Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4 5
6
7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

“Хәерле юл теләгән идем...” Өч гомерне өзгән, дүрт кешене имгәткән юл фаҗигасе

0 67

20 ноябрь көнне Лаеш районында булган фаҗигадә өч кеше һәлак булды, дүртесе авыр хәлдә хастаханәдә ята.

Казанга барган Ларгус машинасында алты кеше була. Әлки районы кешеләре - йөртүче Мәсхүт абый, Фирдәвес ханым, бер егет, Марина һәм аның 3 яшьлек кызы Ангелина. Алексеевск районыныннан Фирдания ханым. Һәлакәт инде Казанга килеп җиткәндә диярлек була.

Егет чагыштырмача җиңел тән җәрәхәтләре ала, авариядән соң ул машинадан үзе чыга. Марина һәм Ангелина авыр хәлдә хастаханәдә яталар. Ангелина бәрелгәннән соң машинадан чыгып очкан.

Базарлы Матак ягына таба барган BMW машинасында ике кеше - ир белән ханым була. “Ларгус” йөртүчесе Мәсхүт Нотфуллинның туганнары: “Безгә әйтелгән хәбәрләр дөрес булса, ирнең ике аягын кискәннәр, ә хатын-кыз авырлы булган. Карынындагы баласы үлгән. Хатын-кыз да, ир-ат та хәзер хастаханәдә”, - диделәр. Әгәр дә бу хәбәр дөрес булса, фаҗигадә 4 кеше һәлак булган дияргә була.

Һәлакәттә чит ил машинасын йөртүче гаепле дип фаразлана.

“Мин аны Казанга түгел, соңгы юлга озатканмын икән”

Юлга чыкканда, гадәттә: “Аллаһка тапшырдык”, - дип бисмиллалар укыйбыз. Һәлак булганнарның туганнары, якыннары белән аралашканда күбесе: “Шалтыратып, хәерле юллар теләгән идем”, - диде.

Алексеевск районы Ялкын авылында яшәгән Фирдания Фазлуллинаны күршесе Татьяна утыртып җибәргән.

“Әй, яхшы кеше дә иде инде”, - дип башлады сүзен Татьяна ханым.

“Аңа берәр ярдәм сорап килсәң, гел булышырга гына тора иде. 21се көнне ул оныгының өч яшьлек туган көненә китте. Улының баласына өч яшь тулгач, ничек бармыйсың инде. Безнең авылда аны Фая дип йөрттеләр”, - ди Татьяна ханым.

Сез аны Казанга озаттыгызмы?

Әйе, озатып җибәрдем. Казанга түгел, соңгы юлга озатканмын икән шул...

Аны Ялкын авылында җирләделәрме?

Әйе, аның әти-әнисе дә, улы да бу авылда җирләнгән.

Улы үлдемени?

Әйе, улы ярты ел элек үлде. Ялгышмасам, улында онкология тапканнар иде.

Фирдания апаның ире хәзер кайда?

Эштә ул. Ромодан авылы мәктәбендә балаларны йөртүче булып эшли. Алар ике бала үстерделәр: кызы Лилия һәм улы Ленар.

Авылда мал-туар тоталар идеме?

Сыерлар тотмады, әмма каз-үрдәге бар иде. Шул казларны көне буе ашатып йөри иде.

“Ачык, киң күңелле булып истә калды”

Фирдәвес Адиуллина Әлки районыннан. Сеңлесе Энҗе Хәбибуллина шул көнне генә аның белән күрешкән булган. Апасының Казанга китәр вакыты җиткәч, шалтыратып, хәерле юллар теләгән.

Фирдәвес ханымның урыны оҗмах түрендә булсын. Сез аның белән ничек туган?

Әйе, амин, шулай булсын. Фирдәвес апаның әнисе белән минем әнием бертуган, ягъни без туганнан туганнар.

Соңгы тапкыр Фирдәвес апаны кайчан күрдегез?

20се көнне, ул үлгән көнне... Иртән аның эше янында очрашан идек.

Ул көнне апагыз нигә Казанга юл тоткан иде?

Апам сәгать 16:00га хастаханәгә барырга тиеш иде. Юлы гына өзелде, барып җитмәде... Ул миңа телефоннан: “Машина сәгать 12дә китә. Өлгерергә кирәк, тиз генә эшләремне эшләп бетерәм”, - диде. Ул Балалар иҗат йорты музыка бүлегендә җыештыручы булып эшләде. Сөйләшкәндә: “Чүпләремне түгеп бетерәсем бар, Энҗе, дигәч, комаучаламыйм дип, аңа хәерле юллар теләп, саубуллаштым.

Фирдәвес апага 56 яшь иде. Нигә хастаханәгә барды. Әллә сәламәтлеге начар идеме?

Юк, ул авырмый иде. Бары тик план буенча гына табибка күренергә тиеш иде.

Балалары ятим калган...

Өч баласы: улы, ике кызы калдылар. Улы Нурлат шәһәрендә район башлыгын йөртә. Ике кызы Казанда яши. Алар өчесе дә гаиләле. Улының – ике баласы, уртанчы кызы Айгөлнең – Ясминә исемле кызы, кечкенәсе Алиянең улы белән кызы бар. Киленен дә, кияүләрен дә бик яхшы кабул итте. “Кызым, улым”, - дип кенә тора иде.

Фирдәвес апаның тагын туганнары бармы?

Алар гаиләдә дүрт бала үскәннәр. Әле Фирдәвес апаның әнисе дә исән. Аңа 81нче яшь китте. Үз куллары белән баласын җирләде менә. Фирдәвес апаның ире Салих җизни үлгәнгә быел җиде ел булды. Димәк, балалары ятим калдылар.

Бүген Фирдәвес апаның җидесе, дисез.

Әйе, бүген җидесен үткәрәбез, шуңа бераз каушыйм да. Өчесен зурлап, бабайлар чакырып, үткәргән идек, Аллаһка шөкер. Җидесенә әбиләрне дәштек.

Ышанып булмыймы, Энҗе апа?..

Булмый, кызым, булмый. Ничек ышанасың инде? Бу олы хәсрәт бөтенебезне дә аяктан екты. Юксынабыз. Юк икәнен аңлыйбыз да кебек, ләкин бу югалтуны күңел кабул итми.

Нинди иде ул?

Апа ачык, киң күңелле булып истә калды. Беркайчан да беркем белән дә талашмас иде ул. Балаларын бик яхшы итеп тәрбияләде. Концертларны, спектакльләрне бер дә калдырмый иде. Китап, газета-журналлар укырга да яратты. Чыккан яңа китапларны, сатып алып, укый иде. Җырга да, биюгә дә сәләте бар иде.

Язмыш...

Уйламыйсың да бит аны! Ул 15 ноябрь кече кызының туган көненә Казанга барган иде. 18 көнне кире Базарлы Матакка кайтты. Бәлки күңеле сизгәндер, кем белгән. Апа кайткач, иремә: “Барып кайтыйм әле”, - дидем. Фирдәвес апага шалтыратып: “Килим әле”, - дип әйттем. Ул мине ачуланып: “Ник сорап торасың?”, - дигән иде. Шулай итеп бертуган апам Әлфия белән аларга бардык. Без киткәндә, яңгыр чиләкләп койган иде. Бер табынга утырып соңгы чәй эчүебез булган, димәк...

“Ул мине төнлә урлады”

“Лада” машинасының йөртүчесе Мәсхүт абыйның хатыны Розалия, кызы Миләүшә белән элемтәгә кердек.

Розалия апа, кайгыгызны уртаклашабыз.

Китеп барды шул, ялгыз калдырды. Балаларыбызның, оныкларыбызның яраткан әтисе һәм бабасы иде.

Сез Мәсхүт абый белән ничек таныштыгыз?

Икебез дә Әлки районы Иске Салман авылыннан. Мәсхүт абыең армиядән кайткач, йөреп киттек. Соңыннан ул, тәмам тәвәкәлләп, төнлә мине урлады. Үзләренең өйләрендә әни-әтисе мине көтә иде инде. Ә минем әниләр кияүгә чыгуымны белми дә калдылар.

Яратып чыктыгызмы?

Яраттым шул. Бик яхшы егет иде бит! Быел бергә гомер итүебезгә 45 ел булды. Өч бала – ике кыз һәм бер малай үстердек.

Балаларыгыз үзегез беләнме?

Уртанчы кызым Миләүшә безнең белән яши. Улым Илнур һәм кызым Гөлнара Казанда яшиләр. Биш оныгыбыз бар, шөкер.

Мәсхүт абыйны кайда җирләделәр?

Туган авылыбыз Иске Салманда. Кешенең саны юк иде. Күпләр булышты, рәхмәт яусын.

“Тик утыра торган кеше түгел иде”

Бүген 20 ноябрь көнне һәлак булганнарның җидесен үткәрделәр. Розалия ханым шул эш белән мәшгүль булгач, телефонны Миләүшә апага бирде.

Әтинең усал чагын хәтерләмим. Нәрсә генә сорасаң да: “Юк, кызым”, - дип кырт кисми иде.

Ул таксист булып эшли иде, димәк?

Әйе, соңгы җиде ай таксида эшләде. Декабрь аенда туктармын, дигән иде. Өлгермәде... Моңа кадәр “Сельхозхимия”дә, “Кызыл Шәрык-Арго”да шофер булып эшләде.

