Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4 5
6
7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Ирен, энекәшләрен югалткан Настя ничек чыдар» – трактор арбасына бәрелеп өч егет үлгән

0 738

«Лада» автомобиле кырдан авыл хуҗалыгы продукциясе алып кайта торган трактор арбасына бәрелгән. Бәрелү шулкадәр каты булган ки, машина кузовының бер өлеше киселеп чыккан. Рульдә булган Андрей, пассажирлары Влас һәм Альбертның һәлакәт урынында ук гомерләре өзелгән. Аларның берсе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.

Нурлат районының ЮХИДИ бүлеге башлыгы Денис Агеев егетләрнең өчесе дә тумышы белән Аксубайдан булуын әйтте.

– Фаҗига Нурлат-Кузайкино автомобиль юлының 96-97 нче километрында булган. Тизлекне арттыру, алдагы транспорт белән ике арада дистанция калдырмау аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Трактор астына бик каты килеп кергәннәр.

Трактор йөртүчесе – Нурлатның Фомкино авылыннан 1972 елгы ир-ат. Аның сүзләренә караганда, Киекле авылының «Южный» агрофирмасы сөтчелек комплексына кукуруз силосы илтүе булган. Хәрәкәт барышында арттан каты итеп килеп бәрелгәнен сизгән – менә аның комментарие шундый, - диде ЮХИДИ бүлеге башлыгы.

Андрей тормыш иптәше Анастасия һәм ике кечкенә баласы белән Нурлатта яшәгән. Нефть тармагы белән бәйле эштә эшләгән. Әти-әнисе Аксубайның Сөнчәле авылыннан. Бүген аны авыл зиратына алып кайтып җирләгәннәр.

«Настя әни кебек иде аларга, үз тирәсендә генә йөртте, ничек чыдыйдыр – белмим...»

Сөнчәле авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайнова кичә Калуковлар гаиләсендә булып, кайгыларын уртаклашкан.

– Бик зур фаҗига, без шок хәлендә, иртән ишеттем дә, әле һаман аңыма килә алмыйм. Аларның әбиләре – безнең күршеләр, Андрей инде безнең балалар белән кечкенәдән урамда чабып йөрде. Андрей гел исәнләшеп йөрде, ерактан ук дәшә иде, «ничек хәлләрегез, исәнлегегез» дип гел сорашты. Настясы да шундый ачык, гади. Настя минем укучым, элек мәктәптә эшләгән идем.

Әниләре, әбиләре үлгәч, энекәшләренә әни урынына калды. Олы балалары быел мәктәпкә керде, кечесе – кызларына 5 яшь. Дус, тату гаилә иде алар. Бер-берсен яратулары күренеп тора иде. Балалары шулкадәр сөйкемле.

Андрей Настяның энекәшләре, сеңлесе белән дә бик яхшы мөгамәләдә булды, гел шушында барысы бергә кайтып, җәйләрне бергә үткәрәләр иде. Настя әни кебек иде аларга, үз тирәсендә генә йөртте, ничек чыдыйдыр – белмим... – диде авыл җирлеге башлыгы.

Аның сүзләренчә, егетләр барысы бергә Власның хатынының әти-әнисенә бәрәңге казышырга барган булган, тик алар өчен бу юл соңгысы булган.

– Үземнең кайнатам бүген иртән төшен сөйләп ята - Пионер һәм Сөнчәле арасында басу сөргәннәр дә, шунда туй бара икән, ди. Ә туйны начарга диләр бит. Шушы кайгыга булган икән ул төш. Яңгырга булсын дип теләгән идек тә, яңгырга булмаган шул, – ди Ирина Крайнова.

 

Фото: шаһитләр

Андрейның әтисенең бертуган абыйсы Алексей Калуков – Сөнчәледә мәктәп директоры. Мин шалтыратканда, аның моргтан мәет алырга килгән чагы иде.

– Безнең балалар белән бергә бер елда тудылар алар. Бер класста укыдылар. Тере егет иде, быел укырга кергән улы да шундый тере, шук, үзенә ошаган. Настя – Андрейның классташы, бик әйбәт укыды, әнисе күптән үлде, бөтен туганнарын үзе карады, бик акыллы кыз, - диде.

«Бабалары үстерде инде ул балаларны»

Андрей белән Настя 2015 елда өйләнешкән булганнар

Фото: © Анастасия Авдееваның аккаунтыннан

Настяның энекәшләрен кичә Пионер авылында җирләгәннәр. Влас бер ел элек өйләнгән, балалары әле булмаган, ә Альберт Нурлат аграр техникумында 3 нче курста белем алган. Мәрхүм егетләрнең авылдашы Венера ханым «шаккатмалы хәл» дип, егетләр турында истәлекләре белән бүлеште.

