Чирмешәннең элеккеге җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров китап чыгарды
0
144
(Чирмешән, 2 июнь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Регина Газизова). Чирмешән районын 20 елдан күбрәк җитәкләгән Минсәгыйть Закир улы Шакиров тормыш юлы турында «Безнең заман» («Наше время») китабын чыгарды. Ул хезмәт юлын Нурлат шәһәренең «Дуслык» район газетасы хезмәткәре булып башлаган. Соңрак ул Казан авыл хуҗалыгы институты студенты, ә 23 яшендә «ПМК-Мелиорация» оешмасы җитәкчесе. Минсәгыйть Шакиров Саратов югары партия мәктәбендә укыган, күрше Яңа Чишмә районы партия райкомының икенче секретаре булып эшләгән. Аннан соң күп еллар Чирмешән районын җитәкләде, Татарстан Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе булып торды. -Китапның кереш өлешен Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев язды. Ә повестьның мөхәррире — якташыгыз үзе. Минсәгыйть Закирович, сез үз районыгыз өчен бик күп эшләр башкаргансыз. Рәхмәт, сез безгә үзегезнең кызыклы тормышыгыз эченә керергә, анда кайнарга мөмкинлек бирдегез", — диде район мәдәният йорты сәхнәсеннән чыгыш ясаган китап авторы Гамирә Гаделшина. Минсәгыйть Шакиров үткән тарихка сак карарга, аны кадерләп сакларга, данлыклы якташларыбыз белән горурланырга, исемнәрен мәңгеләштерергә өндәде. Балалар һәм яшьләр арасында патриотик тәрбиягә игътибарны арттыру зарурлыгы хакында әйтте. Очрашуга повесть герое белән төрле елларда бергә эшләгән хезмәттәшләре һәм дуслары (аларның күбесе хакында китапта язылган), район активы, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре чакырылган иде. Китапны тәкъдим итү район үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды.