Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026
Август 2026
Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Ашаталар мәктәпләрдә, ашаталар... Ә нәрсә ашаталар һәм балалар нигә чирли?

0 3195

Сәламәт туклану турында Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сүз барды. Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина балалар симерү очраклары аеруча күп булган районнарны атады.

Туганнан алып 14 яшькә кадәрге балалар арасында кирәгеннән артык авырлык җыйган балаларның күрсәткечләре 27 районда арткан. Иң югары күрсәткечләр Алабуга (хәтта 37 тапкыр арткан!), Теләче, Минзәлә, Тукай, Ютазы, Яшел Үзән районнарында.

15-17 яшьтәге үсмерләр арасында симерүчеләрнең артуы 19 районда күзәтелә. Иң зур күрсәткечләр Минзәлә, Питрәч, Яшел Үзән, Чистай, Әгерҗе районнарында.

Мәктәпләрдә бушлай һәм сыйфатлы кайнар ризык белән тукландыруны контрольдә тоту максатыннан, идарә хезмәткәрләре 2020-2021 уку елында 1589 мәктәптә тикшерү үткәргән. 17241 ризык чималы һәм әзер азык пробасы тикшерелгән. 5435 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Марина Патяшина тикшерү нәтиҗәләре белән 2021 елның июнендә Татарстан Президентына хисап тотканнарын искәртте. Нәтиҗәдә, мәктәп ашханәләрендә ризык өләшү линиясендә һәм аш өстәлләрендә суынган ризык очраклары ике тапкыр кимегән. Иртәнге ашны балалар тулысынча ашап бетергән мәктәпләр саны арткан. «Ашап бетермәү» индексы югары булган мәктәпләр кимегән. Татарстанда ризык порцияләренең күләмен һәм калорийлелеген киметү очраклары кимегән.

Балаларга дөрес ашау ничек мөһим икәнен ата-аналар өйрәтсен иде, дигән теләктә калды Марина Патяшина. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, симерү мәктәп туклануы белән бәйле түгелдер бит, дип сорады.

— Киресенчә, мәктәптә сәламәт туклану принципларын актив кертәбез. Без меню төземичә, көнгә ике тапкыр сосиска белән булочка һәм компот кына да бирә алыр идек. Без бит алай эшләмибез, сәламәт туклануны алга сөрәбез, чөнки бала көне буе диярлек мәктәптә, — диде Патяшина.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина искәрткәнчә, көннең беренче яртысында балалар булочка ише әйбер түгел, ә бары тик кайнар ризык ашарга тиеш, ә инде төштән соң камыр ризыгы да бирергә була.

Мәктәптә сосискалар кайчанга кадәр яши?

Сосиска дигәннән, республиканың мәктәп ашханәләрендә аларны уку елы азагына кадәр генә бирү рөхсәт ителгән. Киләчәктә дә сосискаларны менюга кертү өчен «балалар ризыгы» дигән дәүләт документы кирәк.

— Яңа санитар кагыйдәләрдә мәктәп менюсында колбаса эшләнмәләре каралмаган. Федераль хезмәтнең бу мәсьәләдә позициясе катгый, чөнки сосискалар сәламәт туклану үрнәге түгел, гәрчә балалар аны яратып ашаса да. Татарстанда исә, барлык мәнфәгатьләрне канәгатьләндерү һәм җирле җитештерүчеләргә ярдәм йөзеннән, 2022 елның 31 маена кадәр мәктәпләрдә сосиска бирүгә рөхсәт ителгән, ләкин атнасына бер тапкырдан да артык түгел. Лаборатория тикшерүләре Татарстан сосискаларының куркынычсызлыгын күрсәтте, ләкин киләчәктә мәктәп менюсына сосискаларны, җитештерүче предприятиеләрнең «балалар ризыгы» дигән документы булырга тиеш, — диде Марина Патяшина. Кайсы мәктәптә ризык салкын, кайда порциясе кимрәк?

2021 елның 1 сентябреннән республикада 1-4 сыйныфларда укучы 215 мең 355 укучы бушлай туклана. Роспотребнадзор тикшерү үткәргән, тикшерелгән 458 мәктәпнең 442 сендә (96 процент) хокук бозулар ачыкланган.

Ризык өләшү линиясендә һәм аш өстәлләрендә салкын ризыкка тап булган очраклар теркәлгән. Әлмәт, Кайбыч, Югары Ослан, Яңа Чишмә, Алексеевск районнарында барлыгы биш мәктәптә ризык тарату линиясендә ашамлык салкын булган, Минзәлә, Әлмәт, Яңа Чишмә, Алексеевск районнарында дүрт мәктәптә балаларның өстәлендәге ризык суынган булган.

Шулай да, 2020-2021уку елында ризык өләшү линиясендә суынган азык 91 мәктәптә, аш өстәлләрендә салкын ризык 165 мәктәптә ачыкланганын күздә тотканда, быел хәлләр яхшырган.

Кайбыч районы Коланга мәктәбендә, Яңа Чишмә районы Зирекле авылында, Алексеевск районы Боровиков исемендәге 3 нче махсус урта мәктәбендә балаларның тәлинкәләрендә ризык порциясе тиешледән кимрәк булган. Узган уку елында бу хилафлык 126 мәктәптә ачыкланган. Рационның калорийлелеге Казан, Әтнә районы мәктәпләрендә кимрәк булуына юлыкканнар.

Эчәк таякчыклары группасы бактерияләре кайда оялый башлаган?

Әзер ризыкта эчәк таякчыклары группасы бактерияләре биш мәктәптә ачыкланган — Нурлат, Әлмәт, Зәй, Менделеевск, Яңа Чишмә районнары «кара» исемлеккә эләккән. Барлыгы 448 ризык үрнәге тикшерелгән.

Яраклылык срогы чыккан чимал дүрт мәктәптә табылган. Бу Буаның М.Вахитов исемендәге гимназиясе, Минзәләнең 1 нче махсус урта мәктәбе, Мамадыш рйонының Зур Шыя урта мәктәбе, Лаеш районының Усады прогимназиясе.

Шулай ук, 13 мәктәптә ашханәнең азык-төлек блокларында чимал марикоровкасыз һәм документсыз булган. Мәсәлән, Балык Бистәсе Котлы Бүкәш мәктәбендә 2 тоннага якын шундый продукция табылган. Бу ит, маринадланган кыяр, кәбестә, яшелчәләр, кайнатма. Шулай ук, бу исемлектә Лаеш, Актаныш, Мамадыш, Минзәлә, Чүпрәле, Кайбыч, Менделеевск районнарын күрергә була.

Продукцияне саклау шартлары дүрт мәктәптә үтәлмәгән. Бу Югары Ослан, Яшел Үзән, Мамадыш, Нурлат районнары. Әйтик, сөт продукциясе 10 градус җылылыкта, кондитер ризыклары 26 градус җылылык шартларында сакланган. Мондый продукция кичекмәстән кулланыштан төшерелә. Шул рәвешле, дүрт тоннага якын продукция кулланыштан алынган.

Роспотребнадзор белгечләре 876 азык чималы үрнәген тикшерүгә алганнар. Питрәч районының Пановка мәктәбендә бәрәңгедә нитрат күләме күбрәк булуы ачыкланган. Бәрәңге Арча районында үстерелгән булган.

— Еш кына мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчәләрдә нитратлар ачыклана. Анда мәктәпләр үзләре ашлама кертә. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан мәктәпләр өчен туфрак эшкәртү һәм яшелчә үстерү буенча методик күрсәтмәләр эшләвен сораган идек. Министрлык андый методик кулланманы эшләде, һәм Мәгариф министрлыгы аны барлык мәктәпләргә таратты, — дип сөйләде Марина Патяшина.

Күрәсең, кулланма кайдадыр тузан җыеп ята, яки аны укып аңларлык белгечләр юк.

Шулай ук, ул әле узган атнада гына Мамадышның ике мәктәбендә сыйфатсыз сыер мае табылганын әйтте. Түбән Новгород, Мәскәү өлкәсендә җитештерелгән майларның поставщигы бер үк — Чаллының «Альянс» җәмгыяте.

Мәктәпләрне ризык белән тәэмин итүдә хилафлыклар турында, ризык китерүчеләргә карата чарасын күрсеннәр өчен, Мәгариф министрлыгына, муниципаль бермәлек башлыкларына хәбәр итәләр. 2021 елда шундый 19 факт турында хәбәр ителгән. «Ата-аналар ашханәләрдә актив күзәткән урыннарда шикаятьләр юк диярлек»

Балаларның сәламәт туклануында ашханә хезмәткәрләренең сәламәтлеге роль уйный. Бу уку елында 23 мәктәптә азык-төлек блоклары персоналының медицина тикшерүен вакытында узмавы ачыкланган, тагын 9 мәктәптә гигиена белеме түбән булуына кисәтү ясалган.

Марина Патяшина, шулай ук, ата-аналар контроленең әһәмиятен билгеләп узды. Ата-аналар тәкъдимнәре исәпкә алынган: балык кәтлитләре башка балык ризыкларына алмаштырылган, балалар ашамаган салатларны үзгәрткәннәр, нәтиҗәдә, ашап бетермәүчеләр кимегән. «Ата-аналар актив эшләгән урыннарда шикаятьләр юк диярлек. Мәктәп директорларын ата-аналарны ашханә эшен күзәтүгә актив җәлеп итәргә өндибез», — диде идарә башлыгы.

Бүген мәктәп ашханәләренә хезмәткәрләр җитмәү, пешекчеләрне тотып калу проблемасы, азык-төлек блокларын җиһазлау, балаларга дөрес туклану кагыйдәләрен сеңдерү мәсьәләләре көн үзәгендә. Патяшина әйтүенчә, барлык мәктәпләр сыйфатлы тукландыруны оештыру буенча санитар кагыйдәләрне үтәргә тиеш. 2021 елның 1 сентябренә 196 мәктәптә ашханәләрнең азык-төлек блоклары төзекләндерелгән, заманча җиһазлар сатып алынган. Бүгенгә тагын 537 мәктәп ремонтка мохтаҗ, шуның 180е 2022 ел программасына кертелгән.

 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.