Добавить новость
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

52 ел шәл бәйләүче Мөслимә-Нәкыйп Сафиннар: «Намазыбызны укыйбыз да эшкә ябышабыз»

0 569
«Шушы баскыч булганга очып кына йөрибез» Мөслимә апа белән Нәкыйп абый үзләре салып чыккан ике катлы йортта — Можга шәһәре үзәгендә яшәп яталар. Можга дигәннән, аны зур шәһәр димәс идем. Мамадыш белән чагыштырып була. Шундый ук тыныч, үз көенә яшәп ята торган шәһәр. Анда адашам дисәң дә адашып булмый, бик җыйнак вә төзек: артык та, ким җире дә юк. Мөслимә һәм Нәкыйп абый безне сәгатьтән-сәгатькә көтеп торганнар. Көттергән кунаклар булып чыктык, туганнарын каршылыйлармыни диярсең, шунда ук кочаклап та алдылар, өй түренә узарга чакырдылар. Мөслимә апаларның өйләре якты, җылы, һәр нәрсә үз урынында: карават, тәрәзә янында матур япма җәелгән өстәл, ә бер почмакта Мөслимә апа белән Нәкыйп абыйның яшь, матур чаклары сурәтләнгән фото тора… Өстәл янында икенче катка менеп китә торган баскыч күзгә чалынды. Мөслимә апа безне икенче катка чакырып, үзе менде дә китте. Нәкыйп абый да аның артыннан иярде. Без ташбакалар шикелле акрын-акрын атлап, ничек кенә бу баскычтан егылып төшмәскә икән дип, тотына-тотына мендек. Менәтерәк! Хуҗалар бу баскычтан «ә» дигәнче менеп-төшеп йөри икән. Күз алдына китерегез, бу баскычтан көненә ничә тапкыр менеп-төшеп йөрисең? Ә хуҗалар ияләшкән инде… 80 яшьне узып китсәләр дә, күбәләк кебек очып йөриләр. «Кызым, аның сере шунда бит инде. Шушы баскычтан менеп-төшеп йөргәнгә очып йөрибез дә», — дип гади генә серне ачты хуҗабикә. Икенче катта остабикәбезнең гөфелдәп торган шәлләре тезелеп куелган иде. Мөслимә апа бүгенге көнгә кадәр шәл бәйләвен әйтте. «Ышанмыйсызмы? Хәзер!» — диде дә, шәлләр янына утырып, яңа шәл бәйли башлады ул. «Дүрт балам да шәл бәйли белә» Нәкыйп абыйга — 83, ә Мөслимә апага 81 яшь. Дүрт бала үстерә алар, 11 онык, 14 оныкчыклары бар. Барысы да Можгада яши. Тормышларны алып бару читен түгелме дигәндә, Нәкыйп абый: «Тормыш үзеннән-үзе бара, әлхәмдүлилләһ. Йөгереп йөрибез бит әле, Аллага шөкер», — дип куя. Мөслимә ападан яраткан шөгыле — шәл бәйләү турында сораша тордым. — Шәлләрне 1969 елдан бирле, санап-исәпләп чыгарсаң, 52 ел бәйлим. Балаларыбыз дүртәү иде, ул вакытта акча да җитеп бетмәде. Шуңа күрә ныгытып эшкә ябыштык. Дәү әнинең кызына бардым да, бер тапкыр карап кайттым. Дөрес тә бәйләмәдем. Беренче тапкыр бәйләгәндә почмаклары килеп чыкмады. Менә шулай, үзлегемнән эшли-эшли өйрәндем. Зур булмаган шәлне бәйләве бик җайлы. Зур һәм төрле бизәкле шәлне бәйләү озакка сузыла. Үз гомеремдә ничә шәл бәйләгәнне әйтә алмыйм, бик күп. Баштан кул белән, аннары «Буковинка» дигән машина белән бәйләдек. Бер атнага бер шәл бәйләп була иде. Күп бәйләдек. Эшлисе дә булды. Малсыз тормадык, икешәр-өчәр сыер асрадык. Шулай итә-итә көн күрдек. Тик тормадык. Йөгереп эштән кайта идек тә, эшкә тотына идек. Дүрт балабыз да шәл бәйли белә, бөтенесе