәчет төзүгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен контактлар:

 

Фото: © Рәйхана Ханнанованың социаль челтәреннән





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Казани наградили победителей «Школьной волейбольной лиги» сезона 2025–2026

В Казани прошел финал фестиваля чувашской рекрутской песни

Финансирование дорожной программы Татарстана в 2026 году планируют увеличить на 5,1 млрд рублей

Открытые окна, водоемы, питбайки: эксперты о рисках для детей в летние каникулы


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.