Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026
Август 2026
Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Эшсезлектән ничек котылырга? - «Ватаным Татарстан»

0 170
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» ). Коронавируска бәйле чикләүләр чорында республикада эшсезлек буенча исәпкә басучылар кисәк арткан. Ил күләмендә дә шундый хәл күзәтелә. Бу аңлашыла да, чикләүләр башлангач, шактый оешмалар ябылды. Аның җиле бигрәк тә җәмәгать туклануы, кунакханә бизнесы өлкәсендә эшләүчеләргә кагылды. Эшкә урнаштыралар, укыталар… Эшсез калучыларга дәүләт тарафыннан ярдәм оештырыла башлагач, пособие күләме арткач, эшсезләрнең балигъ булмаган балаларына түләү оештырылгач, мәшгульлек үзәкләренә исәпкә басучылар тагын да күбәйгән. Аларның байтагы — Казанда яшәүчеләр. Казандагы мәшгульлек үзәгендә бүгенге көндә 32 меңнән артык кеше эшсезлек буенча исәптә тора. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, республикада эшсезлек буенча исәпкә басучылар — 78 меңнән артык. Үткән айга караганда, 378 кешегә кимрәк. Эш бирүчеләр 46 меңнән артык вакансия игълан иткән. — Без, пенсия яшенә җитмәгән, кереме булмаган эшсез калган кешеләрне генә исәпкә бастырабыз, — дип ачыклык кертә Казандагы мәшгульлек үзәге җитәкчесе урынбасары Гөлнара Филиппова. — Бер үк вакытта эшкә урнаштыру ягын да карыйбыз. Белгеч фикеренчә, башкалада 17 меңнән артык вакантлы урын бар. Аларның 70 — 75 процентын эшче һөнәрләре тәшкил итә. Төзелеш, сәүдә, җәмәгать туклануы, автотранспорт тармакларына ихтыяҗ аеруча зур. Эш бирүчеләр вакантлы урыннар хакында мәшгульлек үзәкләренә хәбәр итеп торырга тиеш. Бу җәһәттән «Работа в России» порталының мөмкинлекләре зур. Кеше порталга теркәлеп, үзе турында мәгълүмат калдыра. Эш бирүчеләр вакантлы урыннар турында мәгълүмат урнаштырып бара һәм үзләренә кирәкле белгечләрне резюме буенча сайлый. Мәшгульлек үзәге эшсез калганнарны һөнәргә укыту белән дә шөгыльләнә. Хезмәт базарына кирәкле белгечләр әзерлиләр. Болар — машина йөртүчеләр, котельный операторы, пешекче, кондитер, риелтор, кадрлар белән эшләүче, хисапчы, чәчтараш, визажист, ландшафт дизайны һәм башка һөнәрләр. 2020 елда «Демография» илкүләм проекты буенча, декрет ялында утыручыларга да өстәмә белем алу мөмкинлеге тудырылган. Әлеге илкүләм проект буенча, 50 яшьтән өлкәннәрне һәм пенсиягә якынлашучыларны укыту буенча да федераль программа каралган. Аларны күбесенчә үзләре эшләгән оешмалар укырга җибәрә икән. Быелдан «Өлкән буын» федераль проекты буенча, «Сиделка» хезмәте оештырыла башлады. Әлеге проект үзен карый алмаучы инвалидларга, өлкәннәргә ярдәм итүне күздә тота. — «Сиделка»ларның эш көне — 6 сәгать. Бер сәгатькә 130 сум акча түләнә. Аның буенча вакансияләр бар, — ди Гөлнара Филиппова. Пособие артты Эшсезлек буенча түләнүче минималь пособие күләме — 1500 сум, ә иң күбе — 12130 сум. Аны ел дәвамында эшләү вакыты 26 атнадан ким булмаганнар ала. Пособие хезмәт хакыннан чыгып билгеләнә. Чикләүләр чорында эшсезлек буенча минималь пособие дә 4500 сумга күтәрелде. Ул сумма май аеннан башлап августка кадәр озынайтылган иде. Минималь пособие озак вакыт эшләмәгәннәргә, беренче тапкыр эшкә урнашырга теләүчеләргә билгеләнә. 