Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026
Август 2026
Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Искәндәр Биктаһиров: «Факия көнләште, әмма мин көнләшүләргә битараф була белдем»

0 3815
Искәндәр абый, концертлар белән йөрисезме сез? Хәзергә концертлар белән йөреп булмый. Тукай филармониясендә өлкән буын җырчыларыннан торган «Илһамият» төркеме бар иде. Шушы төркем белән һәрдаим йөреп тора идек. Президентыбызның хуплавы буенча акча да алдык. Өлкәннәрдән төркемебездә Флүрә апа Сөләйманова бар иде. Болай исән-сау ул, бары тик аякларыннан гына зарлана. Хәмдүнәбез бар иде… Шулай ук Газинур Фарукшин, Фердинанд Сәләхов та безнең белән йөрде. Концертлар сагындырамы? Әлбәттә… Сагындыра гынамы соң? Пианинога утырып җырлыйм, татар халык җырларын барлыйм. Җырлау — яшәвемнең рәвеше. Мәсәлән, спортчыларның, биючеләрнең тәннәренә гел хәрәкәт кирәк бит. Миңа да шулай — үземә шундый йөкләмә биреп торырга кирәк. Әлегә өйдә генә җырлап йөрим. Италиягә барып кайттым. Мин күп еллар элек Җыр-бию ансамблендә эшләдем. Шушы төркем белән 1979 елда Италиягә барырга тиеш идек. «Син укыйсың, имтиханнарыңны да тапшырырга кирәк», — дип, мине өстәмә составка гына билгеләделәр. Шулай итеп ул елны мин бармый калдым. Әмма бер җыр өйрәнеп калган идем. Менә узган ел бардык — кирәге чыкты, шуны башкардым. «Бик гыйбрәтле язмышлар бар» Чит илләрдә күп йөргәнсез. Безнең милләттәшләребезнең төрле тарих сөйләгәннәре бардыр. Кайсыларын хәтерлисез? 5-6 ел элек Америкада булдык. Андагы өлкән татарларның барысының да диярлек нәселләре кайчандыр Себер сөрелгән, куылган. Хәлле кешенең хезмәтен күрә алмыйча, бөтен байлыгын алып, куганнар… Авыр заманалар: байлыгыңнан көнләшеп, күршең дә сатарга мөмкин булган. Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә булган идек. Бер 80 яшьлек апа тарих сөйләде. Болар Нурлат ягы татарлары икән. «Миңа сигез яшьләр булгандыр. Әтием бөтен булганын, алтынын-көмешен җыйды. Өстәл кордылар, самавыр кайнап тора…Җыендык та өйдән чыгып киттек», — ди. Нурлат станциясеннән Урта Азия якларына бара торган поезд үткәндер. Болар котылып, качып калган, димәк. Язмыш… «Килмешәк» дигән сүз бар иде. Аннан соң, киресенчә, Урта Азия якларыннан куа башладылар. Бер абзый сөйләде: яхшы йортлары булган, сатып караган — беркем алмаган. Бу абзый тракторчы булган икән. Бөтен гаиләсен озаткан, малае белән үзенә җиңел машина калдырган. Трактор белән, елый-елый, бөтен йортларын, мөлкәтен кырып-себереп чыккан. Изеп чыккан… Татар кешесе бит яхшы яшәргә тырыша. Шуннан соң безнең якларга китеп барган. Менә шушы тарихларны хәтерлим. Бик гыйбрәтле язмышлар бар. Сезнеке гыйбрәтлеме? Язмышымда, Аллаһка шөкер, бар да әйбәт. Үз теләгем белән Татарстан Дәүләт җыр-бию ансамбленә килеп кердем. Институтны да параллель рәвештә тәмамладым. «Мелодия» фирмасы пластинкалар чыгара башлады. Әле ул вакытта аерым җырлар чыгарыр дәрәҗәдә түгел идем, югыйсә. Әмма шулай язган, күрәсең, Венера Гәрәева Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын яздыруны миңа йөкләде. Аны башта Таһир Якупов яздырыр дип уйлаган иделәр. 