Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Үлгән паразит үлекләп яткан: бавырына эхинококк оялаган ханым ничек дәваланган?

0 204

Фирдәүсә Шакирова яшь чагында фермада мал-туар янында күп йөргән, эхинококк аның организмына шунда үтеп кергән, дип фаразлана. Дәваланып, паразитны үтергәннәр, анализлар аны сәламәт дип күрсәткән. Тик үлгән паразит зыян салмый калмаган. — 80нче еллар иде… Авырып киттем дә, табиблар бавырымда эхинококк бар, диделәр. Мин сәламәтлегемә артык игътибар бирмәгәнмен инде, күрәсең, халык медицинасы белән генә дәваландым. Аннары берни борчымады, терелдем кебек. Казанга күченгәнебезгә 33 ел, шул дәвердә берни белән дә авырмадым. Гипертониядән кала, бүтән бернәрсәгә зарланганым юк. 14 яшемдә сукыр эчәгесенә операция булган иде, аннары инде хастаханәгә бала табарга гына йөрдем дип әйтергә була. Бу чир каян килгәнен дә аңлый алмыйм. Дөрес, Кыргызстанда терлек асрап яшәдек, — дип сөйләде биш бала анасы. Быел сентябрь аенда Фирдәүсә апаның ашказан асты, бавыр тирәсе бик чәнчи башлаган. — Мин әле эшли идем. Күрәсең, авыррак әйбер күтәргәнмендерме, башка сәбәпме… Ашказаны асты, кабырга тирәләре бик каты борчыды, ул авырту аркага да бәрә иде. Чыдарлык хәл калмагач, Лаеш үзәк район хастаханәсенә бардым. Анда мине МРТга җибәрделәр. Табиблар үт куыгында таш һәм бавырда ниндидер шеш табып, РКБга юллама бирделәр. Биредә шулкадәр яхшы кабул иттеләр, җентекләп тикшерделәр һәм операциягә әзерли башладылар. Операция алты сәгать дәвам итте, — диде 22 сентябрьдә операция кичергән Фирдәүсә Шакирова. Республика клиник хастаханәсенең социаль челтәрдә шәхси аккаунтында язылганча, 2нче хирургия бүлеге табиблары операциягә кадәр тикшергәндә, я шеш, я эхинококк дигән ике версияне чыгарган булган. Анализлар организмда паразит юк дип күрсәткән, шул ук вакытта табиблар яман шеш тә түгел, дип уйлашканнар. Бары тик операция өстәлендә чыннан да инде күптән үле эхинококк булуын ачыклаганнар. 30 ел эчендә ул шулкадәр бавырга кергән ки, бавырның бер өлешен генә түгел, диафрагманың да бер өлешен һәм паранефрон, ягъни бөер яны клетчаткасын да алырга туры килгән. Операция лапароскопия рәвешендә бары тик тишемнәр ясап үткәрелгән. Гадәттә, мондый операцияләрне пациентлар җиңелрәк кичерә. «Операция шулкадәр тәэсир итте: мин 100 процентка үзгәрдем» — Мин операция алдыннан курыкмадым да, хәтта тизләтәсем дә килде, чөнки авыртуым бик каты иде, — диде Фирдәүсә Шакирова. 63 яшьлек әниләре һәм әбиләренең хастаханәдән терелеп чыгуын Казандагы биш баласы, тугыз оныгы, бер оныкчыгы көтә. — Ходай Тәгаләнең миңа биргән сынавыдыр бу. Балалар, оныклар хакына мин исән. Операция шулкадәр тәэсир итте: мин 100 процентка үзгәрдем, моннан соң берәр хәл була калса, шундук табибка барырга кирәк. «Әй, узар әле», - дигән сүз белән генә үтми икән ул. Элек табибка баруны гел суза, кичектерә идем. Бүтән андый хәл кабатланмаячак, мин үзгәрдем. Мин әле яшәргә телим. Тормышны бик яратам мин! Балалар операциядән соң сакларга бер көн генә килде дә, үземне үзем карыйсы килә, килмәгез, дидем. Аларга салынып ятсам, мин кеше була алмыйм бит. Бавырның сигездән бер өлешен, ташы белән бергә үт