Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4 5
6
7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Зилә Вәлиева: Аларның үрнәге илһамландырырга тиеш

0 643

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген ТР Иҗтимагый палатасында Татарстанның социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктырту буенча массакүләм матбугат чараларының V конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев катнашты.

«Бүген республиканың коммерцияле булмаган секторы күп балалы гаиләләргә һәм өлкәннәргә, авыр тормыш хәлендә калучыларга, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм оештыруда зур өлеш кертә. Коммерцияле булмаган сектор һәм социаль юнәлешле оешмалар пандемия [коронавирус] вакытында үз-үзеңне изоляцияләү чорында беренчеләрдән булып ярдәмгә килде. Алар азык-төлек, дарулар сатып алып, авыруларга илтеп бирделәр. ВИЧ-инфекцияле кешеләр бер генә секундка да дәвалауны туктатмады, чөнки коммерцияле булмаган оешмалар үзара ярдәм итештеләр, аларга таксистлар һәм башка иреклеләр ярдәм итте», — дип сөйләде Зилә Вәлиева журналистлар белән очрашуда.  «Журналистлар бик зур эш башкаралар, шуңа күрә без әлеге конкурска шатланып ярдәм итәбез һәм мондый массакүләм мәгълүмат чаралары сафлары тулыланыр һәм без республикабызның чын геройлары турында күбрәк белербез дип ышанабыз. Алар бар, алар турында сөйләргә кирәк, һәм аларның үрнәге илһамландырырга тиеш», — дип искәртте Зилә Вәлиева.

Айдар Сәлимгәрәев хәзер күп кенә кешеләрнең йөрәк кушуы һәм күңел халәте буенча аеруча мохтаҗ кешеләргә булышуларын искәртте. Аларның хезмәте турында барысы да белергә тиеш, диде ул. «Социаль инициативаларны аңлавыгыз һәм хуплавыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Алга таба да ТР Иҗтимагый палатасы белән яхшы хезмәттәшлек итәрбез, дип уйлыйм. Хәзер социаль журналистикага зур сорау бар, бу тема бик кызыклы», — диде Сәлимгәрәев, конкурста җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп.  «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе шулай ук хәзерге вакытта социаль челтәрләрдә һәм масс-медиада уңай булмаган мәгълүматларның күп булуына игътибар итте. Нәкъ менә шуңа күрә социаль юнәлештәге материалларга ихтыяҗ зур, бу трафик буенча күренә, дип өстәде ул.

 «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Иҗтимагый палатасы ярдәме белән Татарстанның социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктырту буенча конкурс үткәрә. Конкурсның гомуми приз фонды 400 мең сум тәшкил итә. 2021 елда конкурска массакүләм мәгълүмат чаралары һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләреннән 235 эш кергән.   Конкурс нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары эшчәнлеген яктыртуда иң яхшы телесюжет (яки телетапшыру)» номинациясендә «Әлмәт РТВ» телерадиокомпаниясе коллективы җиңүче булды. «Иң яхшы радиосюжет» номинациясендә беренче урынны «Авторадио-Нурлат» хезмәткәре Алсу Усманова алды. «Массакүләм матбугат чараларында иң яхшы басма» номинациясендә «Кайбыч таңнары» газетасы редакциясе җиңү яулады. «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә иң яхшы басма» номинациясендә «Реальное время» интернет-газетасы журналисты Луиза Игнатьеваның материалы иң яхшысы дип табылды. 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Казани наградили победителей «Школьной волейбольной лиги» сезона 2025–2026

Финансирование дорожной программы Татарстана в 2026 году планируют увеличить на 5,1 млрд рублей

В Казани прошел финал фестиваля чувашской рекрутской песни

Открытые окна, водоемы, питбайки: эксперты о рисках для детей в летние каникулы


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.