Добавить новость
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10 11
12
13
14 15
16
17
18
19
20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Таулар иле – Алтай

0 402

«Таныш түгел юллар буйлап,

Мин озак йөрдем.

Туган ягым күренерме дип,

Тауларга мендем...»

Зиннур абый Гобәйдуллинның Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язган «Сәяхәтче җыры»н гел тын гына җырлап йөрергә яратам. Күңелемә хуш килгән бу дәртле җыр, гади гына сүзтезмәләрдән торса да, эчтәлеге белән минем гомеремне тиңли кебек. Сәбәбе дә җитди шул: тәҗрибәле сәяхәтче буларак, илебезнең оҗмахка тиң төрле почмакларында 25 сәяхәттә катнашкан кеше мин.

Үзара сыналган, ышанычлы 6 сәяхәтчедән торган төркемебез белән кайларда гына булмадык, ниләр генә күрмәдек һәм ниләр генә кичермәдек! Гадәттә, һәрбер сәяхәт ахырында инде алдагысына – икенчесенә кай тарафка юл тотачагыбыз турында фикерләшәбез. Кыштан ук җыелышып, әзерлек эшен башлыйбыз.

Ул елны Алтай якларына сәяхәт кылабыз дип килештек. Анда булган башка төркем әгъзаларыннан белешеп, алар белән сөйләшеп, барасы маршрутыбыз турында мәгълүматлар тупладык. Интернет чыганаклардан, китаплардан барасы җирнең табигатен, ландшафтын: сулыкларын, калкулыкларын, таулыкларын, табигый байлыкларын, халкын, аларның йола-гореф-гадәтләрен тирәнтен өйрәндек, барачак 1 айлык маршрутыбызны билгеләдек: Ижау – Мәскәү – Бийск – Телец күле – Бия елгасы – Бийск – Новосибирск – Мәскәү – Ижау.

Мәктәптә география фәнен яратып укысам да, 40 ел элек алган белемнәремнең сайлыгы, һәрбер сәяхәткә барыр алдыннан күп нәрсәләрне белмәгәнем ачыклана бара. Баксаң, Алтай халкының бер өлеше төрки телдә сөйләшә икән, ләбаса. Күрергә насыйп булса, әбизәтелне сөйләшеп карармын әле, дип уйладым. Сезне дә, укучыларым, бу гаҗәеп матур, тылсымга ия ватан белән таныштырып үтим әле.

Алтай – Ала+тау (чуар тау). Чыннан да Алтай Рәсәй, Монголия, Казахстан һәм Кытай илләре белән чикләнгән чуар токымлы таулыклардан торган җир – ватан. Алтайның тагын «Алты тау» – «Шестигорье», «Алтын таулары» – «Золотые горы», «Биек таулы тайга» – «Высокогорная тайга», «Биек таулар» – «Высокие (великие) горы», «Күчмә йортлы биек таулар» – «Высокогорные кочевья» дигән атамалары да бар әле.

Таулар ватанының чуарлыгын төрле төстәге һәм төрле биеклектәге таулыклар сыртларында яткан ап-ак кар һәм бозлыклар катламнары, кара һәм башка караңгы төстәге таш кыялар, соры гранит массивлары, зөбәрҗәттәй яшеллеккә күмелгән Альп болыннары һәм иксез-чиксез тайгаларының, көмеш сулы тау елгаларының чиратлашып урнашуы хасил итә.

«Алтай» сүзенең чыгышы монгол тамырыннан алынган: «алт», «алтан» – «алтын» дигәнне аңлата. Бу тамыр сүз татар, казах һәм төрек хөрки халыкларында да «алтын» мәгънәсендә йөри. Чөнки Алтай тау массивы борынгы заманнарда төрки кабиләләрнең ватаны булган.

Этнографиядә Алтай халкы бар, алар бүген, күбесенчә, Алтай Республикасында яшиләр. Лингвистикадагы алтай теле группасына төрки, монгол һәм тунгус-маньчжур тел тармаклары керә.

Бу крайның иң зур елгасы – Обь елгасы исәпләнә. Ул 688 чакрымга җәелеп ага. Зурлыгы белән икенче урында йөргән 301 чакрымлы Бия тау елгасы җирле халык «Алтын күл» дип йөрткән Телец күленнән башлана. (Елганың җай белән агучы җылы сулы Аккош – Лебедь дигән кушылдыгы да бар). Көмеш сулы Бия елгасы белән тонык сулы Катунь елгалары Иконников утравы янында очрашалар. Ләкин бергә кушылмыйчан, шактый озак янәшә агалар. Елгалар очрашкан урынны җирле халык изге урын дип йөртә. Бу урында – Обь елгасының уң як ярында – 20нче гасыр башында Александр Невскийга атап храм салынган. Иконников утравы уникаль табигый объект булып исәпләнә.

