Татарстан Президенты Нурлатта «Заготпром» кулланучылар кооперативы эше белән танышты
0
246
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Нурлат районына эш сәфәре кысаларында «Заготпром» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшчәнлеге белән танышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. 2020 елда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы матди-техник базаны үстерүгә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын откан. Проектның гомуми бәясе, кооперативның үз акчаларын да исәпкә алып, 68,8 миллион сум тәшкил иткән, дип искәртте Лилия Галимова. Грант акчалары мөгезле эре терлек итен эшкәртү цехын реконструкцияләүгә юнәлдерелгән. Бер ел эчендә ул 369,6 тонна деликатес, 739,2 тонна колбаса әйберләре һәм 739 тонна ярымфабрикат җитештерә ала. Бүгенге көндә кооператив 22 авыл хуҗалыгы товары җитештерүчене берләштерә. Ун эш урыны булдырылган инде. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә барлыгы 47 эш урыны булдырылачак. «Татар-информ» агентлыгы Рөстәм Миңнехановның Нурлат районында урып-җыю эшләре белән танышуы һәм аграрийларны коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатырга чакыруы хакында хәбәр иткән иде.