Нурлат мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган кыз хәрби хезмәтне сайлаган
0
279
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Нурлат районыннан Александра Рукавишникова Санкт-Петербург хәрби-диңгез политехника институтының чыгарылыш курсында белем ала.
Ул Нурлатның 2нче мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган һәм, күпләрне гаҗәпләндереп, укуын хәрби-диңгез институтында дәвам итәргә карар кылган. «Дружба» газетасы шул хакта хәбәр итә.
Александра сүзләренчә, офицерлар арасында ир-атларга һәм хатын-кызларга бүленеш юк. Кызлар егетләр белән бертигез хезмәт итә, алларына куелган бурычны җиренә җиткереп үти.
«Без шулай ук строевой әзерлек узабыз, нарядлар үтибез, кеше физик әзерлек буенча да, мораль яктан да нык булырга тиеш», — дип искәртте ул.
Александра сайлаган белгечлеккә конкурс бик зур булган, шулай да ул аны уңышлы узган. Кабул итүдә БДИ нәтиҗәләре белән бергә, спорт әзерлеге дә, мораль-физик халәт тә исәпкә алынган.
Әмма әле генә мәктәпне тәмамлаган кызга казарма тормышына ияләнүе кыен булган. Башта ул әти-әнисенә шалтыратып, моннан алып китүләрен сораган. Шулай да офицер булу теләге, әхлакый түземлеге һәм тәвәккәллеге өстен чыккан. Бүгенге көндә Нурлат кызы институттагы иң яхшы курсантларның берсе санала.
Шәхси күрсәткечләре һәм укуда өлгереше өчен ул 1нче статья старшина дәрәҗәсен алган, институттан лейтенант булып чыгачак. Булачак хезмәт урыны әлегә билгеле түгел — биредә уку вакытында тупланган рейтинг зур роль уйный.