1 марттан соң эшсез калганнарга 12130 сум түләү каралды. Шулай ук бу чорда эшсез калучыларның балигълык яшенә җитмәгән балаларына өчәр мең сум бирелә башлады. «Мәшгульлек үзәгендә атасы да, анасы да исәптә торса, бала пособиесе берсенә генә түләнә, — ди Гөлнара Филиппова. — Ул акча сентябрь аенда да күчәчәк». Мәшгульлек үзәкләрендә үз эшен башлап җибәрергә җыенучылар өчен дә махсус программа бар. Кеше аның өчен бизнес-план тапшыра, шәхси эшмәкәр буларак теркәлә. Аны исәп-хисап эше һәм салым тутыру буенча кыска вакытлы курсларда укыталар. Үз эшен башлап җибәрүчегә 145100 сум күләмендә субсидия бирелә. Шәхси эшмәкәр ул акчаны нәрсәгә тотуы турында хисап бирә, квартал саен салым оешмасына декларация тапшыра, Пенсия фондына кертем түли.  Үзләре — шәһәрдә, теркәлүләре — районда  Коронавируска бәйле чикләүләр башлангач, Кайбыч районы мәшгульлек үзәгенә дә эшсез калучылардан гаризалар күп кергән. Райондагы мәшгульлек үзәге җитәкчесе Эльвира Камалиева әйтүенчә, аларның байтагы Казанда яши, ә пропискалары — район-авыл җирендә. Кайбычта элек 21 кеше эшсезлек буенча исәптә торса, пандемия чорында аларның саны 86га җиткән. — Хәзер кими башлады, исәптә 64 кеше калды, — ди Эльвира ханым. — Аларның һәрберсе белән аерым сөйләштек. Бала пособиесе алыр өчен вакытлыча теркәлүчеләр дә бар. Кайберсе безне эшкә урнаштыручы үзәк итеп түгел, социаль яклау оешмасы кебек кабул итә. Ялгыз бала үстерүче, аз керемле, авыр хәлдәге хатын-кызлар да байтак. Кемдер кечкенә баласын карарга кеше булмагач, эшкә урнаша алмый. Район җирендә яшәүче ир-атларга агрофирмаларда эш табылган. Балалар бакчаларында яңа эш урыннары барлыкка килгән, кафеларга, ашханәләргә пешекчеләрнең, кондитерларның кирәге чыккан. «Кайбыч районында урнашкан картлар йортына няня хезмәтенә ихтыяҗ булып тора, райондагы социаль яклау бүлегенә психологлар җитми. Алар буенча да безгә мөрәҗәгать итәләр», — ди Эльвира Камалиева. Әлеге районда да эшсез калучыларны укыту белән шөгыльләнәләр. Башка федераль программалар да гамәлдә. Укырга күбрәк Казанга җибәрәләр икән. Автоэлектрик, газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы, бухгалтер эше, чәчтараш, тырнак ясаучы, визажист, массажчы һөнәренә укырга теләк белдерүчеләр бар. Мөрәле авылында яшәүче Фәридә Вафина, эшсез калгач, 4 ай мәшгульлек үзәгендә исәптә торган. Аңа элеккеге эшен дәвам итәргә мөмкинлек туган. Федоровское авылындагы «Агрохимсервис» оешмасына урнашкан. «Исәптә торганда пособие дә түләделәр. Минем өчен зур ярдәм булды ул», — ди Фәридә. Балтач районында чикләүләр чорында кайбер оешмалар икътисади яктан авырлык кичерсә дә, ябылмаган. Районда эшсезлек буенча 191 кеше исәптә тора. Балтачта да Кайбычтагы кебек эшсезләр армиясен авылда теркәлеп, шәһәрдә яшәүчеләр арттырган. — Районда зур производстволар булмаса да, вакансияләрнең беткәне юк, — ди Балтач районы мәшгульлек үзәге җитәкчесе Алмаз Нургалиев. — Авыл хуҗалыгы, төзелеш, сату-алу оешмалары буш урыннар турында гел җиткереп тора. Шәһәрдә эшләүчеләрне авылга кайтару җиңел түгел. Бездә исәптә торучыларның 80 проценты — шундый кешеләр. Казанда эш урыннары яңадан ачылгач, исәптән төшә башладылар. Бу атнада 15ләп кеше эшкә чыгарга җыенуын әйтте. Пособиене бик күп түләдек. Кайбер кеше эшләп тә ул кадәр акча ала алмый. Дөрес, ул түләү вакытлыча гына, эш эзләмичә булмый. Төрле һөнәрләргә дә укытабыз, безнең аша үз эшен башлап җибәрүчеләр дә шактый. Норма авылында яшәүче балта