Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026
Август 2026
Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Болгар радиосы» Казан-Болгар маршруты буйлап велоэстафета оештырды

0 246

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). 18 август көнне иртәнге сәгать биштә «Болгар радиосы» хезмәткәрләре популяр артистлар белән берлектә Казан-Болгар маршруты буенча VI велоэстафетага чыкты.

Чара Казан Кремле янында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Велоэстафетада катнашучылар традицион рәвештә «Туган тел» җырын җырлап юлга чыкты, дип хәбәр итте оештыручылар.

Иң беренчеләрдән булып велосипедларда Илфар Кәримов, Данил Гыйниятов, Айнур Әхмәтов, Илшат Вакказов, Артур Фәләхов, Фаил Гыймадов, Дилә Нигъмәтуллина, Динара Рәхимова, Рината Тэй, Ландыш Нигъмәтҗанова чыкты. 10 чакрым юл узган саен велосипедта йөрүчеләр алышынып барды, эстафета — алтын микрофон — башка катнашучыларга тапшырылды.

ТНВ каналының башкарма директоры һәм баш редактор урынбасары Данил Гыйниятов веломарафонда бишенче тапкыр катнаша.

«Веломарафонда бишенче ел катнашам. Бу халыкчан проект. Веломарафон — „Болгар радиосы“ ның иң уңышлы проектларының берсе дип саныйм. Ул тарихи урын белән, шулай ук радионың исеме белән дә бәйле», — диде ул. 

Казан-Болгар маршруты буенча хәрәкәт итүче велоспортчылар музыкаль тукталышлар да ясады. Спас районы җирлегенә керүгә велоэстафетада катнашучыларны ипи-тоз белән каршы алдылар. Ямбакты һәм Никольское авылы халкы өчен концерт программасы күрсәтелде.

Мондагы тамашачылар — концертларга, җыр-моңга сусаган халык. Рус телле әби-бабайлар, хәтта балалар да татар җырларына кушылып җырладылар. Тамашачылар концерт карау белән генә чикләнмәде, велоэстафетада катнашучылар белән беррәттән велосипедларын алып «Болгар радиосы» белән бергә юлын дәвам итте.

Болгар җирлегендә «Болгар радиосы» хезмәткәрләрен һәм артистларын Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов каршы алды. Әлеге проектны оештыручыларга рәхмәтен һәм киләчәктә дә хезмәттәшлекнең дәвам итүенә ышанычын белдерде ул.

«Болгар радиосы» ның башкарма директоры Наилә Хәйдәрова үз чиратында Спас районынының кунакчыл халкына һәм велоэстафетада катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

«Һәр елны безне зур әзерлек белән каршы алалар. 35 градуслык эсседә велосипедларда йөрү авыр булса да, 12 сәгатьлек юл сизелмичә үтте. Болгар җирлегендә безне көтеп торуларын белеп килдек. Концертка килгән, велоэстафетада катнашкан балаларны аеруча билгеләп үтәсе килә. Күбесе рус телле булуына карамастан, концерт барашында җырчыларга кушылып, татарча җырлап басып тордылар, ул гына да түгел: авыл буйлап безнең белән бергә велосипедларда йөрделәр. Бу бик сөенечле күренеш», — диде ул.

Велоэстафета Болгар мәдәни-фестиваль комплексында татар эстрадасы йолдызлары катнашындагы зур концерт белән тәмамланды. Бу чарада катнашыр, концертны карар өчен башка районнардан килүчеләр дә шактый иде. Шуларның берсе Нурлат районыннан Илгиз абый. Ул эстафетада катнашкан Данил Гыйниятов, Рөстәм Гайзуллин, Ландыш Нигъмәтаҗнова, Артур Фәләховка үз куллары белән бүләкләр дә әзерләп килгән. Болгар халкы проектта катнашучыларны, җырчы-артистларны алкышларга күмде. Киләсе елда да көтеп калуларын белдерде. 

Концертта татар эстрадасының популяр артистлары Рифат Зарипов, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Рината Тэй, Ризат Рамазанов, Азат Фазлыев, Dj Radik һәм Айрат Сафин, Дилә Нигъмәтуллина, Гөлнара Габидуллина, Динара Ряхимова, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова һәм Ландыш Нигъмәтҗанова катнашты, диелә хәбәрдә.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.