Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026
Август 2026
Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Югары Осланда дуңгыз чумасы: мал табиблары куркыныч чирләргә каршы ничек көрәшә?

0 150

Республика районнары ветеринария берләшмәләре җитәкчеләренә, мал табибларына Африка дуңгыз чумасы, кош гриппы, себер түләмәсе, тилчә ачыкланса, ничек оператив һәм дөрес эш итү кирәклеге искәртелде. Күбесе бу хакта инде бик яхшы белсә дә, кабат-кабат күрсәтүнең зыяны юк. Инфекция ачыклангач, берсе артыннан берсе әллә ничә төрле эш башкарасы. «Без боларның һәммәсен өтеренә кадәр белергә тиеш», — дип кисәтте Алмаз Хисаметдинов.

— Елның яртысын тәмамлап киләбез, йогышлы авырулар буенча әлегә республика тыныч, ләкин ул һәрвакыт килеп чыгарга мөмкин, шуңа уяу булырга кирәк. Әзерлекне тикшерергә дип җыелдык. Ветеринария хезмәте техникасы гел төзек булырга тиеш.

Кабаннар үзебездә дә бар бит, былтыр Алабуга, Зәй, Әлмәттә дә табылган иде вирус. Чит өлкәләрдән дә кертмәскә, үзебездә булган инфекцияне дә таратмас өчен тырышырга кирәк.

Кошларны, дуңгызларны ябык режимда асрау хәерлерәк. Бер сатучы каз бибиен, тавык чебиен 3-4 районда сатып йөрергә мөмкин, аннары кошлар үлә башлый, кош гриппы килеп чыга. Билгесез, документлары булмаган кешедән гомумән бернинди терлек алырга ярамый, — диде Алмаз Хисаметдинов журналистларга. Әлеге өйрәнүләргә Татарстан Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та килгән иде. Аңа ветеринария хезмәте техникасын, ветеринария контроле буенча күчмә пунктны, дезинфекция җайланмалары, биопрепаратлар ташу өчен суыткыч камераларны күрсәттеләр.

Биологик калдыкларны утильләштерүгә «Сария» заводына илтүче машина яныннан узганда, Алмаз Хисаметдинов мондый техника әлегә терлек баш саны күбрәк булган 19 районга кайтарылганын әйтте. «Моның белән өмәләрдә агач та төйиләр бугай инде», — дип куйды министр.

Районнда урыннарга чыгып операцияләр ясау мөмкинлекләре булган махсус машиналар да бар. Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, Саба районында авылларга барып, этләргә-мәчеләргә шулай операция ясый башлаганнар. Һәр районда шундый берәр, кайсындадыр икешәр машина бар.

Кисәк, көтмәгәндә берәр вируска каршы көрәшергә дип чыгып китәргә туры килә икән, мал табибларына хәзер куркасы юк: кыр кухнясын, җылытыла торган чатыр хәстәрләп куйганнар. — Теге вакытта шулай Нурлат районына килдек, ә анда элемтә, юл, ашатыр ризык, йокларга урын юк. Ә хәзер, ул-бу була калса, берничә тәүлек эшләргә туры килсә дә, куркыныч түгел. 200 кешене ботка белән туендырып була. Кыр шартларында эшләп, инфекция чыганагын бетерү буенча эшли алабыз», — диде идарә башлыгы.

Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, техник җиһазланыш МЧС белән берлектә ел саен тикшерелә. «Куркыныч авыруларны бетерү буенча һәр районда өйрәнүләр уза. Чир чыкса, аны тизрәк бетерү өчен махсус отрядлар һәр районда оештырылган. Һәр атна саен берәр зонаны тикшерәбез», — диде. Ул, шулай ук, территорияне төшерергә квадракоптерга заказ биргәннәрен әйтте.

Куркыныч чирләрне бетерү максатыннан эшли торган төркемнәрдән катнаш отряд төзелә. Лаборатор диагностика, хайваннарны тоту һәм йоклату, исәпкә алу һәм хуҗалыктан алып китү, дезинфекцияләү, эпидемиологик разведка, эпидемиологик мониторинг, кыргый хайваннарның санын исәптә тоту, матди тәэмин ителеш, җәмәгать тәртибен саклау, янгын сүндерү төркемнәре эшли. Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов профилактика чаралары гел кирәклеген искәртте.

— Бездә дуңгызчылык комплекслары, кошчылык фабрикалары бар, халыкта мөгезле эре терлек тә байтак. Без график буенча оешмаларны тикшерергә, кимчелекләрен күрсәтергә, төзәтү срокларын бирергә, кабаттан тикшерергә тиешбез. Республикада ярты млн баш дуңгыз бар. Былтыр кыргый кабаннар буенча вазгыятьне искә төшереп, сакланырга кирәк, — диде ул.

Африка чумасын ачыклау өчен дуңгызның кайсы әгъзаларын тикшерәләр?

Өйрәнүләрнең практик өлешенә җиттек. Иң элек дуңгыз мәетеннән башладык. Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев, диагнозны раслау өчен, лаборатория белгечләре урынга барып, дуңгызны ярып, лимфатик төеннәрен, үпкә, талак, бавыр, бөер кисәкләрен алганнарын әйтте. Пробалар ашыгыч рәвештә Республика ветеринария лабораториясенә җибәрелде. Хуҗалык җитәкчесен, чит-ят кешеләрне һәм хайваннарны кертү тыела, дип кисәттеләр. Лабораториядә Африка дуңгыз чумасы дигән диагноз куйгач, кагыйдәләр буенча, бер тәүлек эчендә бу территориядә карантин кертелергә тиеш икән. Шулай ук чир таралу куркынычы янаган чикләр билгеләнә. Килдидән 5 км ераклыкта авыллар — беренче куркыныч зонасы, 100 км кадәр ераклыктагы районнар — Буа, Әтнә, Алексеевск, Апас, Апас, Әлки, Арча, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Тәтеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Теләче районнары, Казан шәһәре — икенче куркыныч янау зонасы.

