Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4 5
6
7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Авылда калган өчен – 500 мең сум: «Казанга киткәнче әле ярый шушында килдем, дип уйлыйм»

0 488

Яшел Үзән районы Рус Әҗиле авылы фельдшерларыннан бик уңган. Фәйрүзә Сәләхиеваның күзәтүендә булган Рус Наратлысы, Татар Наратлысы авылларында яшәүчеләргә дә беренче ярдәм күрсәтүче ул. 2020 елда «Авыл фельдшеры» федераль программасы буенча 500 мең сум ярдәм алып, шушы Рус Әҗилендәге медпунктка эшкә килгән. Үзе әти-әнисе белән 14 чакрым ераклыктагы Нурлат авылында тора. Шуннан йөреп эшләр өчен ярдәм акчасына машина сатып алган.

– 2016 елда Яшел Үзән медицина училищесына укырга кердем. Дүрт ел укып, 2020 елда тәмамладым. 2020 елда контракт буенча авылга эшкә кайттым. Безгә, училищеның чыгарылыш студентларына, бу мөмкинлек турында Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенең кадрлар бүлегеннән хәбәр иттеләр. Шундый-шундый авылларга фельдшерлар кирәк, диделәр.

Казанда ашыгыч ярдәм станциясенә кериммме икән әллә, дигән уйлар да бар иде, ләкин ул очракта да Яшел Үзәннән йөреп эшләсәм генә... «Казанга киткәнче әле ярый шушында килдем» дип уйлаганым бар. Казанда яшисем килмәс иде, барып йөреп кайтырга гына ошый ул миңа, – дип сөйли башлады Фәйрүзә.

 

Фото: © Абдул Фархан

Акчасына кызыктыңмы әллә, дип сорыйм. Юк, алай дими. «Уйлый торгач, ашыгыч ярдәмдә эшли алмам төсле тоелды үземә. Фельдшер эше кызыграк та, хатын-кыз өчен тынычрак та. Халыкка аралашырга, ярдәм итәргә бик яратам», - дип җавап бирде яшь табиб.

Чыннан да, Фәйрүзәгә үз эше бик килешеп тора. Ягымлы, гади итеп, авыл кешесе белән ничек кирәк, шулай итеп сөйләшә белә.

Тагын шунысы әйбәт: күчкән акчаның кая тотылганына хисап тотасы юк. Телисең, машина аласың, телисең, торак төзисең – синең ихтыярда. Төп шарт – килгән урыныңда биш ел эшләү.

–2020 елда бөтен документларны җыеп бетергәч, акча күчте. Мин әле ул вакытта «права»га гына укырга кердем, өлешчә шуңа да китте ул акча. 2021 елның февралендә укып бетереп, права алып, машина алып йөри дә башладым.

Өч авылны карыйм хәзер – Рус Әҗиле, Татар Наратлысы һәм Рус Наратлысы – барлыгы 130 га якын кеше, шул исәптән минем күзәтүдә 15 бала бар.

Рус Наратлысына – 7, Татар Наратлысына 4 км. Әгәр чакыртсалар, теләсә кайчан барам, ә болай атнасына ике тапкыр чыгам авылларга.

2021 елның мартына кадәр я әти илтеп куя, я такси, я попуткалар белән дә йөрдем. Көн саен йөри торган кешеләр була бит, шуларга утырып кайтып китә идем. Башта аңламадым да бугай читенлеген, кирәк-кирәк дип барган инде. Ә хәзер инде иркен, җайлы, ничек иренмичә, курыкмыйча чыгып киткәнмен дип искә алам инде. Барлыгы җиде ай шулай йөрергә туры килде. Әле күбрәк көз-кышка туры килде бит, - диде Фәйрүзә.