остасы Тимур Гатауллин да, мәшгульлек үзәге аша үз эшен башлап җибәргән. Башта шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән, аннары үзенә каралган 145100 сум акчага эш кораллары сатып алган. «Моңа кадәр хөкүмәттән андый ярдәм күргән юк иде. Йорт өчен баскычлар эшлим. Ул акча эшне җәелдерергә әйбәт булды. Заказлар күп: районнарга, Казанга чакыралар», — ди Тимур. Теләче районында исә эшсезләр саны июль аенда үскән һәм 158 кешегә җиткән. Хәзер 131 кеше исәптә. Аларның байтагы — шәһәрдә эшләүчеләр. — Безнең ярдәм белән эшкә урнашучылар да, эш урынын үзләре тапканнар да бар, — ди Теләче районы мәшгульлек үзәге җитәкчесе Айдар Галимҗанов. — Күп кешене укырга җибәрдек. Районда пластик эшләнмәләр чыгаручы «Энергопласт» оешмасын да эшчеләр белән тәэмин итеп торабыз. Районда җәйге чорда балаларны эшле итү дә әйбәт оештырылган. Алар авыл хуҗалыгында — көтүчелектә, амбарда эшли, үлән чаба, чүп җыя һәм башка эшләрдә катнаша икән. 14 яшьтән 18 яшькәчә балаларга хезмәт хакыннан тыш, банкта ачылган счетка 2252 сум күләмендә акча да күчерелә. Авылга кайтып җитә алмадылар… Пандемия чорында эш эзләүчеләр генә түгел, эш тәкъдим итүче оешмалар да булды. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетентлы үзәк директоры урынбасары Ренат Мамаев бу нисбәттән тәүге тәҗрибәләре хакында сөйләде. — Без аны җәйге чорда шәһәр халкын авылга эшкә урнаштыру чарасы дип атадык, — ди ул. — Чара апрельдә башланды. Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтына әлеге игъланны элгәч, ике атна эчендә 500дән артык кеше авылда эш эзләүче буларак теркәлде. Аларның байтагы кафе, рестораннарда, кунакханә бизнесында эшләүчеләр һәм чикләүләр чорында вакытлыча түләүсез ялга озатылган кешеләр иде. Сайтка авыл хуҗалыгындагы вакансия базасын да урнаштырдык. Чәчү вакыты җиткәнлектән, хуҗалыкларга повар, механизатор, тракторчылар кирәк иде. Иң күп эш урынын җиләк-җимеш үстерүче хуҗалыклар тәкъдим итте. Болар Яшел Үзән, Әлмәт, Нурлат районнарында урнашкан. Буа районына чакырулар да булды. Берничә кеше Лаеш районында ит җитештерүче «Кәүсәр» кооперативына эшкә урнашты. Тик Казаннан ерак районнар белән кыенлыклар килеп чыккан, чөнки чикләүләр вакытында барып танышу мөмкинлеге булмаган. Шәһәрдәгеләр авылдагы эш шартларын күрмичә урнашырга теләмәгән, хуҗалык җитәкчеләре, кешене күрмичә эшкә ала алмыйбыз, дигән. Онлайн сөйләшүләр дә көткән нәтиҗәне бирмәгән, чөнки авылларда әле болай аралашуга әзер түгелләр. — Шәһәр халкының кайберсе, авылга барам да, ял итеп, җиләк ашап кайтам, дип җиңел фикер йөрткән булып чыкты. Эш шартлары, җаваплылык турында сөйли башлагач, аларда авылга кайту теләге сүрелде, — ди Ренат Мамаев. Кыскасы, эш эзләп теркәлүчеләрнең күбесе авылга барып җитә алмаган. Ренат Мамаев әйтүенчә, киләчәктә дә бу чараны дәвам итәргә ниятлиләр һәм мәшгульлек үзәкләренең ярдәменә дә өметләнәләр. — Эш эзләүчеләр генә түгел, эш бирүчеләр дә моңа җитди карасын иде, — ди белгеч. — Алар кешене җәлеп итүдә кызыксындыру чарасын күрергә, заманча технологияләрне файдаланырга тиеш. Әйтик, авылга электрик кирәк ди. Хезмәт шартларын күрсәткән видеоролик төшерергә мөмкин. Әлегә исә җитәкчеләр, электрикның нәрсә эшләгәнен үзегез дә чамалыйсыз инде, дип кенә котыла һәм белгеч таба алмыйча интегә.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.