Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4 5
6
7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Укытучылар көне: «Синең кулда милләт киләчәге дигән фикер белән эшләү көч һәм дәрт өсти»

0 475

Укытучы һөнәренең никадәр олы хезмәт икәнен һәр аңлы кеше белә. Һәркемнең тормышында укытучының йогынтысы бәһасез. «Интертат» коллективы бөтен укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә.

Бәйрәм уңаеннан без укытучыларның үзләренә сүз биреп, бу олы һөнәрнең уңай һәм җитешсез якларын барладык. Төрле фикерләр яңгырады. Игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Казанның «Адымнар» күп телле мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов (хезмәт стажы 26 ел):

Айдар Шәмсетдинов

Фото: © Владимир Васильев

Кеше үз һөнәренә битараф булмаса, балаларны яратса, укытучының өстенлекләре күп һәм ул аларны күрә ала. Калган очракта аның уңай яклары әллә ни күп түгел. Канәгатьләндерерлек хезмәт хакы өчен ул өстәмә сәгатьләр алырга тиеш. Үз өстендә зур йөк булгач, ул тиз алҗый. Укытучы – ул иҗади һөнәр. Аны һәрвакыт илһамландырып торырга кирәк. Без аны шундый авыр шартларга куйсак, ул формаль дәрес бирүчегә әйләнә.

Кайвакыт мин мәктәпкә талантлы яшьләр килмәс дип тә уйлап куям, ләкин Аллаһның рәхмәте белән ел саен сәләтле белгечләр килә. Шунсы сөендерә.

Өстенлекле якларга туктыйк. Беренчедән, оста укытучы – ул һәрвакыт позитив энергиягә ия булган кеше, чөнки балалар белән аралашу бик күңелле. Икенчедән, укытучы йогынтысы кешедә беркайчан да бетми. Синең кулда милләтнең киләчәге дигән фикер белән эшләү көч һәм дәрт өсти. Укытучы балаларны чын күңелдән яратмаса, аның һөнәре газапка әверелә.

Өченчедән, укытучы балалар укыткач, һәрвакыт үзе дә укый, камилләшә, шәхес буларак үсә, замана дулкынында йөзә.

Мин 26 ел дәверендә бертуктаусыз инглиз телен укытам. Быел документларымны Пенсия фондына тапшырдым. Иртәрәк лаеклы ялга чыгарга да хокукым бар.

Мамадышның 3нче мәктәбе директоры Фәнис Мөхәммәтҗанов (педагогик стажы 24 ел):

Хөкүмәт хәзер хокукны күбрәк ата-аналар яклы итеп куйды. Ата-ана билгене сорап ала, укытучыны тәнкыйтьли, бар нәрсәгә ата-ана игътибары җитмәү түгел, ә мәктәп гаепле булып кала. Хөкүмәт тарафыннан укытучыларны яклау юк, шуңа күрә безнең дәрәҗә төшә. Укытучының дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Кәгазь эшен киметергә тырышалар инде, ләкин ул барыбер күп әле. Дәфтәр тикшерүләре барын да онытмасыннар иде. Класс җитәкчесенең эше турында әйтеп тә тормыйм. Шулар белән шәхси тормышка вакыт калмый да диярлек. Хезмәт хакы түбән. Укытучылар мәктәптән китмәсен, ярыйсы хезмәт хакы чыксын дип, икешәр ставка бирергә мәҗбүр булам. Укыту сәгатьләре арткач, кәгазь эше дә арта инде.

Уңай якларына килгәндә, көн дә шат күнелле балаларны күрү узебезне дә сөендерә, борчылып йөрергә вакыт калмый. Ул яктан без бәхетле. Табибка көн саен чирле кеше килә, ә без бәхетле балачакны күреп эшлибез.

Казанның 175нче гимназиясенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Гөлназ Әхтәмова (хезмәт стажы 22 ел):

Укытучы булу – ул табигатьтән килә торгандыр. Кечкенәдән хыялланган һәм үземә туры килә торган һөнәр сайлагач, гомер буе шуңа тугъры булдым.Үз эшемне җиренә җиткереп башкару - ул минем тормыш девизым. Шәхсән үземә мәктәптә эшләү рәхәтлек бирә. Балаларны яратам. Аларның яратуын тоям. Үземнең балам да үзем эшләгән мәктәптә укый. Балам үз янымда булгач, күңел тыныч. Укытучының авырлыклары күп инде, ләкин һөнәреңне яратсаң, алар турында уйламаска тырышасың. Бер җайга салынгач төрле документлар тутыруына да ияләшәсең.

Яшь укытучылар - безнең киләчәктәге алмаш. Быелгы яңа уку елында безнең гимназиябезгә дә яшь укытучылар килде. Яшьләрнең мәктәпкә килүләре сөендерә. Кызганыч, хезмәт хаклары тиеш дәрәҗәдә түгел дип уйлыйм. Стаж, категория күтәрелгән саен хезмәт хакы арта, анысы. Моның өчен бик күп көч куеп эшләргә, максатларга омтылырга кирәк. Ләкин яшьләрнең дә тормыш итәсе бар бит. Үземнең хезмәт хакыннан зарланырлык түгел, Аллаһка шөкер.

Алексеевск районы Зур Тигәнәле авылыннан лаеклы ялдагы укытучы Фәния Нәсыйхова (хезмәт стажы 35 ел):

Гомерем буе укытучы булып эшләдем. Башта Зур Тигәнәле мәктәбендә башлангыч сыйныфларда белем бирдем, ә аннары алман телен укытуга күчтем. Балалар белән эшләү – ул бик җаваплы хезмәт. Ул никадәр генә авыр булса да, аның саваплы икәнен тора-бара яхшырак аңлыйсың, әҗерен күрәсең. Укучыларымның зур кешеләр булуын белү, аларның уңышларын күрү, рәхмәтләрен ишетү күңелгә рәхәтлек бирә. Лаеклы ялда булсам да, рәхмәт сүзләре ишетеп торам. Аны бернинди акчага да алыштырып булмый! Балалар белән эшләгәч, картаймыйсың, гел яшьләрчә фикер йөртәсең бит ул. Фельдшер булып эшләгән апам миңа күрешкән саен шулай ди.

Казанның 2нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Руфия Хисмәтуллина (хезмәт стажы 5 ел):

 

Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү, әти-әниләрнең хөрмәтен тою, балаларның дәрестә кызыксынуларын, мавыгуларын, ялкынлы күзләрен күзәтү бер төрле рәхәтлек бирә. Без нәни кешеләрнең киләчәгенә юл салуда күпмедер өлеш кертәбез. Укытучы хезмәтенең шушы өлешләре үземә бик ошый. Тискәре якларга килгәндә, кәгазь эше күп булу, укытучыны кайвакыт «крайний» итеп калдыру, кайбер кешеләрнең хәлгә керә белмәүләре читен.

Нурлаттан лаеклы ялдагы укытучы Фәниз Гаязов (педагогик стажы 30 ел):

Бүген укытасың, ә иртәгә нәтиҗә сорыйлар. Дөрес түгел бит ул. Аның нәтиҗәсе кимендә 15-20 елдан гына күренә. Мин 30 ел укытучы булып эшләдем, быел Нурлат гимназиясеннән лаеклы ялга киттем. Укытучы булып эшләвемә үкенмим. Укучыларым техникумнарга, югары уку йортларына кергәч, эшләргә урнашкач, килеп рәхмәт әйтәләр. Шунсы шатландыра, бөтен авырлыкларны оныттыра. Күбесенчә малайларга технология укыттым. Олимпиадаларга күп йөрттем. Аның башта иң авыры – бишенче класстан ук хезмәткә дә сәләтле, башы да эшләгәннәрен сайлап алу. Аннары бер юнәлеш биргәч, өйрәнәләр алар.

Хәзер хезмәт тәрбиясенә игътибар бетте. Кеше президент буламы, министрмы, көтүчеме, аның, иң беренче чиратта, хезмәткә мәхәббәте булырга тиеш. Шул әйбер бетте бит. Хәзер заводта әйбәт хезмәт хакына да эшләүчеләр юк дип зарланалар. Хезмәт тәрбиясенең тамырына балта чапкач, булмый инде. Бәлки, мин язарга ярамый торган сүзләр дә сөйләгәнмендер, ләкин мин шундый фикердә. Хезмәт тәрбиясен кайтарырга кирәк.

Болгар ислам академиясенең теология кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Светлана Айдарова (педагогик стажы 32 ел):

Беренчедән, мин үз укучыларымны яратам. Гомумән, кешеләрне яратам. Мин бакча сабыйларыннан алып, сиксән яшьлек кешеләргә кадәр татар телен укыттым. Монда мәктәп тә, югары уку йорты да, өлкәннәр өчен курслар да бар. Мин үзем белгәнне кешеләргә бирүдән тәм табам. Быел эшемне үзгәртеп караган идем. Хәзер күбрәк административ эшләр белән шөгыльләнәм. Җанга укыту эше җитмәгәнен сизә башладым. Бер укытып ияләнгәч, аннан башка яшәп булмый икән. Ул инде канга сеңгән. Укытучы булуымнан гаиләдә арганнардыр инде. Кайчагында үзем сизмәстән өйдәгеләрне дә өйрәтә башлыйм икән.

