Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4 5
6
7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Карабахта хәлләр тагын кискенләшә: Әрмәнстан белән Азәрбайҗан нигә кабат сугыша башлады?

0 759

Әрмәнстан атышларны башлауда Азәрбайҗанны гаепләде, ә Азәрбайҗан каршы яктан хәрби провокацияләр булганын белдерде. Кем генә беренче булып ут ачса да, ике якның да югалтулары бар. Әрмәнстан Премьер-министры Никола Пашинян кимендә 49 кеше һәлак булганын, 10 лап кеше яраланганын, төрле объектларга, шул исәптән йортларга зыян килгәнен хәбәр итте. Азәрбайҗанның рәсми чыганаклары илнең 50 хәрбие һәлак булганын җиткерде.

Никола Пашинян, атышлар башланган көнне үк, Франция, Россия, Иран президентларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Дипломатик сөйләшүләр нәтиҗәсендә бәрелешләр туктатылды.

Россиянең массакүләм мәгълүмат чараларында, Телеграм каналларда кайбер экспертлар Кавказ аръягындагы сугышның Россия өчен зыянлы булуын белдерә. Махсус хәрби операция барган вакытта икенче хәрби фронт ачылуы безнең илгә кирәкми, шуңа күрә ил җитәкчелеге аны тыныч юл белән туктатырга бөтен көчен куя, дип әйтә алар.

Россия Фәннәр академиясе галиме Александр Крыловның: «Көнбатыш илләре Әрмәнстанны Төркиягә, Иранга һәм Россиягә басым ясау коралы итеп файдаланырга омтыла. Алар һәрвакыт Карабахны һәм әрмәннәр геноциды мәсьәләсен үз файдаларына куллана», – дигән сүзләрен «РИА Новости» җиткерә.

Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатия кафедрасы доценты Альберт Белоглазов Әрмәнстан белән Азәрбайҗан чигендәге конфликтның көчәюен очраклы түгел дип исәпли.

– Бу юлы атышлар Карабахтан башланмады. Бу - Көнбатыш илләре, беренче чиратта Британия стратегларының, (ә аларның Кавказда һәм БДБ илләрендә агентуралары көчле), Россиягә икенче хәрби фронт ачу омтылышы. 2020 елда Россия конфликтка кермәде, чөнки сугыш Әрмәнстанда түгел, ә Карабахта барды. Карабах ОДКБ (Коллектив куркынычсызлык килешү оешмасы) әгъзасы булмагач, анда гаскәр кертмиләр. Шуңа күрә бу юлы провокацияне Әрмәнстан белән Азәрбайҗан чигендә оештырырга кирәк иде.

Әрмәнстан ОДКБга мөрәҗәгать итсә, Россия ярдәм итмичә булдыра алмый. Аның вакыты да очраклы гына түгел – ШОС (Шанхай хезмәттәшлек оешмасы) саммиты көннәренә туры китергәннәр бит. Әрмәнстан белән Азәрбайҗан ШОС партнерлары буларак, аларның башлыклары Үзбәкстанда очрашырга тиеш иде. Атышлардан соң Пашинян анда барудан баш тартты. Җитмәсә Әрмәнстанда оппозиция массакүләм протестлар башлап җибәрде, - дип аңлата Альберт Белоглазов.

Альберт Белоглазов

Фото: © А.Белоглазовның шәхси архивыннан

Атышлар башлануда кем гаепле соң? Алар бит бер-берсен гаепли.

Мин өченче як булгандыр дип уйлыйм. Мондый схема булырга бик мөмкин: Британия агентурасы карамагындагы бер-ике диверсант чиктәш районга үтеп кереп, миналар куялар (Азәрбайҗан үз территориясендә миналар табылганын белдергән иде) һәм якындагы берәр таудан атыш башлыйлар. Икенче як, билгеле күршесенә җавап кайтара. Сугыш шулай кузгала, - дип фаразлый Альберт Белоглазов.

Россия конфликтка керерме дигән сорауга, галим безнең ил өчен бу сугышның кирәге юк, шуңа күрә аны тыныч юл белән хәл итү өчен бөтен юлларын эзләячәкләр дигән җавап бирә.

Әлегә сөйләшүләр берничә дәрәҗәдә бара. Путин Пашинян һәм Алиев белән сөйләшә, Лавров – тышкы эшләр министрлары белән, Шойгу – оборона министрлары белән. Шулай ук вице-премьерлар дәрәҗәсендә төрле уртак комиссияләр активлашты. Сәмәркандта Путин Алиев белән конфликт турында сөйләшкәнен беләбез.