булдыра. Өлгермәгән вакытта балалардан эшләттек. Можгада татарлар арасында кул осталары бар, ләкин күп түгел. Ни дисәң дә, шәл сәламәтлеккә файдалы. Кешеләр ябынырга, бәби төрергә алдылар. Шәл башны, муеннарны каплый, салкын җилләрдән саклый. Соңгы вакытта миңа кеше шаккаткандыр — аякта мамык носки, өстә мамыктан кофта, башларга мамык башлык киеп, рәхәтләнеп урамда утыра идем. Салкын тимәде, Аллага шөкер, — дип сөйләде Мөслимә апа. «Хәзер шәл алучы юк» — Кешеләр шәл алырга чират тормадылар. Базарга чыксаң да куып йөриләр иде. Ансат булмады. Шәлләрнең элекке заманда 80 сумлыгы да, 120 сумлыклары да булды. Агын да, көрәнен дә, олысын да, кечерәген дә бәйлибез. Муенга сала торган юка шәл дә бар. Шәл бәйләгәндә бөтен әйбер янымда торырга тиеш. Шәлне кабарта торган әйберебез бар. Белгечнең бөтен коралы булырга тиеш. Менә монысы кабартмаган, агартмаган да, — дип бер-бер артлы шәлләрен җәеп күрсәтте Мөслимә апа. — Вакыт юк. Шәлне кәҗә мамыгыннан ясыйбыз, мамыкны Волгоградка барып алып кайтабыз. Хәзер шәл алучы юк. Урамга чыксагыз, бөтен кешенең куллары кесәсендә. Шәл сатучыныкы да шунда. Мин 24 ел кибеттә эшләдем, шуңа күрә танышларым күп булды. Бөтенесе килде дә алды, килде дә алды. Узган ел киленебез татар дип, бер марҗа шәл сатып салды. Шәле бик шәп иде. 1800 сумга саттым. Икенчесе балага шәл кирәк дип, 1900 сум сораганга 2000 меңне бирде дә китте, «сдача»сын да сорамады. Шундый кешеләр дә бар. Без дөньяның иң рәхәт чагында шәл сатканбыз икән. Хәзер ял итик инде, җитеп торыр. Күзлек кимибез, шулай да картайдык. Алай да, бер өйрәнгән һөнәрне ташлап булмый, — диде Мөслимә апа. «Җырлый-җырлый итекләр бастык, аннары саттык» Мөслимә апа шәлләр бәйләп кенә калмаган, Нәкыйп абый белән бергәләшеп итек басу белән дә шөгыльләнгәннәр. — 1946 елда Кукмарадан Удмуртиягә, аннан 1965 елда Можгага күчендек. Без өйләнешкәндә бер әби: «И-и, моның кадәр итек басып көн күрә алырлармы?» — диде. Мин биш кадаклы итек түшим, бабай баса, җырлый-җырлый эшләдек, аннан саттык. Бу итекләргә 27 ел, күз салсагыз, бернишләмәгән. 27 ел буе базарга шушы итекләрне рәхәтләнеп киеп йөрдем. «Романовский» токымлы көрән сарыклар бар иде, итекләрне шуларның йоннарыннан бастык, — диде Мөслимә апа. — Бер пар киез итекне басар өчен өч сәгать вакыт сарыф ителә иде, — дип сүзгә кушылды Нәкыйп абый. — Мөслимә түши иде. Мин 300 граммлы бер кадак итекне бер кат баса идем дә, Нәкыйп җиде чакрымга алып барып сата иде, — ди Мөслимә апа. «Алабута ипиенең әчелеге әйтеп бетерә торган түгел» Хуҗалар безне табын янына чәй эчәргә чакырды. Табын янына утыргач, Мөслимә апа белән Нәкыйп абыйның яшьлек еллары турында сораштым. Аларның яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына, аннан соң сугыштан соңгы чорга туры килгән. Шул авыр еллар, әлбәттә, бала хәтеренә сеңеп калган… — Минем әти 1865 елгы иде, 1947 елда миңа тугыз яшь булганда арабыздан китте, — ди Нәкыйп абый. — Тормышлар авыр. Ир-ат булмагач, читен инде. Сугыш еллары иде ул. Алабута ипиен, черегән бәрәңгеләр ашый идек. Әни бик тырыш, мәктәптә техничка булып эшләде. Аларга он бирә башладылар. Аннан соң әни колхозда ипи пешерде. 