Аксубай районы спортчылары Уяв бәйрәмендә көрәш келәмендә көч сынашты
0
44
(Аксубай, 6 июль, «Татар-информ», « Аксубай », Анастасия Петрова). Аксубай районның иң көчле көрәшчеләре Татарстан Республикасының атказанган юристы Александр Огонев призына билбау көрәше буенча XI Төбәкара турнирда катнаштылар. Быел ярыш форматын үзгәртте һәм Нурлат җирендә Чуаш Уявын бәйрәм итү көнендә узды. Аксубай районы көрәшчеләре яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Илдус Камалов — 55 килограмм авырлык категориясендә абсолют җиңү яулады, Ильяс Хәбибрахманов — 60 килограмм, Ильяс Вафин — 50 килограмм, Гадел Садыйков — 45 килограмм, Аслан Когиев — 65 килограмм, Риназ Сруров — 40 килограмм (2007 елгы һәм аннан яшьрәкләр) авырлык категориясендә көмеш медальгә лаек булдылар. Андрей Андреев 75 килограмм авырлык үлчәмендә бронза медаль яулады, диелә район газетасы хәбәрендә. Төбәкара турнир нәтиҗәләре буенча Аксубай районы җыелма командасы, Нурлат районыннан калышып, икенче урынны яулады. Өченче урынны Самара өлкәсе көрәшчеләренең җыелма командасы алды. Быелгы Уяв бәйрәме көнендә узган «Көрәш» турнирында җиңүчеләрне һәм призерларны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова һәм ярышларның инициаторы ТР атказанган юристы Александр Огонев бүләкләде.