Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 инфекциясенең 70 очрагы ачыкланган
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 инфекциясенең 70 яңа очрагы теркәлгән, алар барысы да аралашу юлы белән йоктырылган.
«41 кеше хастаханәгә салынган, 29 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Татарстанлылар арасында чирләүчеләрнең күбесе 50дән 60 яшькә кадәрге (20 кеше) һәм 60тан 70 яшькә кадәрге (18 кеше) кешеләр арасында ачыкланган. Очракларның яртысы Казанга, 11 кеше Чаллыга туры килә. Кукмара районында — дүрт, Түбән Кама һәм Нурлат районында өчәр очрак билгеле.
Пандемия башланганнан бирле республикада Covid-19 инфекциясенең 17 меңнән артык очрагы теркәлгән, 13,6 меңнән артык кеше, шул исәптән соңгы тәүлек эчендә 50 кеше, сәламәтләнгән.
«Спутник V» ике фазалы вакцина белән 40,8 мең кеше прививка ясаткан, 8,8 меңнән артык татарстанлы икенче дозаны алган. 81 122 доза комплектының 50,3 проценты файдаланылган.