Татарстанда түбәсенә әйләнеп капланган машинаның йөртүчесе имгәнүдән үлгән
0
470
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә кич Татарстанның Нурлат районы Рус Богдашкиносы авылында һәлакәт булган. Машина йөртүче Нурлат ягына таба хәрәкәт иткән. Якынча мәгълүматлар буенча ул машина белән идарә итә алмаган, автомобиль түбәсенә әйләнеп капланган.
«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, машина йөртүченең мәетен машинадан берничә метр ераклыкта юл кырыенда тапканнар. Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат автомобиль салоныннан чыгарга өлгергән, әмма алган тән җәрәхәтләреннән үлгән.