Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026
Август 2026
Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Быел моңа кадәр күрелмәгән уңыш алачакбыз»: икмәк мулдан булырмы?

0 71

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында күрсәтелгән оператив мәгълүматка караганда, Татарстанда барысы 253 мең гектар җирдән 1028 мең тонна ашлык җыеп алынган. Узган елның 4 август көненә җыеп алган уңыш күләме һәм эшкәртелгән мәйдан зурлыгы өч тапкырга кимрәк булган. Республика буенча уртача уңдырышлылык бер гектардан 40 центнер ашлыкны тәшкил итә. Уңдырышлылык буенча алдынгы сафларда Зәй, Тәтеш, Сарман, Актаныш, Азнакай, Балтач районнары тора. Кама Тамагы, Әгерҗе, Югары Ослан, Бөгелмә, Яңа Чишмә районнарында күрсәткеч түбән. «Районнарда эшкә әзерлек дәрәҗәсе югары» Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов:

Урып-җыю эше әйбәт кенә башланып китте, бүгенге көнгә мәйданнарның егерме процентыннан диярлек ашлык суктырылган. Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар темпларны берникадәр киметте. Районнарда эшкә әзерлек дәрәҗәсе югары. Урып-җыю эшләре алдыннан барлык районнардагы техниканы комиссия кабул итте. Урып-җыю эшләрендә барысы 3500гә якын комбайн катнаша. Узган ел белән чагыштырганда, бүгенге көн темплары ике тапкыр артыграк. Күп төбәкләрдә икмәкләрнең дым белән тәэмин ителүе яхшы булды. Кайбер районнарда булган давыллар икмәкләрне екты, ятканнарын җыю катлаулырак булачак. Бездә төньяк һәм көньяк районнар бар. Мәсәлән, Нурлат һәм Әтнә районнарының күрсәткечләрен әле чагыштырып булмый. Төньяк районнарда эшләр соңрак башлана, ләкин алар техник яктан көчлерәк, масштаб белән кереп китәләр һәм вакытында бетерәләр. Бөтен технологияләр кулланылган районнарда уңыш, һичшиксез, күбрәк, — дип сөйләде министр урынбасары. «Зәй районында моңа кадәр күрелмәгән уңыш алачакбыз» Бүгенге көндә иң зур уңдырышлылык күрсәткече Зәй районына туры килә, анда бер гектар җирдән алтмыш ике центнер ашлык суктырылган. Зәй районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев: Кичә сәгать дүрттән районның яртысында яңгыр яуды. Бездә сигез комбайн бригадасы (барысы 51 комбайн) эшли, яңгыр яуганга дүртесе эшен туктатты, калганнары эшләде. Быел безнең районда һава торышы бик әйбәт булды, вакытында яңгыр яуды һәм җылы иде. Бер атнага якын һава температурасы 36-38 градус җылы торды, бу игеннәр өлгерүне тизләтте. Без, басуларны сайлап, 18 июльдә беренче тапкыр чыгып караган идек, ә 24 июльдән, барлык комбайннарны чыгарып, тулы көчкә эшли башладык. Бөртекләрнең дымлылыгы егерме проценттан кимрәк булганда гына басуга керә алабыз. «Агросила» үзенең элеваторына ашлыкны алу өчен шундый шарт куйды.

Быел Зәй районында моңа кадәр күрелмәгән уңыш алачакбыз. Көзге бодай гектарыннан алтмыш ике центнер чыгып бара. Гектарыннан сиксән алты центнер ашлык чыккан басулар бар, аларның мәйданы да өчәр йөз гектар. Гектардан 62-64 центнер чыкса, без инде әзсенәбез, Аллаһы Тәгалә гафу итсен. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, икенче яктан, без бик күп эш башкардык. Күрсәткечләр әйбәт булу — эшләнгән эш нәтиҗәсе, белгечләребез бик тырышты», — диде. Фәргать Камалиев көзге бодайны катлаулы ашлама белән чәчүләре һәм ашлыкларны үсеш дәверендә төрлечә тукландырып торулары турында өстәп әйтте. «Быел уңыш ике тапкыр әйбәтрәк» Яшел Үзән районында басуларның утыз өч процентыннан ашлык урылган, тик уңдырышлылык күрсәткече бик югары түгел, уртачадан кимрәк. Яшел Үзән районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Таһир Җиһаншин: Урып-җыю эшләре елдагыча әйбәт кенә бара, яңгырлар туктады, эшне дәвам итәбез. Быел, узган ел белән чагыштырганда, уңыш ике тапкыр әйбәтрәк. Яңгырлар явып узды, ул да кирәк иде. Без быелгы һава торышы, Ходай Тәгалә биргәннәрнең барысы белән дә канәгать, — дип сөйләде. «Әлегә бик мактана алмыйбыз» Арча районы урып-җыю эшләренә әле керешеп кенә килә. Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов: Без урып-җыю эшләрен башлап кына җибәрдек әле. Төньяк район булганга, эшкә соңрак керештек. Басуларның җиде-сигез процентын гына суктырдык, әлегә бик мактана алмыйбыз. Кырларда уңыш начар түгел, әйбәт күренә. Исән-сау җыеп аласы иде.