Әлегә конфликтның кызган фазасы сүндерелде, ләкин бу әле проблемалар хәл ителде дигән сүз түгел. Сугышның башлануын теләүче көчләр бар. Алар яңадан талпынып карарга тырышачак. Проблеманы хәл итү өчен иң яхшы вариант – ул Азәрбайҗанның ОДКБ яисә ЕАЭС (Евразия икътисади союзы) составын керүе, икесенә дә керсә, бигрәк әйбәт. Яисә ике ил дә ШОС составына керсен иде. Россиягә барыбер Кавказда уяулыгын арттырырга кирәк. Урта Азия турында да онытырга ярамый. Анда һәрдаим өченче фронт ачарга омтылып торалар, - дип аңлата Альберт Белоглазов.

Нинди җир ул Карабах?

 

Фото: © https://ru.wikipedia.org/

Таулы Карабах – ул Азәрбайҗан территориясе эчендәге мөстәкыйль республика. Анда күбесенчә әрмәннәр яши. Бу җиргә Әрмәнстан да, Азәрбайҗан да дәгъва кылганга күрә, анда даими рәвештә халыкара конфликтлар булып тора.

  • Карабах атамасы төрки телләрдәге «кара бакча» сүзләреннән килеп чыккан. 2015 елгы җанисәп буенча, анда 145 меңнән артык кеше яши. Халыкның 99,7 проценты – әрмәннәр. Чагыштыру өчен, Татарстанның Арча, Кукмара, Биектау, Зәй, Нурлат районнарының һәрберсендә якынча иллешәр мең кеше яши. Таулы Карабахның территориясе 4,4 мең километр квадрат. Чагыштыру өчен, Лаеш районыныкы – 2,1 мең километр квадрат. Таулы Карабах тулысыча Азәрбайҗан эчендә урнашкан, ул Әрмәнстан белән чиктәш түгел.

  • 1992-1994 елларда Карабах өчен Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасында сугыш башланды. Бу сугыш Азәрбайҗанның җиңелүе һәм аның 7 районы Әрмәнстан тарафыннан басып алынуы белән тәмамланды. (Шул исәптән, Физули, Агдам кебек шәһәрләр, Агдамда СССРда шәрабләры белән дан тоткан завод бар иде). Бу вакытка 21 процент халык азәрбайҗаннар булган, алар Карабахтан да, басып алынган районнарда да куылды. Таулы Карабах танылмаган республика дип игълан ителде, аны хәтта Әрмәнстан үзе дә танымады, әмма контрольдә тотты. Бик күп илләр катнашында озак вакытлар сөйләшүләр баруга карамастан, Карабах конфликты чишелеш тапмады. Чиктәш районнарда атышлар булгалап торды, хәрбиләрнең яралану, үлү очраклары булып торды. Сүз уңаеннан – Әрмәнстан басып алган территорияләрдә бернинди төзелеш тә алып бармады, бу җиде район, ике шәһәр тулысынча җимерелеп диярлек бетте.

  • 2020 елның көзендә Азәрбайҗан кораллы көчләре Карабах һәм Азәрбайҗанның басып алынган районнарына бәреп керә. Бу сугышта Әрмәнстан җиңелә, 7 район Азәрбайҗанга кире кайтарыла, Карабахның Шуша шәһәре һәм элек башлыча азәрбайҗаннар яшәгән районнары Азәрбайҗанга бирелә, калган өлкәләр Таулы Карабах контролендә кала. Таулы Карабахны Әрмәнстан белән бәйли торган «Лачин коридоры» әрмәннәр контрольлегендә калды. Әрмәнстан Нахичевань автономияле төбәгенә Азәрбайҗанга юл төзергә рөхсәт бирергә тиеш иде.

  • Ике ил арасында тынычлык килешүе ахыргача төзелми калды – Әрмәнстанда халык күтәрелеше башланды, алар хакимиятне Азәрбайҗанга бирелүдә гаепләде. Шул сәбәпле, сугышка нокта куелмады һәм күп кенә мәсьәләләр хәл ителмичә калды. 

Фото: © https://president.az/

«Демократия булган илләрдә милләтара конфликтлар күзәтелми»

2020 елның көзендә дә Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасында кораллы конфликт булып алды. Ике ел элек алар Карабахны бүлү турында килешү төзеп, сугышны туктатканнар иде. Кызганыч, Әрмәнстанда оппозиция хакимияткә, Карабахның бүленгән җирләрен кире кайтарырга кирәк, дигән таләп куеп, халыкны урамга чакырып чыгарды да, килешү тормышка ашырылмады. Килешү үтәлмәү яңадан конфликтлы ситуация барлыкка китерде, – дип аңлата тарихчы Илнар Гарифуллин.

