Нурлатта «БалыкFEST» фестиваленә бөтен республикадан илледән артык балыкчы җыелды
0
375
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Нурлатта кышкы балыкчылык буенча «БалыкFEST» I фестиваль-ярыш узды. Балыкчылык ярышында Нурлат районыннан гына түгел, республиканың якын урнашкан муниципалитетларыннан һәм башкаласыннан да 55 балыкчы катнашты. Бу турыда «Дружба» газетасы яза. Бүләкләү тантанасында Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Бүләкләр арасында балык тоту өчен кирәкле җиһазлар да бар иде. Иң яхшы катнашучыларны һәм иганәчеләрне билгеләп үттеләр. Алар бассейнга абонемент, балыкчылык кибетенә сертификат һәм башка бүләкләр әзерләгән. Кайбер балыкчылар берьюлы берничә номинациядә бүләкләр алды. Мисал өчен, нурлатлылар Рамил Ильясов «Иң зур балык» номинациясендә беренче, «Бель» номинациясендә икенчесе һәм «Иң тиз бәке тишүче» номинациясендә өченче урынны алды. Балык тоту фестивале берничә номинациядә узды. Аларда шулай ук Равил Сәмигуллин («Ерткыч балык»), Николай Осетров («Бель балыгы»), Георгий Леонтьев («Иң тиз бәке тишүче) иң яхшылар рәтенә керде. Конкурста гүзәл затлар һәм балалар катнашты. Бүләкләүдә Валерий Володарский һәм Гөлия Хисмәтуллина, шулай ук иң яшь балыкчылар — 8 яшьлек Валерия Газизованы һәм 12 яшьлек Артур Хәмидуллинны билгеләп үттеләр. Ярышларның баш хөкемдары — Россиянең спорт мастеры, I категорияле судья, Татарстан Балыкчылык спорты федерациясе президенты Олег Гарипов шулай ук спорт ветераннарыннан истәлекле бүләккә лаек булды.