Укытучы хезмәтенең уңай яклары да бар. Яшьләр белән эшләгәч, алар кебек уйлый башлыйсың. Мин башка милләт кешеләренә татар теле укыттым. Татарларның үзенчәлеге, бөек шәхесләре турында сөйләү рәхәтлек, горурлык хисе бирә иде. Без, филологлар, һәр сүзнең мәгънәсен беләбез, ә телне белү - шулкадәр зур байлык.

IT-лицейның рус теле укытучысы Нурия Газизова (хезмәт стажы 10 ел):

Балалар белән өзлексез эшләгәч, аларның энергиясенә, тормыш яңалыкларына ия буласың, дөньядан беркайчан да артта калмыйсың. Алар һәрвакыт алга барырга, һөнәри һәм иҗади үсәргә этәрә. Монда син генә укытмыйсың, балалардан да күп нәрсәләргә өйрәнәсең.

Укытучы һөнәренең кимчелек якларын санау авыр. Аңа эш күп йөкләнгән инде. Хәзер элеккеге кебек документация күп дип әйтә алмыйм, әмма укытучы хезмәте өйгә дә ияреп кайта. Хәтта ялда да мәктәптәге хәлләрне баштан чыгарып атып булмый. Безгә башны ял иттерергә өйрәнергә кирәк.

Татарстанның Халык укытучысы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина (хезмәт стажы 50 елдан артык):

Камәрия Хәмидуллина

Фото: © Салават Камалетдинов

Яраткан эшеңне эшләү – ул «Нәрсә бирә миңа?» дигән сораудан һәрвакыт өстен тора. Шулай да, дәүләткә укытучының матди ягын кайгыртырга кирәк. Бу мәсьәләдә уйланырлык урыннар күп.

Материаль күзлектән генә караучыларга мәктәптә эшләү бернәрсә дә бирми. Эшен яратып, кеше белән аралашуның мәгънәсен аңлап яшәүчеләр өчен укытучы һөнәренең өстенлекләре бик күп. Кеше белән аралашуны бу тормышта иң кыйммәтле әйбер икәнен онытмаска кирәк.

Артка әйләнеп карасам, бөтен гомерем мәктәптә үткән. Иң яхшы дусларым да, киңәшчеләрем дә, иң якын кешеләрем – барысы да элеккеге укучыларым. Шуңа күрә мин «мәктәп бик күп әйбер бирә» дигән фикер белән яшим. Аллаһка шөкер, оныгым да укытучылыкка укый. Мин аңа бик сөенәм. Аның бу юнәлешне сайлавына теләктәшлек белдерәм.

Укытучы эшкә көн саен бәйрәмгә барган кебек килә, чөнки мәктәптә чын тормыш кайный. Анда ясалмалык эшләми. Балалар белән шаяртып та була. Чын күңелдән аралашсаң, алар җитди сөйләшүгә дә игътибарлы була алалар. Фәнеңне укытканда шигъриятне дә кушып җибәрәсең, укыган китабың турында да фикер алышасың.

Бу сүзләрне мин чын күңелдән әйттем. Ләкин кешеләр аңа ышанырлармы? Хәзер тормышка материаль күзлектән генә карап яшәүчеләр күбәйде. Җәмгыятьтә чын кыйммәтләрдән читкә тайпылу бик көчле. Яшәешне чын кыйммәтләр белән тота алабыз икән, укытучы һөнәре – ул бик кирәкле һәм затлы профессия. Әти-әни сүзе үтмәгәндә дә укытучы баланы дөрес юлга юнәлтеп җибәрә ала. Әмма бөтенесе өчен ихласлык кирәк. Бала белән табигый булып кына аны инандырып була.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Казани прошел финал фестиваля чувашской рекрутской песни

В Казани наградили победителей «Школьной волейбольной лиги» сезона 2025–2026

Финансирование дорожной программы Татарстана в 2026 году планируют увеличить на 5,1 млрд рублей

Открытые окна, водоемы, питбайки: эксперты о рисках для детей в летние каникулы


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.