Добавить новость
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4
5
6
7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Можга татарлары: Телне саклау – милләтне, нәселне, халыкны, илне саклау ул

0 1056

Удмуртиянең «Яңарыш» сайтында Можга шәһәреннән Эльвира Насыйбуллинаның «Телне саклау – илне саклау ул» дигән язмасы чыкты.

Һәркемгә дә иң газиз тел – ана теле, Анда гына сабый чакның раушан гөле – Кышкы кичтә әбиләрнең әкиятләре, Әниләрнең бәллү җыры, бәллү көе.

Шушы көннәрдә Можгада туган тел көненә багышланган матур чара узды. Тантананы Можга татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Руслан Галиев ачып, бу чараның бик кирәклеген ассызыклады: «Безнең телебез тарихыбыз шикелле бөек, олы язмышлы. Үз телен белгән кеше генә аның моңын, аһәңен аңлый, тоемлый. Татар телендә чиста, дөрес итеп сөйләшкән кеше һәммәбезне сокландыра. Телне саклау – милләтне, нәселне, халыкны, илне саклау ул».

Бәйрәм мәйданчыкларда барды. «Бер очрашу — үзе бер гомер!» дигән мәйданчыкта өлкәннәребез аулак өйгә җыелдылар. Чәй артында алар татар мәкальләрен әйтеп, табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләп, халкыбыз моңнарын суздылар, милли уеннар уйнадылар, туган телгә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Нәниләрне Шүрәле, Су анасы, Сабантуй малае каршы алдылар. Бу мәйданчыкта да бик күңелле иде: балалар сүзләрне рус теленнән татар теленә тәрҗемә иттеләр, «Түбәтәй» уенын яратып уйнадылар, туган көнен билгеләп үтүчегә «Ак калач» җырын җырладылар.

Бәйрәмебездә «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендәге Ижау­дагы бүлекчәсе кызлары катнашты. Алар яшьләр һәм апалар өчен кул эше остаханәсе уздырдылар. Кыс­ка гына вакыт эчендә остаханәдә катнашучылар үзләренә матур милли бизәкләр төшереп, калфак-изүләр тектеләр. Йолдызнамә бе­лән кызыксынучылар астролог ки­­ңәш­ләренә дә колак салдылар.

Та­тар мәдәнияте көне залда оеш­тырылган матур концерт белән дәвам итте. Сәхнәдә халкыбызның аһәңле җыр-моңнары, шигырьләре яңгырады, биюләр күрсәтелде. Һәр катнашучыга, иганәчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәм ахырында татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җыры башкарылды. Тамашачылар аягүрә җырлады. Шуны онытмасак иде: телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга тапшыру бик мөһим!





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Можга на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.