1979 еллар иде бу. Яздырдым! «Микрофон тоту — үз-үзеңне чикләү» Татар сәнгатенең, мәдәниятенең киләчәге нинди булыр? Татар сәнгатенең киләчәге булсын өчен, дәүләт оешмалары, радио-телевидение, теләктәшлек белдереп, шушы юнәлештә эшләргә тиеш. Әмма күбесе акча эшләү ягында. Җиңелчә күңел ачу җырлары кешенең күңелен саектыра, баланы аңсызландыра. Оныкларым җырлаганда кулларына микрофон тота. Без исә андый нәрсәне белмәдек. Микрофон тоту — үз-үзеңне чикләү. Шушы чикләрдә бикләнеп калсаң, тавышың да шуның кадәр генә чыга. Кулыңны ачып, иркенләп сулыш алып, тавышыңны еракларга җибәрсәң, менә бу зур мәктәп була. Филүс Каһиров, мәсәлән. Молодец! Шулай дәвам итсен. Илһам Шакировның премиясен бирделәр. Менә дигән итеп җырлады. Хатын-кызлар арасында да берничә тавыш бар. Ләкин консерватория тәмамлаган, әйбәт репертуары булган җырчыларны да гомуми, шау-шулы программаларга китереп кысалар да… Оештыручыларга җырчыдан классика кирәк түгел. Кул чаптыру һәм күңел ачтыру өчен генә кулланалар. «Күңел ачтыра торган» җырларны башкарып, артист акча эшли. Алар гына түгел, оештыручылар да акча эшли. Җиңел җырлар истә калмый, ә менә халыкчан җырлар гомергә уелып калырга мөмкин. Мин «Дүртөйле авылы көе», «Гармун-гармун», «Ядкәр» белән чыктым. «Дүртөйле авылы көе» — мәңгелек! Яшьләрне тыңлыйсызмы? Тыңлыйсың килмәсә дә, тыңларга туры килә. Аларны адым саен биреп торалар бит. Күп очракта классиканы кушам. Балалар килгәч тә, классиканы тыңлыйбыз. Яшьләрне сүгәргә кирәкми, оештыручыларны шундый программалар куюлары өчен ачуланам. «ШаянТВ» япь-яшь кызларны-малайларны тыңлап утыра. Анда Илгиз Шәйхразиев, Айсылу Габдинова, Зәринә Вильданова утыралар. Бала татарча җырлый, әмма Айсылу аңа русча эндәште. Балаларны тыңлап, бәялиләр, әмма үзләре рус сүзләрен кыстыра. Бу дөньякүләм телевидениедә бара… Ничә русча сүз кыстырдылар? Баланың аңын җимерү өчен кирәкме бу?.. Аларга, мөгаен, беркем бер сүз әйтмәгәндер. Телевидениегә чыккан, димәк, монтажы да булган. Мин рус теленә каршы түгел. Инглизчә дә әзме-күпме аралашам. Хәзер менә инглиз җырын әзерлим. Әмма урынын белеп сөйләшергә кирәк. Кирәкле җирдә үз татар телеңне куллан. Сәхнәдә җырлаучы фәкать милли телдә сөйләргә һәм җырларга тиеш. Шул ук Шәйхразиев Илһам Шакиров концертында «Бормалы су”ны башкарды. Ярый аның җырлавы нормаль иде әле. Тагын берсе чыкты аннан соң. Нәрсә укыганын аңламадым. Бу чыгышны күрсә, Нәкый Исәнбәт кабереннән сикереп утырырга мөмкин. Янымда зур кешеләр утыра иде, шул ук сүзне әйттем аларга да. Көлделәр генә, дәшмәделәр. Зәринә Хәсәншина, Илүсә Хуҗиналар матур җырлады. Илһам Шакиров премиясенә багышланган матбугат конференциясендә Илһамның җырларын җырларга кирәкме, юкмы дигән сорау күтәрелгән иде. Сез ничек уйлыйсыз? Икенче Илһам була алмый. Әмма