куыгын алганнар, диафрагманы чистартканнар, әзрәк бөер дә эләккән. Организм карт бит, аны тернәкләндеререгә кирәк. Диета тотарга куштылар. Хәзер, шөкер, үземне яхшы хис итәм, аягымда йөри алам, ашыйм. Бүген УЗИ үттем, җомга көн чыгарырга тиешләр. Бүлек мөдиренә, палата табибына, барлык персоналга рәхмәтем чиксез. Аларга гаилә бәхете, озын гомер телим! — диде Фирдәүсә ханым. Ул Кыргызстанда яшәгән вакытта һәрвакыт татарча сөйләшкәннәрен әйтте. Әнисе Татарстанның Нурлат районыннан, әтисе — Самара татары. Сугыштан соң Азиягә бәхет эзләп киткән гаилә шунда төпләнеп кала. Хирург Ленар Җиһаншин әйтүенчә, эндохирургия бүлеге эшчәнлегенең төп юнәлеше — корсак куышлыгында авырулар булганда, лапароскопия операцияләре уздыру. Бишенче, алтынчы тәүлектә кеше үз аягында кайтып та китә ала. Операциядән соң тернәкләнү дә җиңелрәк, өзлегүләрсез уза. Хирург-онколог, медицина фәннәре кандидаты Ерикен Сәлахов пациентның бу чире Татарстан өчен гаять сирәк очрак булуын әйтте. — Бу чирне пациент 30 ел элек йоктырган, 30 ел узгач, кискенләшкән, үлекләгән, бавырда абсцесс, паразитар киста барлыкка килгән. 30 ел дәвамында организмда бавырда үле килеш яшәгән ул. Бу чир безнең төбәккә хас түгел. Татарстанда эхинококк дигән авыру юк, бу Урта Азия, Дагынстанга хас. Соңгы елларда Татарстанда мондый операцияләр булганы юк, бу республикада бердәнбер очрак, — диде хирург. Бүлек мөдире Александр Киршин сүзләренчә, Фирдәүсә Шакированың бавырының якынча сигездән бер өлешен алган өчен аның тормышына куркыныч янамый. — Кисеп алынган өлешендә үлек белән үт суыннан башка нәрсә юк иде, — дип табиб Прометей турында риваятьне искә алды. — Көн саен бөркет килеп бавырын чукыган, төн эчендә кабат үсеп чыга иде, дип язылган бит. Дөресен генә әйткәндә, әгәр алкоголь һәм вируслар зыян китермәсә, бавырның потенциалы шактый зур. Кешегә яшәү өчен 20 процент сәламәт бавыр җитә. Кеше организмы бик дөрес төзелгән, кайсыдыр әгъзалар парлы, кайсыларыдыр бик зур, тик кеше үз сәламәтлегенә салкын каравы аяныч нәтиҗәләргә китерә. Александр Киршин теләсә кайсы сәламәт кеше дә диета тотарга тиешлеген искәртте. Дөрес туклану, тәүлегенә алты тапкыр аз-азлап ашау кирәк. Йокыга кадәр соңгы ашау дүрт сәгать алдан булырга тиеш. Майлы, әче, кызган, ысланган ризыклардан баш тарту хәерлерәк. Эхинококкоз йогу юллары Эхинококк этләрдә, кайчак мәчеләрдә дә очрый. Якынча 1 см лы суалчаннар шушы хайваннарның эчәклегенә оялый. Күкәйләре тизәк белән җиргә, суга, ризыкка да бүленеп чыга. Алар үлән, терлек азыгы, йогышланган су белән авыл хуҗалыгы терлекләре эчәклегенә дә эләгергә мөмкин. Әгәр йогышлы хайваннарның начар эшкәртелгән итен кулланса, кеше дә эхинококк эләктерергә мөмкин. Эт белән уйнагач, кулларын юмаган кеше дә шушы чирне йоктыра ала. Паразитлар нигездә эчәклектән бавырга эләгә. Бавырга зыян килсә, төп билгеләр:

Майлы, кыздырылган ризыктан соң косу яки күңел болгану.

Уң яктан кабырга астында авырлык һәм авырту сизелү.

Эч китү.

Әгәр эхинококк кортларын вакытында үтермәсәң, организмнан чыгармасаң, алар үпкәләргә, баш миенә, сөякләргә дә үтеп керергә мөмкин.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.