Алексей Песошин Алабуга–Можга газүткәргечен төзүне тизләтергә кушты
(Чаллы, 20 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллы шәһәр советының хисап сессиясендә ясаган чыгышында Алабуга–Можга газүткәргечен эшләтеп җибәрүне тизләтү мөмкинлеген карарга кушты. Ул Автокаланың икътисади үсешендә мөһим шарт булып тора.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев үзенең хисап докладында билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Автокаланың икътисади күрсәткечләре яхшырганнан яхшыра. Беренче чиратта, бу алгарышлы социаль-икътисади территориянең үсеше белән бәйле. Аның резидентлары Россиядәге алгарышлы үсеш территорияләре резидентларының гомуми санында 25 процентны тәшкил итә.
«Әмма алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә өч ел эшләү дәверендә резидентларның иминият кертемнәре буенча ташламалардан мәхрүм ителүенә бәйле факт икътисади оазисның җәлеп итүчәнлеген киметә. Шунлыктан ТР Хөкүмәтенең безнең тәкъдимне федераль дәрәҗәдә хуплавын сорыйбыз. Әлеге тәкъдим резидентлар алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып барган бөтен дәвердә ташламаларның гамәлдә булу вакытын озайту белән бәйле», - дип белдерде Чаллы мэры.
Аның сүзләренчә, сәнәгать паркларының үсешендә киртә булып торган кайбер проблемалар бар. Алар инженер челтәрләре, юллар төзү һәм газ белән тәэмин итү ихтыяҗы белән бәйле. Бу җәһәттән Наил Мәһдиев Алабуга – Можга газүткәргечен төзүгә кагылышлы стратегик проект хакында искәртте һәм аның төзелешен тизләтергә кушты. Утырыш нәтиҗәләре буенча Алексей Песошин профиль министрлык вәкиленә шундый мөмкинлекне карарга йөкләмә бирде.