Татарстанда илкүләм проект буенча Чистай – Аксубай юлы участогын төзекләндерделәр
(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Чистай районында Чистай – Аксубай – Нурлат төбәк әһәмиятенә ия автомобиль юлының 1,2 чакрым озынлыгындагы участогын төзекләндерделәр. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Эшләр «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча юлның 33,6 чакрымнан 34,8 чакрымга кадәрге өлешендә башкарылды.
«Ремонт вакытында тигезли торган катлам җайланмасы ясалган, тыгыз вак бөртекле асфальт-бетон катнашмасыннан юлның өске катламы җәелгән. Һәр яктан 1,5 метр киңлегендә юл кырые ныгытылган», - диелә хәбәрдә.
Моннан тыш, участокта 78 сигнал баганасы һәм 24 яңа юл билгесе урнаштырылган, шулай ук сызык төшерелгән.
Юл ике полосалы, киңлеге - җиде метр. Аның буенча, Чистай, Аксубай һәм Нурлат районнарын тоташтырып, автобус һәм мәктәп маршрутлары уза.
Быел Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча республика бюджеты хисабына 165 чакрым озынлыгындагы төбәк юлларының 61 участогын, шул исәптән 65,7 чакрым озынлыгындагы 31 юл объектын төзекләндерү күздә тотыла.