1945 елда безгә Кукмарага немец әсирләре килде, иске өйдә тордылар. Җиде кеше, ике атлары бар иде. Колхоз шул әсирләргә ипи пешереп бирә иде, алардан калган селедка балыгын без дә ашадык. Әсирләрне озак тотмадылар, Германиягә кайтарып җибәрделәр. Әтинең үлеменнән соң әни яңадан кияүгә чыкты. 1951 елда Можгадан 45 чакрым ераклыкта 31 йортлы бер татар авылына күчендек. Анда Кукмарадан итек басучылар күченеп килгән булган. 1951 елда шул авылга әни мине дә алып китте, анда үги әти белән тордык. Үги әтинең алты баласы бар иде. Ул шундый әйбәт әти булды, «үги әти» дип әйтергә бер дә тел әйләнми. Әти үлгәннән соң әнинең: «Биш кадак он бар», — дип әйткәне исемдә. Нинди он булгандыр… Алабута ипиенең әчелеге әйтеп бетерә торган түгел. Үги әти белән бик рәхәт тордык. Тамак тук булды. Үги әти тырыш иде, көненә уникешәр пар итек түшәде. Соңыннан әнкәй ике ел да ике айдан соң җан бирде. Үги әтине тагын өйләндердек, килен мунчасы ясадык. Иртән коймаклар ашаттык. «Намазыбызны укыйбыз да эшкә ябышабыз» Мөслимә апа белән Нәкыйп абыйның бергә торуларына быел 64 ел була икән. 64 ел буе кулга-кул тотынышып, бер-берсенә терәк-таяныч булып яши алар. Бәхетле пар дими, ни дисең… Күзләр тимәсен! — Мин чәйнекне кайнатырга куям, Нәкыйп мал карарга чыгып китә. Намазны вакытка карап: кайчак тору белән, кайчак бераз соңрак укыйбыз. Чыгып эшләп керәбез дә, менә дигән кеше булабыз. Намазыбызны укыйбыз да эшкә ябышабыз. 81 яшь булуга карамастан, чәкчәк, бәлешне үзем пешерәм. Бүген әйтәләр икән, бүген үк пешереп куя алам. Киләсегезне ишетеп алдым да, төнге икедә торып чәкчәк пешердем, — ди Мөслимә апа. — 20 сутый бакчабыз, умартабыз, таебыз бар, күптән түгел 15 бройлер суйдык. Итләрне күрсәгез, менә болай! (Мөслимә апа итнең күп булуына ишарәләп, кулын муенына куеп күрсәтте). Чынлап әйтәм, алып чыгам да күрсәтәм. Кияүләр дә, киленнәр дә тәмәке тартмый, аракы эчмиләр. Сүзебезне дә тыңлыйлар. Олы апам: «Мөслимә, сезнең ничек шулай ул, ишектән керәләр дә, бөтенесе эшкә ябыша», — ди. Нәкыйп җәй буе печән чапты, һаман да чаба. Безне нигә эшлисез дип ачуланалар инде. Ничек эшләмисең ди, рәхәтләнеп эшлибез, сәламәтлеккә файдалы! Без бер-беребезне санлап торабыз, — дип аңлатты хуҗа белән хуҗабикә. *** Өйдән чыкканда күршеләре Мөслимә апа белән Нәкыйп абыйга чәчәкләр бүләк итте. Шигем юк, Мөслимә апаларның шәлләре бөтен Можга шәһәрендә дан тота. «Күршеләребез үзебездән дә яхшырак, бик яратабыз үзләрен», — дип калды күрше-күлән. Күңелдә бер генә теләк: һәр татар Мөслимә апа белән Нәкыйп абый кебек үрнәк гаилә төзесен иде.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Можга на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.