Илһам җырлары аша яңа буынның миенә тамызым торсаң, бик әйбәт була. Милләт, шоу-бизнесны тыңлап, азынкы-тузынкы булып үсә. «Илһам диңгездәге ак җилкәнле кораб кебек иде» Оныкларыгыз татарча беләме? Саҗидә белә Җәннәт: «Бабай, бабай», — дип кенә торалар. Биибез, җырлыйбыз. Саҗидә беренче сыйныфка керә, Җәннәткә быел 6 тула. Киленебез Гөлчәчәк Камал театрында эшли, беләсез. Хатыным белән ике малай үстердек. Мин соң өйләндем, 36 белән бара идем. Яшүсмер чакта ук ике улым булырга тиеш дип уйлый идем. Имеш, мин кепка кигән бер агай, ә янымда гөмбә кебек ике малай басып тора. Шушы хыялым чынга ашты. Хатыным Факия: «Кыз булса да, яхшы булыр иде», — дигән иде берсендә. «Уйланып куелган иде инде ул», — дидем. Яшь чакта чибәр булгансыздыр, шуңа күрә соң өйләнгәнсездер. Соң, килешәм. Чибәр идем, әйе. Әмма соң өйләнүем аның белән бәйле түгел, акыллым. Сәхнәгә дә 24 яшемдә генә чыктым. Аңа кадәр заводта эшләдем, институтта укыдым. Мин Казанга күчкәч, Җыр-бию ансамблендә зур конкурс бара иде. Йөзләп кеше җыелдык. Мине, институтта укыгач, алмадылар башта. «Укуыңны бетер», — диделәр. «Аңа карамагыз, укуымны тәмамлармын, тырышып эшләрмен», — дидем. КХТИның читтән торып уку бүлегенә күчтем. Ахырда эшләдем дә, укыдым да. Хәзер менә ул вакытта минем белән керүчеләр арасыннан бер мин халык артисты. Әмма хор арасында басып торасым килмәде, шуңа күрә анда озак эшләмәдем. Миңа аерым җырчы булу кирәк иде. Аннан соң нишләдегез? Эстрада бүлегендә өстәмә җырчы кирәк иде. Шунда күчтем. 7-8 бригада бар иде: Илһамнар, Вафирәләр, Әлфияләр, Риммалар… Вафирә белән дә концертлар куйдым. Римма белән дә эшләдек. Әмма бер мәлне үземә генә йөрергә кирәк дигән фикергә килдем. Риммага да яшьрәк җырчы кирәк булды. Илһам абый нинди кеше иде? Ул татар дөньясының айкалып-чайкалып торган диңгезендә бер ак җилкәнле кораб кебек булды. Дәрдмәнд шигырен ишетеп беләсеңдер. Филармониянең берәр классында уйнап утырыр иде ул… «Әйдә әле, шушыны җырла», — дип берәрсенә кушар иде. Миңа да кушканы булды — оялып кына җырлыйсың инде. Җырлавыгыз ошап бетмәсә, ачулана идеме? «Син миңа монда, минем тирәдә җырлама, тавышың тегендә ишетелерлек булсын», — дия иде ул. Илһам ага күпләргә ярдәм итте. Заманында хатын-кыз җырчылар, аның белән җырлагач, күтәрелде. Зөһрә Шәрифуллина, Хәмдүнә Тимергалиева аның белән эшләделәр. Илһам Шакиров тамашачысы алдында җырлау — бик зур уңыш казану. Миңа андый бәхетләр туры килмәде. Әлфия апа белән эшлисем килгән иде — булмады. Ул башка белән эшләде, шуңа күрә үземә эшләп китәргә туры килде. Аннан соң Салават популярлашты бит әле. Шундый заманалар китте. Кемне тыңлыйсым килә, шуны тыңлыйм, диделәр. Партияләр бетте. Кара костюм киеп, төз генә утыручы җитәкчеләр, галстукларын салып, теләсә нәрсә тыңлый башлады. Менә шушы вакытта Салават алар өчен бик кулай булып куйды. Аның җырлары халык ишетергә теләгән җырлар иде. Ул һаман да популяр. Килешәм. Ул бетмәячәк тә. Ул миңа