– Минем тормыш иптәшемнең туганнары була инде алар, «племянниклары». Бик ачык, уңган-булган, ягымлы балалар, әллә каян күреп исәнләшәләр, бик ярдәмчелләр. Кечкенәсе Альбертка ноябрьдә 18 яшь тулырга тиеш иде. Нурлатта аграр колледжда укыды, механикка укып бетерә дә алмады, бер елы калган иде. Җәй буена Казанда шабашкада эшләде, күрмәдек тә ул баланы. Абыйсы Влас өйләнгәч, ул да абыйларында торып, әзрәк акча эшләргә дип киткән иде.

Бабалары үстерде инде ул балаларны. Әниләре Гөлсинә әтиләре белән аерылгач, икенче иргә тормышка чыккан иде, малайларны бабалары җибәрмәде, кечкенәдән шушында үстеләр. Әниләре вафатына 4 ел булды, башта әниләре, аннары әбиләре Гөлфидә дөнья куйды.

Бик эшкә өйрәтеп, яхшы тәрбия биреп үстерделәр әби белән бабай. Бик каты эшлиләр, бик акыллылар иде. Алар урык-сурык, эчеп, тәртипсезләнеп, сугышып йөргән балалар түгел.

Власның хатыны Нурлат районы Киекле авылыннан иде, ялдан хатынының авылына кайтканар да, Настяларны кунакка чакырганнар. Альберт та шунда барган. Андрей нефть өлкәсендә разведкада эшләгәч, гел чакыртып торалар. Чакыртсалар, тиз генә китеп барырга кирәк – эше шундый, бугай. Бәлки, эшенә барып киләсе килгәндер инде. Иптәшкә дип болар да утырган, ахрысы. Настя калып торган, «китәсем килмәде» дигән.

Төнлә юл кырыенда ферма кырыендарак зур трактор арбасы тора торган булган, габарит утлары кабынмаган, диделәр. Күрмичә, абайламыйча барып кергәннәр инде. Кисәкләрен җыеп күмделәр инде, Ходаем. Йөзләрен дә ачып күрсәтмәделәр, – ди Венера апа.

 

Фото: © ТР Дәүләт автоинспекциясе

«Андрейларның гаиләсе бөтенләй үзе бер могҗиза»

Аның сүзләренчә, Настя, Влас, Альбина, Альбертның әниләре татар, әтиләре рус булса да, балалар барысы да ислам динендә.

– Әбиләре, үзе үлгәнче, дүрт балага да иман китертеп, татарча исемнәр куштырып, мөселман ясап калдырды. Дүртесе дә ислам динендә. Влас түгел Васил исемле, Настя түгел, Наҗия ул. Альберт белән Альбина шулай калды инде.

Бабалары Харис Ялтыновка 72 яшь. Аңа бик авыр, кичә шушы хәбәрдән егылды, аны хастаханәгә алып киттеләр, салмакчылар иде – калмаган, балаларны күммичә ничек анда каласың инде?!... Кайтты инде, уколлар ясап, дарулар эчереп, бүген дә шулай тора. Әле бүген кияүне дә җирлисе бар бит... Балаларны бик яраты, яратмаса, кечкенәдән үстерәме инде?! Үз балаларыннан да артык итеп үстерде! Бернәрсәгә мохтаҗлыклары булмады ул балаларның.

Андрейларның гаиләсе бөтенләй үзе бер могҗиза. Чуваш алар, активлар, уңганнар, галәмәт инде. Аларның Сөнчәле авылында нәселләре бик ишле. Абыйлары Алексей Калуков – мәктәптә директор. Настяны аларга кияүгә биреп, бик тату яшәдек. Әти-әниләре, туганары «ах» итеп торалар, бабайларын да бик хөрмәт иттеләр. Бер начар сүз әйтә алмыйм ике яклап та. Матур гына яшәп киләләр иде – өзелде. Настяга бик авыр инде, нәрсә эшләп бетәр. Кичә дә ике яклап тотып кына йөрделәр. Кичә кич Андрейның гәүдәсен моргтан алып кайткач, ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Йөзенең карарлыгы юк, диделәр, кисәкләп җыйганнар...

Кичә халык галәмәт иде, бөтен балаларының дуслары кайткан. Урам тулы машина, Сабан туе кебек иде, агылдылар, әле бүген дә килгәннәр... – дип сөйләде Венера ханым.

«Татар-информ» редакциясе Калуковлар, Авдеевлар гаиләсе, Влас белән Альбертның бабалары Харис Ялтыновның тирән кайгысын уртаклаша. Яшьли гомерләре аяныч өзелгән егетләрнең урыннары оҗмахта булсын! Якыннарына сабырлык телибез!

Влас Авдеев. Социаль челтәрдән





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Казани наградили победителей «Школьной волейбольной лиги» сезона 2025–2026

В Казани прошел финал фестиваля чувашской рекрутской песни

Финансирование дорожной программы Татарстана в 2026 году планируют увеличить на 5,1 млрд рублей

Открытые окна, водоемы, питбайки: эксперты о рисках для детей в летние каникулы


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.