 

Фото: © Абдул Фархан

«Кемнедер юатыбрак, кем беләндер усалрак итеп сөйләшергә кирәк»

Эшкә урнашкан чоры коронавирус пандемиясенә туры килсә дә, бәхетенә 2020 елда авырулар күп булмаган. Ә 2021 ел азагы-2022 ел башында кеше байтак авырды, ди ул. Ковидтан үлүчеләр булмады, нигездә, яман шештән, инфаркттан үләләр, ди табиб.

– Эшем бик тә ошый. 8 дән алып 3 кә кадәр эшлибез, миңа калса, ул күп түгел. Кичләрен шалтыратсалар, я телефоннан консультация үткәрәм, хәлләре кыенлашып китсә, ашыгыч ярдәм чакыртабыз. Бик сирәк кенә төнлә дә шалтыратканнары бар, трубканы, һичшиксез, алам. Беркайчан «беззвучка»га куйганым юк, үзләренә дә әйтәм – «курыкмагыз, кыенлашып китсә хәлегез, шалтыратыгыз» диям. Кайберләре оялалар, мин «шалтыратыгыз» дип орышам аларны.

Кеше белән гади, сабыр булып сөйләшергә, кешене тыңлый белергә кирәк. Кеше сиңа сөйләп тә җиңеләеп китә, кайбер кеше шуннан терелеп тә китәргә мөмкин. Кешене тынычландыра белү кирәк. Кеше сиңа өметләнеп килә бит, авылда хастаханә юк, иң якыны 14 км ераклыкта гына. Әбиләр күбесе такси белән бара, ә алар өчен бу акча да, вакыт та, шуңа күрә алар минем яныма киләләр, шалтыраталар.

Хафаланып килгән кешеләрне тынычландырырга тырышасың. Кайсына уколын ясап, яткызып, утыртып торып, сөйләштереп, авыру темасыннан китеп, 15-20 минут башка темага сөйләшеп утырсаң, шунда күтәрелгән кан басымы төшеп тә киткән була. Кайвакыт кешегә бер дару туры килә, икенчесе – юк. Берне салып карыйсың – файдасы юк, шуның аналогын салып карыйсың – яхшы гына килешкән кебек.

Беренче чакта кыен иде. Хәзер кем белән ничек сөйләшәсен беләм инде. Кемнедер юатыбрак, кем беләндер усалрак итеп сөйләшергә кирәк. Кемдер «шуны эч» дип ачулангач кына тыңлый башлый, - дип уртаклашты эш серләрен Фәйрүзә Сәләхиева.

Табиб осталыгы нәселеннән киләме әллә, дисәм, юк икән. Нәселендә табиблар юк.

– Укытучылар нәселеннән мин. Әнием – татар теле, дәү әнием завуч, рус теле укытучысы булган. 11 класстан соң кем булып укырга керәсемне һич аңыша алмадым. Башта укытучы булыйммы дип тә йөрдем. Таможня да калмады...Ничектер күңелгә берсе дә якын түгел, гәрчә бюджетка да кереп булыр иде. Укытучы булу мактаулы, ләкин әнинең эшен күреп, бик барасым килмәде, хәзер укытучыга да бик кыен.

Дус кызым Казанда шәфкать туташы булып эшли. Аның белән күрешкәндә, ничек укыганнарын сөйләп кызыктыра иде. Берсендә җәен күрештек тә шулай, шулкадәр кызыктырып сөйләде медицинага кагылышлы әйберләрне. Шунда минем дә теләк уянды кебек. Аннары шунысы да бар: медицинага бер чумсаң, башка әйберне уйлый алмыйсың, - ди табиб.

 

«Башта дәваламасаң, ахыры начаррак булуын уйларга кирәк»

Фәйрүзәнең хезмәт хакы 25 мең сумга якын. Кайчак премияләр булгалый, ди.

– Әлбәттә, акча артса, тагын да яхшы булыр иде. Яшьләр авылларга кайтсын өчен, акча кирәк инде. Кеше бит эшкә үз районына кайтмаска да мөмкин. Шулай булгач, анда аңа вакытлыча булса да торак кирәк бит, - ди ул.