дошман түгел, дус та дип әйтә алмыйм. Туры килсә, аралашабыз. Заманасы шундый булды: җырлыйсың — акчаң үзеңә. Иганәчеләр дә, шашып-шашып, акча бирә башлады. Ә сезнең популярлыгыгыз төште кебек, әйеме? Төште инде, мин гел популяр булып кала алмадым. Кайбер режиссерлар фикеренчә, без «не формат». Оештыручыларга халыкчан җырлар кирәкми, дим бит. Әгәр халыкка башка программа тәкъдим итсәң, тамашачы аны кабул итәчәк. «Сузма озын җырларны, күңелле җыр башкар», — ди оештыручылар. Ә мин һаман да үз юлым белән барам. «Кызларны күрми идем, шуңа соңрак өйләнергә туры килгәндер» Яшьлек хатирәләре бармы? Егетләр белән гармун уйный идек. Сабантуй алларыннан таякка сөлге җыя идек. Малай-шалайлар йомырка җыеп йөрер иде… Сез гашыйк булучан идегезме? Җырлау, сәхнә күбрәк кызыксындыра иде мине. Кызларны күрми идем, шуңа соңрак өйләнергә туры килгәндер. Хатыныгыз белән ничек танышкан идегез? Чистайга Римма Ибраһимова белән гастрольгә барган идек. Факия Римманы да, аның ире Равилне дә белә иде. Ул концерт килгән саен клубка чыга торган булган, артистларны каршы алган. Без килгәч тә чыккан иде. Менә шулай танышып киттек. 3-4 ел йөрдек. Әле аякка басмаган идем дә, фатир да юк. Әмма соңрак яшәргә урын бирделәр. Минем кебек өйләнмәгән егеткә бер бүлмәле фатир бирү ул вакытта бик сирәк күренеш иде. Җырчыга кызлар гашыйк булмый калмый инде, әйеме?.. Ничек кенә гашыйк булалар иде. Ул шулай булырга тиеш тә. Яшь сәнгать кешесенең җырын, үзен хөрмәт итеп, концертына килүчеләргә караганда, артистка кызыгып килүчеләр күбрәк була. Хатлар яза иделәр… Артист хатынына игътибар җитмидер ул. Ире гастрольләргә китә, ул үзе генә кала. Җәй көннәрендә өчәр ай гастрольләрдә йөри идек. Аннан соң, көзге пычраклар узгач, тагын башлана… Норма бик күп бирелә иде. Хатынымны ун ел эшләтмәдем, ул балалар үстерде. Популяр идем бит. «Көнләшерләр, хатын да эшләсә, минем дә кайтуым сирәк булса, берәр хәл булыр», — дидем. Әле кибеттә бернәрсә юк иде… Шулай дип улларыма сөйләдем, алар: «Ничек инде бернәрсә юк иде?» — дип аптырый. Бәрәңге һәм ипи — бетте. Катып беткән карамель булырга мөмкин иде. Читтә гастроль белән йөргәндә тартма-тартма әйбер җыеп кайта идем. Шикәр, ярма, печеньелар, триколар, носкилар, майкалар, хатын-кыз әйберләре… Урта Азия кибетләрендәге киштәләр туп-тулы булып тора иде. Татарстан гына… Факия көнләшә иде, әмма мин көнләшүләргә бөтенләй битараф була белдем. Вак нәрсә дип саный идем мин аны. Минем зур максатым — сәхнәдә булу, җырлар яздыру, аларны халыкка тарату. Хәзер җыр яздырасың да фонограмманы җибәрәсең. Элек Рафаэль Ильясовка барып, вакыт алып, көтәргә кирәк иде. Яздырыр вакытың килеп җиткәндә барасың, ә сиңа: «Вакытыңны бирергә туры килде», — диләр. Тагын яздыра алмыйсың… Әле сиңа каршы чыгучылар да була. Алар синең җырыңны үткәрмәскә дә мөмкин. Хәмдүнәгә эләккәли иде дип хәтерлим. Тукайның «Бәйрәм бүген”ен әле мин үзгәрттем. «Тар күңеллелек дөньяда, бар бер тарлык