Татарстан мөхтәсибәтләре каникулда 2500 бала өчен ял оештырган
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Кышкы каникул көннәрендә Татарстан мөхтәсибәтләре тарафыннан мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары үткәрелде. Аларда катнашу өчен республиканың һәр почмагында ике атна дәвамында мәчетләргә 2500гә якын бала йөрде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Балаларның ялын оештыру, яшь буынга ислам нигезләрен җиткерү, аларның сәламәтлекләрен ныгыту эше аеруча Балтач һәм Кукмара мөхтәсибәтләрендә зур колач белән барды: әлеге районнарда мәчетләргә ике йөзешәр бала җәлеп ителде. Аларга Коръән дәресләре, дин нигезләре, әхлак сабаклары бирелде, иҗади бәйгеләр оештырылды.
Балык Бистәсе, Нурлат, Чистай, Түбән Кама һәм Казанның Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибәтләрендә эшләүче имамнар да балаларның кышкы каникулларын оештыруга зур җаваплылык белән килгәннәр һәм, нәтиҗәдә, мәчетләргә 100дән алып 180 балага кадәр җәлеп итә белгәннәр.
Гомумән алганда, мондый чаралар Татарстанның һәр мөхтәсибәтендә үткәрелде. Аларда уртача иллешәр бала катнашты, диелә хәбәрдә.