Бу ике елгага караган кызыклы легенда саклана. Имеш «бий» – «әфәнде», «катун» – «ханым» образларын гәүдәләндерә. Шунлыктан, очрашкан урында кушылмауның сәбәбе: бер-беренә юл куймыйча, узышып агу икән.

Алтай исемле атамалар географик картада шактый күп. Мәсәлән, үзебезнең Рәсәйдә: Алтай Республикасы, Алтай крае, Таулы Алтай – Горно-Алтайск шәһәре, Алтай авыллары (Татарстан, Хакасия, Ханты-Манси автономияле округында, Казахстанда); Тагын Казахстанда, Монголиядә, Кытайда – Алтай шәһәрләре; шул ук Кытайда Алтай округы бар. Монголиядәге иң озын тау сырты «Монголия Алтае» исемен йөртә. Алтай Саян Тау Иле – Алтае-Саянская горная страна, Рудалы Алтай – Рудный Алтай, Алтай тау алды тигезлеге – Алтайская предгорная равнина дигән атамалар да физик картада бар.

Алтын күл

Җәй ахырында айлык сәяхәтебезне Телец күленнән башларга планлаштырдык. Ниятебезне тормышка ашыру өчен, Ижаудан Мәскәүгә, аннан Бийск шәһәренә, Бийсктан алдан сөйләшенгән машина белән Алтын күлгә юл тотасы булачак. Үсмер чагымнан күп нәрсә белән кызыксындым. Мәсәлән, авыл йортындагы тавык чүпләп бетерә алмаслык эшләргә кушып, киномеханик, радиосөюче (радиолюбитель), фотограф, беренчел медицина ярдәме күрсәтү серләрен үзлегемнән өйрәндем. Соңыннан уку йортларында тиешле белемнәр алып, ул һөнәрләремне ныгыттым. Белгән һөнәрләрем – барысы да сәяхәттә үзен аклый иде. Эфирда даими радиоэлемтәм булганга, илебезнең төрле почмагында радиосөюче дусларым күп минем. Бу юлы да эфирдан Бийск шәһәреннән кыска дулкында эшләүчене табып, Телец күленә чаклы бара торган машина турында алдан белештем.

Юлга чыгарга 1 атна кала үзем белән алачак радиостанция белән катамаранга рөхсәт кәгазьләрен авырлык белән юнәттем. Ерак арага барасы бит, хәлләрнең төрлесе туа. Бервакыт Байкалга сәяхәт иткәндә, вокзалдагы милиция бүлегендә радиостанциям өчен үземне шпионлыкта гаепләделәр. Ул күңелсез вакыйганы һич онытасым юк. Хәзер ул – ышанмаслык хәл. Сәвит заманында радиостанцияне төзү, куллану өчен дә рөхсәт алу мәҗбүри булды. Позывнойны алу өчен айлар буе көтәргә туры килде. Сәяхәткә чыгып киткәнче, өйдә көндәлегемә алдан төркәлгән исемлек буенча йөгемне – багажымны тикшереп, барлап чыктым.

Ниһаять, 2007 елның 2 августында Мәскәү поездына кереп утырдык. Мин – күзәтүчән кеше. Табигатем шундый. Юлдаш пассажирлар, ерак юлга чыксалар, үзләре белән яңа блокнот, калын китап, белешмәлекләр – справочниклар, гәҗитләр алалар (тик бик сирәкләре генә укыйлар).

Юл буе Рәсәй табигатенең әкияти матурлыгына сокланып бардык. Алтай – туристларны үзенә җәлеп итә торган мавыктыргыч һәм могҗизалы урыннарның берсе. Телец күле үзе ни тора! Күл Алтай тауларының төньяк-көнчыгышында урнашкан. Табигый һәйкәл булып исәпләнгән кристал чиста сулы бу күлне җирле халык «Алтын күл», «Алтын нур» дип йөртә икән. Кышын 5-6 метр калынлыктагы чиста боз аша күлнең төбе ачык күренеп тора, дип сөйләде гид.

