Татарстанда сулы чокырда бала үлгәннән соң җинаять эше кузгатылды
(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда сулы котлованда бала үлгәннән соң җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Тикшерү фикеренчә, кичә малай республиканың Нурлат районы Егоркино авылында ике дусты белән су белән тулган котлованда коенырга булган. Малай таеп суга төшеп киткән, шунда тончыккан. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ясалма сулык берни белән дә уратып алынмаган. «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Бу хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре үткәрелә», — дип ачыклык кертте Андрей Шептицкий. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә республиканың Нурлат районында су тутырылган котлованга 11 яшьлек малай егылып төшеп, батып үлгән.