бүген. Нәрсәдән бу? Мин беләм: бу тарлык татарлык бугай…» Татарлыкның тарлыгы чиктән ашкан. Башка сүзем юк. Хәзер акча эшләү, алдау заманы… Бу — татарның бик зур бәласе. Артист кеше байый аламы? Хәзер бөтенесе байый. Нәрсәдән бай? Без бер сумлык билет белән юк кына авылдан өчәр йөз сум җыя идек. Бу — зур керем. Халык залларны тутыра иде. Әмма шушы акчаның тиенен-тиенгә филармониягә кайтарып тапшырырга тиеш идек. Кышкы бураннарда автобуслар белән батып калып, кайдадыр күренгән утка барып, берәр фатирга кергән чаклар була иде. Автобуста туңасын бит. Шушы фатир идәненә тезелешеп ята идек. Тракторчыга автобусны тарттырган өчен бер ярты алып бирергә дә кирәк иде. Шушы аракыга дип алган акчаның кая китүен дәлилли алмыйча азаплана идек. «Сез үзегезгә алгансыз…» — дияләр иде. Без ставкага гына эшләдек. Әлфия апаның ставкасы зур түгел иде, Илһам абый яхшы ставкага эшләде. Акчаның бер тиене дә безгә эләкми иде, барысы да — дәүләткә. Ә хәзер залыңа аренда түлә, реклама яса, залыңны тутыр… Бөтен акча үз кесәңә була. Сикерәсеңме син, нормаль җыр башкарасыңмы — беркем дә тикшерми. Ә безнең программаны тикшереп кенә торалар иде. Бу дөрес булгандыр да. Тәрбия булырга тиеш. Без Илһам абыйларны, Әлфия апаларны, Рәхимкулловларны тыңлап, үзебезгә тәрбия, үсеш алганбыз. Безнең балалар ничек тәрбияләнер икән?.. Бик куркыныч, әлбәттә. Гаиләдә тәрбияләнергә тиеш бала. Иң беренче сүз: «Улым, кызым», — булсын. Татарча сөйләшергә кирәк. Мин, Аллага шөкер, уразамны тотам, белгән догаларымны укыйм. Балаларым да татарча гына аралаша. Акча кешене үзгәртәме? Үзгәртә, туганың да үзгәреп куярга мөмкин. Мәсәлән, тормышымны бөтен кеше дә кабул итеп бетерә алмый… Көнләшү бар. «Кече улым — нәкъ минем яшь чагым» Үзегез ничә бала үстегез? 12 булганбыз без, дүртесе сабый чакта үлгән. Элек даруы да булмаган, каравы да. Хатыннар тапканнар да эшләргә киткәннәр. Шаккаткыч… Балачак ничек үтте? Эш күп эләкте безгә. Шикәр чөгендере… Мәктәптән кайта идек тә чөгендергә китә идек. Кыру, чистарту, өеп кую һәм башкалар. Җәй айларында көтү көттек. Аннан соң оялчан идем дә. Абый Германиядә хезмәт итте, матур күлмәкләр алып кайта иде. Матур күлмәк, галстуклар киеп, 8-9 сыйныфта укырга бардым берсендә. «Син кем булдың әле?» — дип берсе эләктереп алган иде. Көнләшеп карау… Үсә төшкәч, армия сафларына киттем. Елый-елый шигырьләр яза идем. Нечкә күңелле идем. Әти-әниләр күптән юктыр инде?.. Әйе, әнкәй 2008дә китте. 96 иде аңа. Әти алданрак үлде. Ул бик тә мунча керергә яратты. Мунчада башына кан сауды аның. Кече улыгызга ничә яшь? Әле өйләнмәгән бугай. Сезнең кебек йөрергә уйлый микән? Ихтыярга 29 тула инде. Өйләнмәгән шул әле. Ул Мәскәүдәге Хореография академиясен тәмамлап бетермәде. Улым озын, галәмәт чибәр. Кече улым — нәкъ минем яшь чагым. Сезгә 70 бирмәссең дә, Искәндәр абый… Юк, 70 юк әле миңа. Алдадым мин сине, акыллым, алдадым!..




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.