Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026
Август 2026
Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Альфред Халиков — «Болгар чоры тарихын өйрәнүчеләрнең әйдаманына әверелә»

0 954
Тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты Альфред Хәсән улы Халиков — фән дөньясында күренекле шәхес. Узган гасырның 60 елларыннан, бер-бер артлы «Древняя история Среднего Поволжья», «Татар халкының килеп чыгышы», «Татарский народ и его предки» хезмәтләре, башка авторлар белән берлектә язылган «Казань. Путеводитель», «Археологические памятники Татарсткой АССР» китаплары нәшер ителә башлаганнан бирле, аның исеме киң катлам укучыга да яхшы таныш. Үзгәртеп кору чорында дөнья күргән «500 русских фамилий булгаро-татарского происхождения», «Монголы, татары, Золотая Орда и Булгария», шулай ук татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән «Кем без, болгарлармы, татарлармы?» китаплары шулай ук укучылар арасында зур популярлык казана. Альфред Хәсән улы Халиков 1929 елның 30 маенда Татарстан АССРның хәзерге Нурлат районындагы Кизләү авылында туа. Казандагы 2 нче мәктәпнең 7 сыйныфында укыганда ул танылган археолог, Татарстан Төбәкне өйрәнү музее хезмәткәре Николай Филиппович Калинин белән таныша. 1947 елда, Казан университетының тарих-филология факультетына укырга кергәннән соң, студент Альфред Халиков остазы Калинин кул астында археология фәнен җитди рәвештә өйрәнергә керешә, бик яхшы укый, җәйге каникулларын археологик эзләнүләр һәм казу эшләре белән уздыра. 1951 елдан, әле студент килеш, рәсми рәвештә, Николай Калининның ярдәмчесе сыйфатында Россия Фәннәр Академиясе Казан гыйльми үзәгенең Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли башлый. Шуннан бирле, лаборант, кече фәнни хезмәткәр, гыйльми секретарь, директор урынбасары, археология бүлеге мөдире, баш фәнни хезмәткәр вазифаларында, гомеренең соңгы көннәренә кадәр шушы институтта хезмәт куя. Бер үк вакытта, үзе укыган университетта археология буенча гомуми курс һәм «Урта Идел һәм Урал буе халыклары этногенезы» буенча махсус курслар алып бара, археология түгәрәген җитәкли, археология музеен тергезеп, шуның җитәкчесе була. Альфред Халиков үзенең фәнни хезмәтләре белән Урта Идел һәм Урал буеның борынгы тарихын өйрәнүгә гаять зур өлеш кертә. Төрки телле һәм фин-угор халыкларының килеп чыгышы һәм этносәяси тарихы өлкәсендәге зур белгеч буларак, таш гасырдан алып 16 йөзгә кадәрге дәвердә җирле халыклар үсешенең гомуми концепциясен эшли. Аның Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласын — рус елъязмаларында «Бөек кала» дип атала килгән Биләрне өйрәнүгә караган хезмәтләре аерым игътибарга лаек. 1974 елдан — Идел буе болгар дәүләте археологиясе буенча мәшһүр белгеч Алексей Петрович Смирновның вафатыннан соң, Альфред Хәсән улы Халиков болгар чоры тарихын өйрәнүчеләрнең әйдаманына (лидерына) әверелә. Галимнәр һәм тарихка битараф булмаган күпләр Альфред Халиковның Казан каласына 800 яшь булуны исбатлау омтылышын хәтерлиләр булыр. 70 еллар уртасында, нибары 3-4 кыр сезоны дәвамында тупланган археологик материал ул чакта шәһәрнең төгәл яшен билгеләү өчен җитәрлек түгел дип табыла. Әмма шул кыска гына арада да галим тарафыннан үтә мөһим ачышлар ясала. Аерым алганда, Казан ханнары төрбәсе һәм Казан ханнары һәм аксөякләренең җәсәдләре табыла. Альфред Хәсән улы Халиковның Татарстандагы тарих һәм мәдәният истәлекләрен саклау эшенә, Биләрдә һәм Казан Кремлендә музей-саклаулыклар төзүгә, яшь галимнәр әзерләүгә куйган хезмәтләрен дә өстәсәк, бер үк вакытта галим, педагог, җәмәгать эшлеклесе булган олпат шәхеснең күпкырлы эшчәнлеге күз алдына тулырак килеп басар. Альфред Хәсән улы Халиков 1994 елның 24 июлендә вафат була. Казан шәһәрендә җирләнә. Казанда һәм Алексеевск районының Биләр авылында аның исемен йөрткән урамнар бар, Казандагы ул яшәгән йортка истәлек тактасы куела. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Археология институтына Альфред Халиков исеме бирелә.   




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.