Шимбә-якшәмбе яңгырлар яуды, эшне тоткарларга туры килде. Бүген техника кырга чыкты, кичә эшләмәделәр. Уңдырышлылыкка килгәндә, узган елны күрсәткечләр гектардан 31 центнер иде, быел, Алла теләсә, артыграк булыр дип торабыз. Тулаем алганда, һава торышы әйбәт иде, июль аенда явым-төшем әзрәк булды, шуңа күрә арышлар куырылды. Бу соңгы яңгырлар да начар булмады. Алдагы көннәрдә дә һава торышы матур торып, икмәкне түкми-чәчми җыеп алсак, уңыш яхшы булыр дип уйлыйм. «Хуҗалыклар урып-җыю эшенә ябышты» Әгерҗе районында барлык мәйданның өч процентыннан гына ашлык җыелган әле. Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дилүс Гатауллин: Без урып-җыю эшләренә соңрак чыгабыз. Һава торышы әйбәтләнеп килә: кичә-бүген яңгыр яумады. Ә аңа кадәр ике атна тоташ яңгыр яуды. Басуга кереп булмый иде, кайбер авылларны су басу очраклары булды хәтта. Халык базлардан, бакчадан суны насос белән суыртты. Хәзер инде хуҗалыклар урып-җыю эшенә ябышты, кышкы культураларга кереп барабыз. Безнең язгы культуралар әле ямь-яшел. Бүгенге көндә басуда кырык өч комбайнның егерме икесе эшли. Калган комбайннарның барысы дә кырга чыгарга әзер. Безнең уңдырышлылык күрсәткечләре бик югары түгел, тик быел күп эшләр башкардык. Узган елны бер гектардан 14-15 центнер булса, быел һәр гектардан ун центнерга күбрәк уңыш алабыз. Уңыш яхшы, Аллага шөкер, — диде. «Узган елдан күбрәк икмәк алырга планлаштырабыз» Тәтеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Садриев: Узган ел белән чагыштырганда, ашлык күбрәк, мулдан. Басуда эшләүче егетләребезнең кәефе яхшы. Соңгы ике көндә яңгыр яуды, шуңа күрә бераз туктап тордык, тик бүген егетләр эшкә кереште. Кырларда туксан дүрт комбайн эшли,

Уңдырышлылык бик әйбәт, кайбер кырларда гектарыннан сиксән центнерга якын ашлык чыга. Хуҗалыклар без биргән тәкъдимнәрне истә тотып эшли. Узган елдан күбрәк икмәк алырга планлаштырабыз. «Әйләнешләрне әкренләп арттырабыз» Норлат районында уңдырышлылык уртача күрсәткечтән күбрәк. Норлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Фаил Ивангеев: Кичә комбайннар эшләде, бүген яңгыр явып тора. Төшкә кадәр кырга чыкканнар иде, аннан туктадылар. Бу яңгыр кирәк иде әле. Узган ел белән чагыштырганда, уңыш бик әйбәт. Уртача уңдырышлылык - бер гектар җирдән кырык өч центнер ашлык. Узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда, якынча сигез берәмлеккә күбрәк. Бүген комбайннар бодай һәм арпа суктыра. Кичә барысы 65 комбайн кырда иде. Хәзер барлык техника да эшкә җайланган, әйләнешләрне әкренләп арттырабыз. Былтыргыдан уңыш күбрәк булыр дип уйлыйбыз, — дип сөйләде.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.