Илнар Гарифуллин

Фото: © Рамил Гали

Россия йогынтысы белән атышлар туктатылып торса да, Илнар Гарифуллин милләтара конфликтлар алай гына хәл ителәсенә ышанмый. «Ул бүген туктый, ә бер-ике айдан кабат башланырга мөмкин. Карабахны бүлмичә, Нахичевань Автономияле Республикасына Лачын коридоры төземичә, ике ил арасында тынычлык булмаячак», – ди ул.

Карабах – ул борынгы заманнардан ук тынычсыз, төрле дәүләтләр кулында булган җир. Илнар Гарифуллин, ерак тарихка кермичә, Советлар Союзы заманындагы процессларны аңлатып үтте.

Россия империясе әрмәннәрне Карабахка көчләп диярлек күчергән һәм, еллар үткән саен, аларның саны арта барган. 1923 елга әрмәннәр Карабахта күпчелекне тәшкил иткән. Бу җирдә күбесенчә әрмәннәр яшәсә дә, Совет хакимияте аны Азәрбайҗан составына кушып куйган. Бер гасыр элек үк Карабахны бүлеп, әрмәннәр яшәгән өлешне – Әрмәнстанга, ә азәрбайҗаннар яшәгән җирләрне Азәрбайҗанга бирәсе булган. Әрмәннәр сүзләренчә, Советлар Союзы заманында Азәрбайҗан тарафыннан Карабахка игътибар булмаган, ул депрессив территориягә әверелгән. 80 нче еллар азагында аның халкы Карабахны Әрмәнстанга күчерү хәрәкәтен башлап җибәрә, һәм ул сугышка китерә.

Советлар Союзын төзүчеләр милли республикаларның төп милләтләре яшәгән бер өлешен күрше төбәкләргә аерып биргән. Татарлар яшәгән районнарны Башкортстан составына кертү, Фирганә үзәнендә үзбәкләр яшәгән Ош шәһәрен Кыргызстанга бирү, Бохара янында таҗиклар яшәгән җирне Үзбәкстанга бирү – ул, минемчә, милләтара конфликт тудырып, халыкны контрольдә тоту өчен махсус эшләнгән булган.

Дөньяда дәүләтнең бер өлеше икенче дәүләткә бирелү мисаллары бар. Демократия булган илләрдә милләтара конфликтлар күзәтелми. Мәсәлән, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, Австриянең бер өлеше Италиягә күчә. Бүгенге көндә Италиянең Көньяк Тироль провинциясендә яшәүче алманнар үзләрен яхшы хис итә. Аларга милли мәнфәгатьләрен кайгыртырга, шул исәптән туган телләрен үстерергә бөтен мөмкинлекләр бирелгән. Милли мәсьәләләр хәл ителгәнче, Көньяк Тирольдә кире Австриягә кушылу хәрәкәте булган.

Демократия булмаган илләрдә милләтара конфликтлар чыгып торачак, чөнки халыкны көчләп яшәтү тынычлыкка алып бармый. Карабах очрагына килгәндә, ул икегә аерылса, әрмәннәр өчен дә, азәрбайҗаннар өчен дә кулай булачак, – дип сөйләде Илнар Гарифуллин.

«Әрмәнстан ул азәрбайҗаннарның тарихи җире»

Тарихи романнар авторы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов Таулы Карабахны да, хәзерге Әрмәнстан территориясен дә азәрбайҗаннарның тарихи җире дип атады.

Вахит Имамов

Әрмәнстанның башкаласы Ереван элек Иреван дип аталган, һәм ул җирләр, Иреван ханлыгы булып, тарихларга кереп калган. Ул – азәрбайҗаннарның тарихи иле. Карабахны әрмәннәр җире диючеләр тарихны белми.

1830 елларда, Александр Грибоедов ярдәме белән, фарсы әрмәннәрен Иреванга көчләп күчерәләр. Советлар Союзы аларга Әрмәнстан Республикасы ясап бирә. Аңарчы Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Грузия республикалары булмаган. Алар барысы бергә Кавказ аръягы дип аталган. Азәрбайҗан дигән милләт республика төзелгәч кенә барлыкка килә. Аңарчы аларны Кафтау татарлары дип атаганнар, – дип сөйләде Вахит Имамов.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Казани наградили победителей «Школьной волейбольной лиги» сезона 2025–2026

Финансирование дорожной программы Татарстана в 2026 году планируют увеличить на 5,1 млрд рублей

В Казани прошел финал фестиваля чувашской рекрутской песни

Открытые окна, водоемы, питбайки: эксперты о рисках для детей в летние каникулы


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.