Дөнья күләмендә 15 тирән күл исемлегенә кергән бу күл Рәсәйдә зурлыгы һәм тирәнлеге белән икенче урында тора (бары Байкал күленнән калышлы). Аның «Т» хәрефенә охшашлы 189 чакрымлы әйләнәсен төрле зурлыктагы һәм озынлыктагы биеклекләр, текә кыялар, тау сыртлары, киң таш баскычлар, тау итәкләрендәге бухталар, тарлавыклар били. 5 җирдә таш кыялардан мул сулы шарлавыклар зур тизлек белән аска омтыла. Күлдә 14 төрле: таймень, ускуч, хариус, сиг, налим, алабуга һ.б. төрле балыклар яши.

Алтын күлгә 70ләп елга коя. Ә үзеннән бары бер елга – Бия елгасы аргамак тизлегендә агып чыга. Катунь елгасы белән кушылган җирдә Обь елгасы башлана. Көмеш сулы Бия елганың югары өлеше көчле агымнан, бөтерелеп аккан шарлавыклардан, эре ташлардан, бусагалардан торса, урта һәм түбән өлешендә суднолар йөри. Артык киң булмаса да, тирәнлеге урыны белән 7 метрга тикле җитә. Яр буйларында – җиләк, гөмбә, чикләвек, дару үләннәренә бай булган пихта, кедр, карагай агачлары урманнары, балык тоту өчен уңайлыклары булган ял итү урыннары – бухталар.

Күл буенча экскурсиядә йөрү өчен билетлар алып, теплоходка кереп урнаштык. Әйлә-тирәбездә – аңлатып бетерә алмаслык хозурлык! Куаклык – Корбу шарлавыгын – водопадын телевизордан күргән бар иде. Күлнең уртача тирәнлеге 120 м исәпләнсә, 13 метр биеклектәге Корбу су ташкыны тирәсендә күлнең тирәнлеге 333 метр икән, ләбаса. Шарлавык янындарак иң матур урыннарның берсендә ял итәргә чыктык. Тауларга, күлгә, әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып, 3 көн шунда кунарга үзара килештек.

Иртән барысы да: «Син кизү торучы – дежурный бул, барыбер балыкчы түгелсең», – дип таралышып беттеләр. Үзем кыздырылган балыкны яратсам да, тотарга жәллим шул. Алар да тере җан ияләре, үз яшәешләре белән яшиләр бит. Юлдашларым балыкка китте дип, исем дә китмәде. Минем күптәнге хыялым – берничә еллар буе сәяхәтләр өчен төзегән радиостанциядә эфир дусларым белән элемтәгә чыгу иде.

Ефим

Рюкзактан озын кыш буе әзерләнгән трансивирны (радиостанция), кирәкле әсбаплары белән алып, агач төпләреннән өстәл көйләдем. Күпләр: «Рация белән радиостанция арасында нинди аерма бар соң?» – дип сорыйлар. «Рация – шпионда, радиостанция – разведчикта», – дигән булам, шаяртып. Бернинди аермасы юк, әлбәттә.

Антеннаны 2 озын агач арасында элеп куеп, ток чыганагы белән тоташтырдым. Эфир гөрләп эшли башлады. Бер төркем ярышларда утыра; икенчесе – эфир аша киңәшләшеп, нидер төзәтә; өченчеләре – цивилизациядән ерак яшәүчеләр. Үземнән: «Нигә кирәк инде бу шөгылең?» – дип сораучылар да шактый була.

Радио дөньясында нинди генә профессия вәкилләре юк! Берчак шулай, телевизорым ватылгач, эфирдагы танышым үземә киңәш биргәндә, берсе кушылып: «Брек-брек (бүлдерәм). Сезне тыңладым-тыңладым да, түзмәдем, бу блокның авторы – мин. Хәзер сезгә аңлатам», – дип, шатланып сөйли дә башлады.

Сәяхәткә әзерләгәндә, Алтайдагы эфирда утыручылар белән аралашып, байтак кирәкле мәгълүматларны туплаган идем. Мәсәлән, кайда тукталырга, кайда кунарга була, күченеп йөрү өчен транспорт белешү дисеңме... Талпаннар турында бетенләй дә белми идем, ә монда аларның һәр икенчесе агулы икән.

Ниһаять, эфирда Идел-Урал тирәсе ишетелә башлады. Можга егете (UA4WHJ) Әмир белән сөйләшеп, туган як хәлләрен белештем. Пермь өлкәсе, соңрак Татарстаннан эфир танышларым белән рәхәтләнеп татарча сөйләштем.