Кош гриппына һәм себер түләмәсенә анализ алу тәртибе

Кош гриппына шик булганда, томшыгын ачып, трахея өлешендәге сыекчасы һәм тавык гәүдәсе тулаем экспертизага җибәрелә. «Үзебезнең лабораториядә раслап, параллель рәвештә Владимирда тагын бер кат раслауга җибәрәбез», — диде Айрат Гәрәев. Себер түләмәсенә анализ алганда, бозау яткан яктан колагы бәйләнә һәм кисеп алына. Киселгән урынны көйдереп алдылар.

— Көчле йогышлы авыру булганлыктан, ярырга ярамый. Патологик материал алганда, инфекция таралырлык булмасын, пычрак калырга тиеш түгел. Тилчә шулай ук көчле йогышлы авыру, авыз куышлыгы, тел бик бозыла. Шуңа күрә теле, борын өлеше, тояк арасыннан материал алына. Материал яхшылап, ачылмаслык итеп, герметик пакетларга салына, лабораториядә 48 сәгать эчендә тикшерелергә тиеш, — диде республика лабораториясе башлыгы. Аннары бозауны тирәнлеге 2 метрдан да ким булмаган аркылы-торкылы ясалган чокырга салып яндырдылар.

Өйрәнүләр барышында карантин кертү һәм гамәлдән чыгару буенча документлар әзерләү, дезинфекция техникасы эше искәртелде. Үлгән дуңгызларны, кошларны, алар тукланган азык-төлекне юк итү, вирус таралган урында эшләгән кешеләрнең киемнәрен йә юкка чыгару, йә чистартуның үзенең алтын кагыйдәләре бар. Аларны инде ветеринария хезмәткәрләре төнлә уятып сорасаң да шалт итеп сөйләп бирә белергә тиеш. Алмаз Хисаметдинов әйтмешли, «өтеренә кадәр». «Өйрәнүләргә генә җыелырлык булсын инде, чынлыкта булмасын», — дип тә өстәде ул.  «Планнан тыш тикшерүләр булачак»

Россельхознадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Иванов сүзләренчә, Россиядә кош гриппы вирусының 4 очрагы билгеле: Ростов, Әстерхан өлкәсе, Краснодар крае, Дагыстанда.

— Татарстанда кош гриппы узган елда теркәлгән иде. Бүген без аеруча куркыныч инфекцияләр таралмасын өчен тырышырга тиеш. Моны бигрәк тә шәхси эшмәкәрләргә, шәхси крестьян хуҗалыкларына җиткерергә кирәк. Идарә вәкилләре дуңгызчылык, кошчылык предприятиеләренә кагыйдәләрнең үтәлешен даими искәртеп тора. Хөкүмәт йөкләмәсе буенча, 2020 елда Татарстанда барлык кошчылык һәм дуңгызчылык предприятиеләре, кошлар, дуңгызлар асраучы шәхси эшмәкәрләр, КФХлар тикшерелде.

«Камский бекон», «Яратель» дан тыш, барлык хуҗалыкларда диярлек хокук бозулар ачыкланды. Аларга хилафлыкларын бетерү өчен кисәтү кәгазьләре бирелде. Якын арада идарә хезмәткәрләре кисәтүләр үтәлешен тикшерү өчен чыгачак.

Быел идарәдә дуңгызчылык һәм кошчылык предприятиеләренә планнан тыш тикшерүләр планлаштырыла. 117 тикшерү үткәрелде. Нәтиҗәдә, ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозуның 86 очрагы ачыкланды, — дип сөйләде Иванов. Бик еш очраучы хокук бозуларга килгәндә, ул территориягә кеше яки транспорт, шулай ук кыргый хайваннар керүен чикләү өчен киртәләр куелмаганын әйтте. Бу «Авангард», «Труд», «Салман» җәмгыятьләре.

Бинага керү юлында дезинфекция эремәләре белән махсус келәмнәр «Әшрәфуллин», «Сафин», «Яңа тормыш», «Кузнецов», «Нәүрүз», «Труд», «Салман» хуҗалыкларында булмаган.

«Ялтау» һәм Муса Җәлил исемендәге хуҗалыкларда терлек азыгына һәм продукциягә ветеринария документлары булмаган.

— Дуңгызчылык предприятиеләрендә бер-берсеннән аерылган зоналарга бүлгәләү юк. Идарә дуңгызчылык һәм кошчылык продукциясе әйләнеше буенча контрольне көчәйтте. Автотрассаларда йөк ташый торган машиналар даими тикшерелә. «Малиновка» постында 300ләп машина тикшерелде, һәр унынчы машинада ветеринария кагыйдәләре бозылганы ачыкланды. Башка төбәкләрдән керә торган дуңгыз, кош продукциясен, пробалар алып, лаборатор тикшерүләр үткәрү өчен гел күзәтеп торабыз, — диде Евгений Иванов .





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.