Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4 5
6
7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Аю күргәч, егетләрнең куркудан күз яшьләре бәреп чыкты»

0 1162

Соңгы араларда интернетта аюлар турында видеолар таралды. Берсендә консерва банкасына теле кысылып калган ак аюны коткару турында сүз барса, икенчесендә аюлар юл кырыена ук чыккан иде.

 

Фото: © Телеграм каналлар

Татарстан территориясендә булмаса да, аюны үз күзләре белән күргән кеше белән сөйләштем. Казанда яшәүче Айвазга эше буенча илебезнең төрле почмакларында булырга туры килә. Бригадасы белән Татарстан кыр-урманнарын да бер генә урамаган ул. Аю кебек зур җәнлекне Ухта шәһәре урманнарында очраткан. Моннан берничә ел элек булган вакыйганы ул болай дип искә алды:

Юлыбыз урман аша үтә иде. Биредә аюлар очратуыбыз ихтималы турында алдан кисәтеп куйсалар да, каршыбызга аю чыгар дип беребез дә уйламады. Чынлыкта бик куркыныч икән ул. Андый зур ерткычларны читлек аша зоопаркта күрүдән дә яхшысы юк, дип уйлыйм хәзер. Аюны күргәч үк, ул җирдән табан ялтыраттык. Дөрес, аю күргәч, йөгермәскә, аңа артың белән борылып басмаска кушалар, тик каршысына аю килеп чыккач, кем генә истә тота икән ул кагыйдәләрне, белмим. Бригададагы кайбер егетләрнең куркудан күз яшьләренә кадәр бәреп чыкты. Хәзер искә төшерүе кызык булса да, ул вакытта бер дә алай тоелмады. Безгә ул вакытта бәхет елмайды. Аюның эшләре күп булган, күрәсең, аның безгә игътибар итмәве дә безнең бәхеткә булды. Югыйсә аюдан качып кына котылам димә.

Берсендә, җирдә аю эзләре күреп, көз көне елга аша да чыгарга туры килде, чөнки яр буеннан бару инде куркыныч иде. Җиһазларыбызны өскә күтәрдек тә, муеннан су ерып, икенче якка чыктык. Бу инде аюны мультфильмнардан карап утыру гына түгел, –  дип сөйләде ул.

«Электр көтүче» аюдан саклый

Саба районыннан умартачы Булат Хәмидуллин да моннан берничә ел элек аюны үз күзләре белән күргән булган. 

Аңарчы бездә аюлар алай күренми иде. Соңгы елларда күренгәли башладылар. Аю бездән якынча 50 метр ераклыкта иде. Ул үз юлы белән китеп барды. Кеше үзе аю биләмәсенә керә бит. Бер танышымның умартасы урманга терәлеп тора, аюның тигәне юк иде. Дөрес, быел аю бер умарталыкны туздырган, дигән хәбәрләр йөрде йөрүен, – диде ул.

Саба районы Урта Нырты авылы умартачысы Данил Яруллинның умарталарын берничә тапкыр аю кереп җимергән. 

Аю шулай зыян салгалый инде. Аңлап йөрми бит ул, тамагын туйдырыр өчен йөри. Минем умарталыгым басу кырыенда тора. Яз көне урман янына күчерәм. Йокыдан ачыгып уянган аюлар үзләренә ризык эзләп йөри башлыйлар. Алар умартаның пергасын, балын ашыйлар, – дип аңлатты умартачы егет.

Данил быел умарталыгын «электр көтүче» белән әйләндереп алган. Аю кермәгән. 

Умарталыкларымны шулай сакладым. Узган елны май ахыры – июнь башында аю килеп киткән иде. Бал аертканда августта да бер керде. Аю башта агачлыкка якынрак җирне сайлый. Бер авызы тия икән, көндез дә килә ала, күбрәк төнлә йөри. Бал кортлары оясы җиңелчә генә ачыла икән, аю аларны җимерми, рамнарын гына ала. Ул аны әйләндереп йөртә, коеласы шуннан коела. Бер кергәндә 4 оямны җимергән иде, – диде ул.

Данил Яруллин умарталыклары урман янында булган умартачыларга үзенең киңәшләрен дә бирде. Бал кортларын аюдан саклау буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклашты: 

1,5 литрлы пластик шешәләргә яртылаш кына су тутырып, умарталык чигенә, урман кырыена җиргә атарга була. Температура үзгәргәндә ул «ата», тавыш чыгара. «Электр көтүче» алганчы, мин радио куеп калдыра идем. Болай иткәндә дә аюлар килгәне булмады, – диде ул.

