Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026
Август 2026
Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Комбайнчыларга бушлай ашлыгы да, премиясе дә булачак - «Ватаным Татарстан»

0 305
(Казан, 23 июль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Камил Сәгъдәтшин). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республиканың 19 районында урып-җыю эшләре башланып китте. Аларга көн саен яңа хуҗалыклар өстәлә. Нурлат районы хуҗалыкларында – 7157 гектарда, Алексеевск районында – 3715, Буа хуҗалыкларында – 3459, Әлки районында 3323 гектарда игеннәр теземнәргә салынган. Чистай, Азнакай, Чүпрәле районнарында да урып-җыю эшләре оешкан төстә бара. Иң югары уңыш – Зәй районы хуҗалыкларында: гектарыннан 58,6 центнер чыга. Тәтештә бу күрсәткеч – 50,1 центнер, Минзәләдә – 46,9, Нурлатта – 43,7, Ютазыда – 42,5, Лаеш районы хуҗалыкларында 40,2 центнер тәшкил итә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков әйтүенчә, якындагы атна-ун көн эчендә республиканың барлык районнарында да урып-җыюның иң актив чоры булачак. Барлыгы 1 миллион 500 мең гектардан артык мәйданда игеннәрне җыеп аласы бар. Хуҗалыкларда техника кабул итү буенча узган тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, игенне теземнәргә салу, ашлык суктыру комбайннары, тагылма җайланмалар вакытында төзәтелгән хуҗалыклар кыр эшләрен яхшы әзерлек белән каршылый. Ягулык-майлау материаллары, запас частьлар, башка кирәк-яраклар җитәрлек. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов әйтүенчә, хуҗалыкларда булган 3458 комбайнның 3269ы, ягъни 95 проценты урып-җыю эшләрендә катнаша. Халыкта «кырдагысы түгел, амбардагысы кыйммәт» дип тикмәгә әйтелмидер. Әлеге җәһәттән, Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров уздырган видеокиңәшмәдә ашлык кабул итү предприятиеләре һәм элеватор җитәкчеләре алдына бу эшне тиешле югарылыкта оештыру бурычы куелды. Вакытында җыелып, амбарларга кайтса, уңыш башка еллардагыдан ким булмас дигән өмет бар. Күбрәк булса да, артык түгел анысы. Ел дәвамында көтеп алган ашлык бит ул. Белгечләр фаразлавынча, бәяләр дә башка еллардан югарырак булыр дигән өмет бар. Бәя дигәннән, Югары Ослан районы Мәйдан авылы читендә узган «Комбайннар парады»нда да сүз шул турыда барды. Хуҗалык җитәкчесе Шамил Закиров әйтүенчә, авыл тарихында беренче тапкыр 500 гектардан артык арыш чәчкәннәр. Берничә көн элек теземнәргә салынган арышны суктырып та карадылар. Һич арттырусыз – гектарыннан 38 центнер чыга! «Бәясе дә без өметләнгәнчә булса, шактый керем алачакбыз», – ди кырык елга якын эш тәҗрибәсе булган Шамил Закиров. Югары Ослан районына баруымның тагын бер сәбәбе – быел биредә һәр хуҗалык уракка төшәр алдыннан, алдынгы терлекче, механизатор, хуҗалык белгечләрен җыеп, үзенә күрә кечкенә генә бәйрәм оештырдылар. Шунда ук комбайнчылар арасында узачак бәйге шартлары да игълан ителде. Алдынгы механизатор Айдар Өметбаев сүзләренә караганда, матди кызыксындыру шартлары һәр комбайнчыга көн саен ким дигәндә 3 мең сум өстәмә керем алырга мөмкинлек бирә. Комбайнчылар Рәис һәм Рәмис Гомәровларның да киләчәккә өметләре зурдан. Акчага өстәп, хуҗалык һәр комбайнчыга 1 тонна ашлыкны бушлай бирәчәк, диләр. Терлек асраган кешегә анысы да ярап куя. Гадәттә, комбайнчылар, машина йөртүчеләр һәм урып-җыюда катнашучылар өчен мондый бәйгеләр һәр район, һәр хуҗалыкның матди мөмкинлекләренә карап оештырыла. Быел да шулай. Әйтик, Зәй районында иң югары нәтиҗәләргә ирешкән 8 комбайнчыга 100әр мең сум бирелсә, Арча хуҗалыкларының алдынгы комбайнчылары атна саен акчалата бүләк алачак. Ахыргы нәтиҗәләр буенча Арча хуҗалыкларында 20 комбайнчыны 10ар мең сум акчалата бүләкләү дә каралган. Ә Балтач алдынгыларына атна саен 1 мең сум акча бирелә. Моннан тыш, һәр район алдынгы комбайнчылар, машина йөртүчеләр һәм урып-җыюда катнашучылар өчен үз бүләкләрен булдырган. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, министрлык комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр арасында республика күләмендә уздырыла торган бәйгенең шартларын якын араларда игълан итәргә җыена.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.