Шул вакыт агач арасында кемдер мине күзәткәнен күреп алдым. Эфир гел үзгәреп тора, әле генә яхшы булган элемтә бозыла да куя, сүзләрне аңлап булмый башлый. Менә шуның өчен азбука Морзе кирәк тә. Аның сигналлары аңлаешлы, үтемле дә! «Әле сәяхәтнең башы гына бит, аккумуляторның көчен бетермим», – дип, трансивирны сүндердем.

Ят кеше, яныма ук килеп, безнекенә охшаш үз телендә: «Каян безнеңчә беләсең, әллә махсус өйрәндеңме?» – дигән аптырашлы сорау бирде. Сорауны ишетүгә, Аллаһы Тәгаләнең «Бирәсе килгән колына чыгарып куяр юлына» дигән әйтеме кылт итеп искә төшеп, гаҗәпкә калдым. «Менә бит монда килеп, үзебезчә аралашасы килү хыялым ничек тиз тормышка ашты», – дигән уй баштан йөгереп узды. Кунак белән исәнләшкәч, үземнең татар милләтеннән булган турист икәнемне әйттем.

Танышып киттек. Каракучкыл йөзле, уртача буйлы чандыр гәүдәле ир Ефим исемле иде. Аңа 40 яшь, элек трактор йөрткән, хәзер умартачылык белән шөгыльләнүче. Үзе христиан динен тотучы таулы алтайчы (горный алтаец), теле дә таулы алтай теле дип атала икән. Коңгырт күзләре дә дала халкыныкы кебек кысык түгел. «Йөзе дә, теле дә безнекенә охшаш булганга, мөгаен, Иван Грозный вакытында безнең яклардан куылган, яки качып киткән борынгы бабаларыбыз нәселеннәндер. Вакытлар узу белән үзгәреш кичергән буындыр», – дип уйлап куйдым. Җитмәсә, безнең бабаларыбызга хас тыныч холыклы, эшчән, төпле акыллы: Ефим беркайчан да эчү-тарту белән мавыкмаган, аек акыл белән яшәгән.

Кунакның үз-үзен тотышы, фигыле, сөйләшү манерасы миндә ышаныч тудырды. Без озак кына аралаштык, телләрдә үзгәлек булса да, бер-беребезне яхшы гына аңлаштык, дуслашып аерылыштык. Хәтта үзенә кунакка да дәште.

Ефим үз ватанының тәртипләре, йолалары, гореф-гадәтләре, аралашу телләре белән бик теләп бүлеште. Аның туган Кошагыч авылы без тукталган җирдән 5 чакрым ераклыкта, таулар арасыннан бераз күренеп тә тора иде.

«Безнең яклардагы авыллар, торак урыннары бер-берсеннән ерак урнашканга, телләр дә, диалектлар да җирлегебез кебек чуар безнең. Диннәребез дә төрле. Халык составының күпчелеген рус һәм алтайчылар тәшкил итә. Рәсәй үзәкләреннән, элекке СССР республикаларыннан килеп урнашкан милләт вәкилләре дә җитәрлек. Күбесенчә, алар шәһәрләрдә яши», – дип аңлатты Ефим.

Ул сөйләгән искиткеч матур җирле йола күңелемә сеңеп калды. Аны үземә үрнәк итеп алдым. Алтайлылар һәрбер үсеп утырган агачны зурлап, теләсә ничек ботарларга, кисәргә алынмыйлар икән. Әгәр кисәргә кирәк булса, югары көчтән рөхсәт сорап, үз йолаларын башкарып, дога кылалар. Һәрбер гаиләнең авылдан читтә утары – агачлыгы – мини урманчыгы бар икән. Анда гаилә әгъзаларына, карындашларына, гаиләдә туган һәр балага, күңелләренә хуш килгән кунакка, дусларына атап агачлар утыртыла һәм җил-яңгырларда юкка чыкмый торган тамгалар куела. Исәннәр шул якынлык, туганлык, дуслык, теләктәшлек, бердәмлек символына әйләнгән агачлыгына килеп, еракка киткән яки бакыйлыкка күчкән якын кешеләрен искә алалар икән. Ефим да шул агачлыгына килгән уңайдан мине очраткан булган. Киткәндә минем исемгә дә бер агач утыртам дип сүз бирде. Безнең танышлыкка 2 дистәгә якын вакыт узды, мөгаен, ул агач шактый зур булып үскәндер инде.

Сәяхәттән алган тәэсирләрем белән, кайткач, туганнарым, дусларым, хезмәттәшләрем белән бүлештем. Иң беренче чиратта, теге матур йола турында сөйләдем. Берничә танышымның шундый дуслык агачлыклары безнең якларда да яшьнәп үсә.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Можга на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.