Авыл кечкенә булса да, бик сирәк булса да, яшь гаиләләр дә төпләнеп кала. Шулай булгач, Фәйрүзәнең күзәтүендә яңа туган балалар да бар. 2020 елда бер бала туган, 2021 елда да дөньяга килгән. Якын арада тагын бер сабыйны көтәләр икән.

Фәйрүзә Сәләхиева хәзер төзелә торган заманча ФАП та түгел, иске медпунктта эшли. Суы кермәгән, бәдрәфе дә урамда, кышын салкын, әллә ни уңайлыклары да юк. Шулай булса да, Фәйрүзә зарланмый, яңа ФАП төзү өчен бер авылда халык саны 100 дән артык булырга тиеш икән.

Фәйрүзә белән бергә укыган иптәшләре арасында да «Авыл фельдшеры» программасы буенча эшкә китүчеләр булган. Берәү Балтач районына киткән, тагын берәү Кайбыч районына кайткан.

– Әти-әни сөенде инде. Миннән дә катырак сөенгәндер алар. Алар авылда, якындарак торуымны теләгәндер инде. Әти инде башта «эшлә генә, үзем йөртәм» дип күпме йөртте, кышка пичен дә алып килеп куйды. Кайвакыт Нурлаттан көненә ике тапкыр да барырга туры килә иде, үз эшен ташлап, мине илтеп куя иде. Иң авыр, башлап җибәргән вакытларда акчалата да бик булыштылар, - дип Фәйрүзә әти-әнисенә бик рәхмәтле булуын әйтте.

Яшь белгечнең халыкка киңәшен дә тыңлап үтик.

– Чирне башыннан ук тотарга кирәк, аннары үкенечкә калырга мөмкин. Өзлегүләр китә, хроник чиргә әйләнә. Авыруны сизәсез икән, аңа күз йомарга түгел, ахырына кадәр тикшереп дәвалау кирәк. Иң мөһиме – курыкмаска, ахыры начаррак булуын уйларга кирәк, - дип искәртә Фәйрүзә.

Без сөйләшкән арада бер пациент та килеп керде. Бик вакытлы, рәхмәт яугыры. Юкса, Фәйрүзәнең яраларны бик ипле генә эшкәртеп бәйләп куюын кайчан күрер идек!

Вячеслав Изосимов кичтән хуҗалыгында профнастил белән эшләгәндә бармагын кискән. Үзе перекись белән генә эшкәртеп, БФ келәе белән генә бәйләп куйган да, икенче көнне җәрәхәтен күрсәтергә Фәйрүзә янына килгән. Табиб перекись, йод белән эшкәртеп, яхшы гына итеп бәйләп тә куйды, икенче көнне дә килергә кушты.

Якында гына даруханә булмаганлыктан, авыл халкы фельдшерга даруга заказ да бирә. Фәйрүзә Нурлаттан алып килеп бирә. «Кайчак үзем дә нәрсә кирәген чамалап алып киләм. Тамаклары шешсә, вируска каршы дарулар да тыгам. Хәзер баш авыртудан спазмалгон сораганнар иде, шуны илтәсем бар», - ди ул.

«Маладистан бүтән сүз юк аңа»

Фәйрүзәгә ияреп, без дә шул Таһировлар йортына кузгалдык. Бер үзәк урамлы авылның теге башында ук яшиләр икән. Керсәк, бакчада таганда Рәшит абый утырып тора. Күренеп тора: йөзе качкан, хәле юк. «Бер-ике көн инде йөрәгем кага, хәлем китә, һава торышлары да тәэсир итәдерме...» – ди ул. Фельдшер Рәшит абый тирәсендә орчык кебек бөтерелеп, җайлап-ипләп кенә сораулар биреп, тиз генә тонометрын алып, кан басымын үлчәргә тотынды. Корвалол эчкәч, хәле яхшырып киткән Рәшит абый яшь табиб турында фикерләрен дә җиткерде.