Миләүшә ханым, балаларыгызга дәү әтиләренең үлүен әйттегезме әле?

Оныкларының бишесенә дә әйтмәдек. Әтине алар бик ярата иде. Мин үземнең ундүрт яшьлек улыма әйттем. Ул елады. “Дәү әтигә минем яратуымны әйт”, - дип ярсыды. Әти үлгәч, балаларны күршеләргә җибәрдек. Дәү әтиләрен үлгән килеш күрмәсеннәр, дидек. Әтиебез исән килеш исендә калдырсыннар.

Ул көнне әтиегезне күргәнсездер?

Күрдем, әлбәттә. Әле ул көнне әти өйгә өч тапкыр кайтты. Калган көннәрне бер генә тапкыр чәй эчәргә кайта иде. Әле сизенгән инде...Мин обедка өйгә кайтам, ә әти машинада китеп бара... Бер-беребезгә карашып, саубуллаштык. Соңгы тапкыр күрәм дип уйламаган да идем.

Әтиегез нишләп пенсиядә ял итмәгән?

Ул бер дә тик утыра торган кеше түгел иде. Отпуск бирсәләр дә эшләде. “Монда барам әле, машинамны карыйм әле”, - дип тора иде. Өйгә кайткач, ишегалдында мәш килә иде.

Бу юл фиҗагасендә теге “БМВ” машинасы гаеплеме?

Әйе. Каршы юлга чыгып, әтинең машинасына килеп бәрелгән. Монысы мөһим түгел дә инде хәзер. Һаләк булганнарның урыны оҗмах түрендә булсын, амин.

Розалия апаның бертуган энесенең кызы Ләйсән хатирәләргә бирелде.

“Мин әле кечкенә булганда Мәсхүт абый безгә кунакка килгән иде. Ә без Казанда торабыз. Минем Мәсхүт абыйларга кунакка барасым килде. Әти-әнием генә рөхсәт итмиләр иде. Озак уйлап тормыйча, абыйның машинасына утырдым да авылга кайтып киттем. Бераз баргач, Мәсхүт абый мине сизде дә шундый ягымлы итеп елмайды һәм кире өйгә кайтарып куйды. Ул мине бер дә ачуланмады, әмма әти-әнием кирәгемне биргәннәр иде”, - дип сөйләде ул.

“Исән генә калсыннар иде”

24 яшьлек Марина Колесникова һәм аның 3 яшьлек кызы Ангелина бүген РКБда яталар. Аларның хәлләре бер дә яхшы түгел. Без Маринаның апасы Ольга белән элемтәгә кердек.

Марина белән Ангелинаның хәле ничек?

Хәлләре начар шул. Маринаның бавырына ике тапкыр операция ясадылар, боты сынганга күрә, аңа Илизаров аппараты куйдылар. Ангелинаның баш миенә операция ясадылар, ул хәзер комада.

Казанга нигә баралар иде?

Ул көнне Марина хастаханәгә анализлар бирергә барды. Берничә ел элек сеңлемнең башында яман шеш таптылар, шуңа аңа операция ясаганнар иде. Табиблар тикшеренеп торырга киңәш итә. “Ангелинаны әтисенә биреп торырмын”, - дигән иде. Марина белән Ангелинаның әтисе аерылыштылар, ләкин аралашып торалар. Сеңлемнең элекке ире кызын бик ярата.

Маринаның әти-әнисе кайда?

Әниебез авылда калды, аның йөрәге авыртып тора. Ә әтиебез 2013 елда батып үлде.

Машинада ничә кеше бар иде ул көнне?

Сеңлем барган машинада йөртүче үзе, аның янында бер ир-ат, артта ике хатын-кыз һәм Марина белән Ангелина булган. Хатын-кызлар, йөртүче үлде, сеңлем кызы белән хастаханәдә, ә теге ир-ат исән-сау, диләр.

Табиблар ни ди?

Табиблар Ангелинаның яшәвенә шанслар бирми, ул әле һаман уяна алмый. Әмма без ышаныбыз. Сеңлем аңында. Исән генә калсыннар иде!

Амин!

Һәлак булганнарга бары тик догалар гына ярдәм итәр, ә менә Марина белән Ангелинага матди ярдәм дә кирәк. Изге эштән читтә калмыйк! Ярдәм итик.

Маринаның апасының телефон номеры: 89393110514

Сбербанк картасы номеры: 4276 6200 2684 9954 (Бусыгина Ольга Леонидовна).





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Казани наградили победителей «Школьной волейбольной лиги» сезона 2025–2026

Финансирование дорожной программы Татарстана в 2026 году планируют увеличить на 5,1 млрд рублей

В Казани прошел финал фестиваля чувашской рекрутской песни

Открытые окна, водоемы, питбайки: эксперты о рисках для детей в летние каникулы


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.