Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026
Август 2026
Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Сумы, юлмы? Иске Әмзә халкына әле тагын көтәргә туры киләчәк — «Ватаным Татарстан»

0 147

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Сәрия Мифтахова). Вәгъдәне өч ел көтәсеме? Алар асфальт түгел, таш юл турында хыяллана. Моннан өч ел элек тирәсе Нурлат районының Иске Әмзә авылы халкы редакциябезгә юлларның начар булуыннан зарланган иде. Ул вакытта җирле үзидарәдә, юллар салыначак, дип өметләндергәннәр иде. Вакыт үткән, тик юл һаман да юк, ә халык һаман көтә.

Иске Әмзә халкы ул вакытта кечкенә генә Чурабатыр авылына асфальт кергән, безнеке берничә тапкыр зуррак булса да, хет таш та җәелмәгән дип үпкәсен җиткерде. Җәй көне юл тракторда йөреп тигезләнеп бетсә дә, яз-көз тагын баткаклык башлана. Урамнарда икешәр юл хасил була. Менә шундыйрак эчтәлектәге хат иде ул. Авылда 174 кеше яши, 73 хуҗалык исәпләнә.

Бу уңайдан язма әзерләгәндә,  Әмзә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Насыйбуллин безгә ни өчен күршедәге Чурабатырда асфальт салынуын аңлаткан иде. Анда асфальт «Авылга кадәр юллар» программасы буенча салынган. Иске Әмзәнең исә янәшәсеннән генә асфальт юл үтә. Шуңа күрә бу программа аңа туры килми.

— 2014 елда Иске Әмзә урамнарына иске фермадан сү­телгән ташларны җәйдек. Зур ташларны ике урамга җәй­дек тә шул урамда яшәү­челәрне кувалда белән ватарга чакырдык. Чөнки трак­тор белән ватып булмады. Бары бер урам кешеләре генә өмәдә катнашты. Таш өстенә ком түшәлде. Тик Карл Маркс урамы шул килеш калды. Бер-ике айдан Иске Әм­зәнең Карл Маркс урамында вак таш җәяргә планлаштырабыз, — дигән иде Алмаз әфән­де, хатка җавап биреп.

Монысы өч ел элек алынган җавап.

— Ул вакытта яңгырлар явып, урамга таш җәелмичә калды. Бүген 170 тонна «щебенка» бар. 1 машина таш 18 мең сум тора, ул нибары 5-6 метр арага җәяргә генә җитә. Авыл урамы юлларын таш җәяр өчен тигезләп чыктык. Беренче чиратта зиратка бару юлын салырга уйлыйбыз. Тагын 10 көннән тотынырга ниятлибез. Авылда бүген урамның 700 метрына гына кереп булмый, 85 процент өлешендә йөреп торырлык әле. Маркс урамындагы ташны тигезләдек, бүген 100 метрына гына таш жәелмәгән. 2018 елда шул урамның бер өлешенә «щебенка» жәелде, — ди башлык. — «Вак таш-ком катламы салу» республика программасына өметләнгән идек, ләкин эләкмәдек. Үзара салым акчасы белән генә ерак китеп булмый. Бүген 1 миллион 200 мең сум акча җыелды, ләкин авыл халкы, су башнясы кирәк, диде. 1970 елгы инде, алыштырырга вакыт. Беренче чиратта су башнясын куярга уйлап торабыз. Хәзер вазгыять шундый: йә юл, йә су башнясы дигәндәй. Күрше авылларда асфальт юллар салынгач, Иске Әмзә халкы да кызыга торгандыр, аңлыйм. Мондый хәл бер бездә генә түгел бит. «Вак таш-ком катламы салу» республика программасына керсәк, 2021 елда таш юл салыныр дип өметләнәбез. Үзара салым акчасын исә халык нәрсәгә тотасын үзе хәл итә.

Мәсьәләнең кайчан хәл ителәсен  Нурлат районы башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗановтан сораштык.

— Быел Иске Әмзәдә үзара салым акчасына юллар салу каралмаган, алар аны су башнясын алыштырырга тотачак. Бу очракта юллар икенче чиратка калган булып чыга. «Вак таш-ком катламы салу» республика программасына да кертелмәде, чөнки Иске Әмзәдә юллар, башка авыллар белән белән чагыштырганда, чагыштырмача әйбәтрәк. Киләсе елда авыл халкы үзара салым акчасына юл мәсьәләсен хәл итә ала. Бары иганәчеләр табылса гына, район бюджетында моның өчен акча юк. Быел районда үзара салым акчасы (дәүләтнеке белән) 37 миллион сум җыелса, шуның 20 миллионы юлларны төзекләндерүгә китәчәк, — диде Ильяс Әхмәтҗанов.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.