 

Фото: © https://ru.freepik.com

«44 ел эшләп, аю очратканым булмады»

Кама Тамагында яшәүче аучы Рамил Кәримовның үзенең аюлар белән очрашканы булмаган.

Мин шушы системада инде 44 ел. Безгә аюлар күпчелек очракта мари ягыннан килә. Үзебезнең Татарстанда алар күп түгел. Үземнең аю очратканым булмады. Ауга күрше районнарга чыгып йөргәнем юк. Якын-тирәдәге Буа, Чүпрәле, Апас, Тәтеш, Кайбыч кебек районнарда аю юк. Аю гына түгел, бүресе дә сирәгәйде инде. Аучы дусларым арасында да аю күргәннәрен хәтерләмим.

Аю күзенә күренмәвең хәерле. Алай-болай аю барлыгын белсәгез, күрсәгез дә, берүк үзегезне сиздерә күрмәгез. Аюдан качып котылып булмый, – диде ул, сүзен кыска тотып.

 

Фото: © https://ru.freepik.com

Аю күрсәң, нишләргә?

Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты сайтында урманда һәм юлларда аю очрагач нишләргә кирәклеге һәм үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында язылган. Белгечләр билгеләвенчә, республикада көрән аюлар белән очрашу очраклары ешайган.

Киңәшләр:

  • Кыргый хайваннар белән очрашканда, паникага бирелмәскә, күзләренә карамаска (ул моны сезнең тарафтан агрессия дип кабул итүе ихтимал) һәм акрын гына китеп барырга кирәк.
  • Йөгерергә һәм хайванга арка белән борылып басарга ярамый. Хайван якынлашса, аны кискен тавышлар белән куып җибәрергә тырышыгыз.
  • Палаткалар, ау өйләре янында, пикник урынында ризык калдыкларын калдырмагыз. Лагерьларны ачык урыннарда, тирә-якны күзәтерлек итеп урнаштырыгыз.
  • Беркайчан да аю балаларына якын килергә ярамый. Алар янында һәрвакыт әни аю булачак.

Узган ел белән чагыштырганда аюларның баш саны 23 тән 26 га кадәр арткан, диелә әлеге хәбәрдә.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияков белән дә көрән аюлар турында сөйләштек.

Республикабызда кешеләрнең аю күргәннәре булды. Бәхетсезлек очраклары булганы юк. Дөрес, моннан берничә ел элек Кукмара районы урманында аю бер кешене имгәткән иде. Аюлар еш кына умарталыкларны да туздыра.

Аюлар Әгерҗе районы урманнарында күп. Шулай ук республикабызның Мамадыш, Балык Бистәсе, Теләче, Балтач, Яшел Үзән, Саба һәм Кукмара районнары урманнарында да аюларны очратырга мөмкин. Татарстанда аюлар саны утызга якын. Быел аюлар саны артты, дип әйтеп булмый, чөнки бездә әлеге җәнлекнең тормышы өчен уңай, яраклы урманнар, җирләр күп түгел. Балтач, Теләче, Әгерҗе, Мамадыш районнары территорияләрендә аю өннәре дә табылган иде, алар бездә кышлый да. Кама артында урманнар да күп, шулай да, аюлар бар, дигән мәгълүмат ишетелгәне юк. Элегрәк әле Нурлат районында да аюлар күргәлиләр иде.

Аю очратсаң, паникага бирелергә ярамый. Шулай дип әйтәбез дә без, әмма кинәт кенә аю очраткан вакытта бу кагыйдәләр искә төшәме икән? Бер-берең белән сөйләшмәскә, тавышланмаска кирәк. Аюны читтән күрү – бер хәл, шулай да аның белән очрашмаска тырышырга кирәк. Татарстанда аюлар кызыл китапка кертелгән, аларны аулау тыела, – дип аңлатты белгеч.

Ринат Чиспияков әлеге җирлектә аю булганлыгына ишарә итә торган берничә билгене дә атап үтте:

  • Агач кәүсәләре куптарылган булуы, тырнак эзләре.
  • Агач ботакларындагы җәнлек йоны.
  • Тапталган урыннар булу.
  • Актарып ташланган кырмыска оялары.
  • Иң төп билге – аю эзе, аны берни белән дә бутап булмый.

Көрән аюлар Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән, шуңа күрә аларны аулау тыела.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Казани прошел финал фестиваля чувашской рекрутской песни

Открытые окна, водоемы, питбайки: эксперты о рисках для детей в летние каникулы


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.