Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026
Август 2026
Сентябрь 2026 Октябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Туфрагың әче булмасын!

0 136

Җирнең ачылыгын бетерү өчен 1960нчы еллардан известь киң кулланыла башлаган. Басуларга известь кертү бүген дә авыл хуҗалыгы тармагында мөһимлеген югалтмый. Киләчәктә дә Татарстан кырларына известь кертүне арттыру планлаштырыла. «Хуҗалыклар известь кертүнең кирәклеген аңлый» Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров известь кертү буенча каралган планнар турында сөйләде: Быел көзге һәм язгы культуралар сөендерә. Безнең максат — барлык агротехник чараларны башкарып, мул уңыш алу. Культураларны чәчү — бер эш, үстерү — икенче эш. Әче туфракка известь кертү, эремә үзәкләрен куллану — һәркайсы авыл хуҗалыгы культураларының уңышын формалаштыруда мөһим роль уйный. Россия күләмен караганда, Татарстанда иң күп мәйданга известь кертелә. Хуҗалыклар известь кертүнең кирәклеген аңлый. Былтыр 50 мең гектар җиргә известь кертелде, быел 80 мең гектарга кертү каралган. Татарстан бюджетыннан да, федераль бюджеттан да ярдәм күрсәтелә. Известь керткән хуҗалыкларга 90 процент субсидия каралган. «Химия системасы Татарстанда гына сакланып калды» Нурлат районында известь кертү белән шөгыльләнүче «Нур-Агро» хуҗалыгы җитәкчесе Миңсәлим Нуруллин известь кертүнең кагыйдәләре һәм нечкәлекләре турында сөйләде. Мин известь кертү белән 16 ел шөгыльләнәм. Җир ачы булса, мул уңыш алып булмый, минераль ашламалар кертүнең дә файдасы булмый. Җирнең ачылыгын күрсәткән pH күрсәткече 6-6,5 булырга тиеш. Гадәттә, ул түбән була, шуңа карап җирне ачылык төркемнәренә бүләләр: нык ачы, уртача ачы, аз ачы. Җирнең ачылыгын бетерү өчен известь кертергә кирәк. Известь кертелгән җирдә культураларның тамыр системасы нык була, җәелеп китә. Үсемлекләр биеклеккә дә әйбәт үсә. Татарстан басуларының 42 процентына төрле дәрәҗәдәге ачылык хас. Химия системасы Татарстанда гына сакланып калды дип уйлыйм. Башка төбәкләрдә известь кертү юк диярлек. Бездә ул өлкәгә күп игътибар бирелә. Татарстанда известь чыгарыла торган 17 карьер бар. Күп кенә башка төбәкләрдә известь карьерларын тараттылар. Известь кертер алдыннан җирнең ачылыгын тикшерергә кирәк. Кама арты районнарының җирләрен «Әлмәт» агрохимия хезмәте станциясе тикшерә. Пробаларны алып китеп, махсус лабораториядә тикшерәләр. Җирнең ачылыгын без үзебез билгели алмыйбыз. Бакчага известь кертү өчен дә башта җирне тикшерергә кирәк. Җирнең ачылык дәрәҗәсе билгеләнгәннән соң, махсус проект ясала. Анда бер гектар җиргә кертергә кирәкле известь күләме, известьнең составы билгеләнә, без шул проект буенча эшлибез. Без известьне Чирмешән карьерыннан алып кайтабыз. Аның өчен үзебезнең техниканы кулланабыз. Ачылык дәрәҗәсе уртача булса, бер гектар җиргә уртача сигез тонна известь кертелә. Җир нык ачы булса, бер гектарга 10-12 тонна булырга мөмкин. Күп ашлама керткән җирләр нык ачы була. Чөгендер җиренә, мәсәлән, күп ашлама кертелә. Гадәттә, басуларга биш елга бер тапкыр известь кертү каралган булса, чөгендер