– Фәйрүзә инде ул үзебезнең кызыбыз кебек. Маладистан бүтән сүз юк аңа. Көн дими, төн дими, бер кире какканы юк. Әйтүгә, йөгереп килеп җитә. Яшь булуына карамастан, шулай намуслы итеп эшли, - диде.

«Фәйрүзә – безнең врачыбыз, гинеколог, уролог, кардиолог та ул безнең»

Сүзгә Рәшит абыйның тормыш иптәше Мөслимә апа да кушылды.

– Безгә Фәйрүзәгә еш мөрәҗәгать итәргә туры килә инде, чөнки ирем ике тапкыр инфаркт кичергән кеше. Яшь булса да, шулкадәр бирелеп эшли, минем хәтта тәннәрем чемердәп куя. Бик тырыш, үзенең сайлаган һөнәрен яратып башкара. Кайчан гына чакырсаң да, чабып килеп җитә, әле ярый хәзер машинасы бар, ул чакта җәяү йөгереп килә иде. Гел киңәшләшергә кирәк, без аның белән көн саен диярлек элемтәдә. Дарулар алып килә, даруханәләр ерак бит безгә. Уколларны да өйгә килеп ясый. Һәркемгә шулай ягымлы. Өмет бар аңарда.

Район җирләрендә белгечләр җитми, авылларга табиблар кайтарсыннар иде, дип өмет итәбез. Нурлат хастаханәсендә УЗИ аппаратлар юк, район үзәгенә барырга кирәк. Анда да чират бит, язылырга кирәк, я врач авырый, я тегеләй, я болай дип кайтарып җибәрәләр. Гинекологлар да җитми. Мин бу авылда 50 елдан артык торам инде. Элекке белән чагыштырам – искә төшереп, хәйран калам: бөтен органнар буенча врачлар бар иде элек Нурлатта. Бәби таптыру дисеңме, бөтенесе... Ә хәзер берсе дә юк бит, кадрларга кытлык шундый. Шәһәр үзәгенә барсак та, авылдан килгән кешеләргә башка төрле карыйлар. Көтеп торыгыз. я ике атнадан, я бер айдан килегез... диләр.

Фәйрүзә – безнең врачыбыз, гинеколог, уролог, кардиолог та ул безнең. Иң беренче бөтен ярдәмне безгә ул бирә. Мактамый мөмкин түгел, бик уңдык фельдшердан. Бу үзебезнең авыл кызы кебек, бөтенләе белән. Яратабыз кызыбызны, - ди Мөслимә Таһирова.

Ул, без килгән форсаттан файдаланып, күрше Татар Наратлысы авылы халкының гозерен дә җиткерде.

– Татар Наратлысында бөтенләй медпункт юк, халык бик каты зарлана. Фәйрүзә бит өч авыл халкын карый. Атнага ике тапкыр график буенча барып, өйләр буенча йөри. Һәр өйгә кереп йөрергә кирәк бит. Башка вакытта үзләре дә монда килә инде алар. Әгәр медпунктлары булса, йөри алган кеше шунда гына барыр иде. Ә медпункт төзү өчен халык саны җитми дип әйтәләр. Безнеке, иске булса да, бар инде, шунда төзесеннәр иде, - дигән теләген җиткерде Мөслимә Таһирова.

«Авыл фельдшеры» (сельский фельдшер) федераль программасы буенча, урта һөнәри медицина белеме булган һәм авыл җирлегенә эшкә кайткан белгечләргә (фельдшерларга, ФАП мөдирләренә, ашыгыч ярдәм бригадалары фельдшерларына, ФАП акушеркаларына, шәфкать туташларына) бер тапкыр 500 мең сум акча бирелә. Килешү нигезендә, белгеч биш ел шунда эшләргә тиеш. Программа РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы контролендә. 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Казани прошел финал фестиваля чувашской рекрутской песни

Открытые окна, водоемы, питбайки: эксперты о рисках для детей в летние каникулы


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.