Нурлатта түләүсез ризык өләшү пункты ачылачак
0
289
(Нурлат, 31 гыйнвар, «Татар-информ», «Нурлат —информ») . Хәзерге вакытта Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгенең бер буш бүлмәсендә ремонт эшләре бара. Биредә мохтаҗларга кайнар ризык өләшү пункты урнашачак.
Узган Рамазан аенда санитар-эпидемиологик чикләүләр аркасында ифтар мәҗлесләре үткәрмичә, мөхтәсибәттән үзәкләшкән рәвештә азык-төлек җыелмалары таратуны оештырганнар иде. Бу изге гамәл барышында районда авыр тормыш хәлендә калган, ялгыз яшәүче кешеләрнең, социаль яктан имин булмаган гаиләләрнең булуы ачыкланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Зур шәһәрләр мисалында без дә район җитәкчелеге һәм республика Диния Нәзарәте теләктәшлеге белән ризык өләшү пункты оештырып җибәрергә карар иттек», — диде район мөхтәсибе, ризык өләшү пункты ачуны башлап җибәрүче Наил хәзрәт Әбелханов.
Наил хәзрәт сүзләренчә, алар мондый зур эшкә алыныр алдыннан Нәзарәт карамагындагы «Зәкят» хәйрия фондында булып, аның эш тәҗрибәсе белән танышып кайтканнар. Әлеге изге гамәл халыктан кергән сәдака һәм хәйрия акчаларына тормышка ашырылачак.
Ризык өләшү пунктында мохтаҗлык кичергән һәркем түләүсез рәвештә көненә бер мәртәбә кайнар ризык ала алачак. Киләчәктә биредә социаль ашханә дә ачарга ниятлиләр.