басуына 2-3 елдан яңадан кертергә туры килә. Известьне җирләр коры булганда көндез кертергә кирәк. Известь таратканда җилнең тизлеген дә тикшереп торырга кирәк. Җилнең тизлеге секундына биш метрдан көчлерәк булса, известь таратырга ярамый. Ул, җил уңаена очып, төрлечә таралачак, һәм барлык кырда бертөрле булып таралмый. Известьнең бөтен кырга да бертөрле таралуын тикшерү өчен махсус тәлинкәләр кулланыла. Махсус трактор известь таратып үткәннән соң, тәлинкәләргә җыелган известьне электрон үлчәүдә үлчибез һәм бер гектарга кертелү нормасын санап чыгарабыз. Ул күрсәтелгән нормадан 25 процентка тайпылырга мөмкин, күбрәк тайпылыш рөхсәт ителми. Известь кертә торган техника бер гектарга кирәгенчә известь кертүгә көйләнә. Тракторның йөргән юлы мониторларда күренеп тора. Трактор туры сызык буенча барырга тиеш, һәр буй арасында 10 метр ара калдырыла. Ара күбрәк калса, күзәтү системасында известь барлык мәйданга да кертелмәгән булып күренә. Без сөйләшеп торганда трактор сары чәчәккә күмелгән кырга известь таратуга кереште. Бер буй узгач, чүмечле бәләкәй машина тракторның арбасына известь өстәде. Кырдагы сары чәчәкле үсемлек — горчица, ул махсус чәчелгән. Горчица җирнең уңдырышлыгын арттыра икән. Басуны сөрәләр дә, шунда уҗым чәчәләр. Мин эшләгән дәвердә кризис вакытында известь кертү бераз кимегән иде. Хәзер мәйданнар ел саен арта бара. Мәйданнар арту безне бер дә куркытмый, көчебез җитәчәк. Сентябрьгә бирелгән күләмнәрне эшләп бетерергә тырышабыз. Быел Нурлат районында гына эшлибез. Узган елларны Әлки һәм Алексеевск районнарына да чыккан идек. «Известьнең бөтен кырга да бертөрле күләмдә кертелүе мөһим» Туфракның составын тикшерү белән шөгыльләнүче «Әлмәт» агрохимия хезмәте станциясе җитәкчесе Мөгътәсим Маметов үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләде: Без лабораториядә туфракның составын тикшерәбез. Черемә, фосфор, калий, авыр металлар булуын да карыйбыз. Туфракның ачылык дәрәҗәсе билгеләнә һәм известь кертү өчен махсус проект ясыйбыз. Известьнең бөтен кырга да бертөрле күләмдә кертелүе мөһим. Известь керткәннән соң өч ай узгач, туфракның составында үзгәрешләр булу-булмавын тикшерәбез. Аның өчен пробаны лабораториягә алып кайтмыйбыз, кыр шартларында гына тикшерәбез. Әгәр уңай якка күчеш булмаса, хуҗалык басуларга яңадан известь кертергә тиеш була. Бу очракта ул эш хуҗалыкның үз хисабына башкарылачак. Андый тәҗрибә булганы юк әле. Биш ел саен туфракның ачылыгын тикшереп торабыз. «Әлмәт» агросәнәгать станциясе Татарстанның 21 Кама арты районына хезмәт күрсәтә. Башка районнар туфракны Казанда тикшертә ала.

2019 елда Татарстанда, башка төбәкләр белән чагыштырганда, иң зур мәйданга — 57 мең гектар җиргә известь кертелгән. Быел 80 мең гектар җиргә известь кертү планлаштырылган. Татарстан басуларының 42 проценты - ачы җирләр. Хәзерге вакытта 5 мең гектардан артык җиргә известь кертелгән.

2020 елда известь кертү эшен алып барган хуҗалыкларга 90 процент субсидияне кайтару өчен федераль бюджеттан 302,2 млн сум акча бүленгән.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.