Татарстанда бер ир-ат хатынын үтереп коега ташлаган һәм үз-үзенә кул салган
0
164
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә Нурлат районының Чуаш Мәнҗесе авылында бер йортның ишегалдындагы коеда 35 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Тикшерүчеләр аның тәнендә киселгән урыннар һәм буган эзләргә юлыккан. Шул ук көнне Нурлатта тимер юл рельсында аның 57 яшьлек ирен табып алганнар. Ул үз-үзенә кул салган дип фаразлана. Тикшерүчеләр әйтүенчә, ир белән хатын арасында низаг купкан. Ир-ат, хатыныннан көнләшеп, аны үтергән һәм мәетен коега ташлаган. Шуннан соң Нурлатка киткән һәм үз-үзенә кул салган. Әлеге факт нигезендә «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр әлеге фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклый.