Добавить новость
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Мәрзия Фазлыева: «Абыем канга батып, солдатларны сугыш кырыннан ташыган»

0 29

«Адәм баласы ни генә күрмәгән!»

«Бүгенге көнгә шөкер итеп яшәргә кирәк. Аллаһка шөкер, ашарга ризыгыбыз бар, дөньяларыбыз имин. Без үскәндә ачлыгы да булды, кияргә киеме дә җитмәде. Авылдашлар арасында кулак итеп Себергә куылучылар да булды. Әтиемнең сеңлесенең ирен атып үтергәннәрен хәтерлим. Хәзер төгәл сәбәбен белмим. Мин ул вакытта кечкенә идем. Аллам сакласын, нинди афәтле еллар иде ул чакта! Хәзер исемә төшерәм дә йөрәгем «жу» итеп куя. Аннары әтиемнең сеңлесен агач басып үтерде. Ул агач кисүче булып эшли иде. Югыйсә, әле генә әни булган иде. Аңа карамастан, эшкә җиктеләр. Бармы синең хәлең, юкмы - барыбер. Шулай итеп, бу гаиләнең 1937 елгы кызлары ятим калган иде. Адәм баласы ни генә күрмәгән…

Безнең гаиләдән генә өч абыем сугышка китте. Берсе кайтмады. Аның кайда җирләнүен, ничек үлүен белмибез. Шул 1942 елларда аның эзе югалды. Тагын берсе сугыш вакытында хәрби хезмәттә иде. 

Ә менә Гәбделбәр абыем сугыштан кире 1946 елда әйләнеп кайтты. Ул санитар инструктор булып хезмәт иткән. Аңлавымча, сугыш тәмамланса да, ул госпитальдә хезмәт итүен дәвам иткән. Аның хатлар язуын хәтерлим. Хәзер инде ул хатларның берничәсе генә сакланды. 

Кайтканда, аның күзе янында ярасы бар иде. Ул кайтканда, миңа бары тик 6-7 яшь кенә була. Мине бала дип, сугыш турында әллә ни күп сөйләмәде. Әмма мин аның сугышчан юлын беләм. Сезгә дә сөйләп үтим. Бәлки сезне укып, абыемны танучылар булыр.

Абыем Гәбделбәр Нурисламов һава һөҗүменә каршы саклану бүлегенең 862нче полкында «медицина хезмәте старшинасы» исеме белән хезмәт иткән. Ул Төньяк-Кавказ фронтында 1942 елның ноябреннән 1943 мае аена кадәр була», — дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Гәбделбәр Нурисламов санитар буларак солдатларга ярдәм күрсәткән. Аларның фронтлары Төньяк Осетиядәге Моздок шәһәрендә сугышканда, Гәбделбәр, үзендә көч һәм батырлык табып, сугыш кырына чыгарга тәвәккәл итә. Ни өчен? Чөнки каты яраланганнар, гадәттә, нәкъ менә дошман белән очрашкан урында ятып кала дип уйлый ул. Һәм аның бу фикере хак була. Сәламәтлекләренә артык зыян килмәгәннәре санитар янына үзләре дә килеп җитә. Шушы көннән соң ул нәкъ менә әлеге план буенча эшли башлый. Шулай сугыш кырыннан Гәбделбәр йөзгә якын солдатны үз җилкәсендә санитария ноктасына алып килә. 

Новороссийск янында көрәш барганда, Гәбделбәргә үзенең кулына автомат тотарга туры килә. 1943 елның 4 маенда ул шулай ук, сугышчыларга ярдәм итәм дип, кырга чыгып китә. Әмма аны немецлар күреп ала. Гәбделбәр шулчак ике немецны үтерә. Үзе дә яралана, әмма солдатны барыбер санитария ноктасына илтә. Тәне буенча кып-кызыл каны акса да, башы түзә алмаслык авыртса да, ул солдатка ярдәм итә.

«Абыемның маңгаена һәм сул кулына снаряд кыйпылчыгы тия. Ул барыбер безнең янга кайтмый, батырларча сугышта кала. Ул афәттә үз башыңны сакларга кирәк. Ә абыем кешеләргә дә ярдәм иткән. Горурланам аның белән! 1946 елда кайтып, бер ел яшәгәч, 1947 елда абыем безнең арадан китә», — дип сөйләде Мәрзия апа. 

Шулай ук Мәрзия апа тагын бер хатирәне дә искә алды. 

«Без сугыш вакытында авылда яшәдек. Әтиемне сугышка алмадылар, чөнки ул Фин сугышыннан яраланып кайткан иде. Бервакыт мин Казан дип аталган шәһәр булуын ишеттем. Нинди икән ул Казан шәһәре, дип уйладым. Гәбделбәр абыем сугыштан кайткач, мине Казанга алып барды. Хәзер дә мин Казанда яшим, ләкин 1946 елда ул, гомумән, башка төрле иде. Шулай итеп, Казан мине 1946 елда үзенә гашыйк итте. Кечкенә чактан ук, үскәч, Казанда яшәү максаты белән яшәдем. Аллаһка шөкер, Казанга килеп, төпләнеп калдым», — дип сөйләде ул. 

«Элек заманалар башка иде»

Мәрзия апа ире Азнакай егете Тельман белән ике кыз — Гүзәлия белән Эльвираны үстергәннәр. Әңгәмәдәшем ире белән ничек танышуларын да сөйләде. 

«Мин Казанда тулай торакта яшәдем. Безнең бүлмәгә егетләр килеп йөри иде. Әмма мин берсен дә ошатмый идем. Бер көнне Тельман үзенең дусты белән безнең подъезд янына килеп туктады. Без дус кызым белән бер-беребезгә караштык та күз кысыштык. Кызык бит, нинди егетләр икән? Эшебез булмаса да, урамга чыгып керергә булдык. Имеш, үзебезнең барлыгыбызны белдерер өчен. Шунда Тельманнар безгә эндәште, танышты. Аралашып киттек, алар ешрак килеп йөри башлады…Әмма мин булачак иремне тиз арада ошатмадым. Дус кызым Флүрәне: „Синең яныңа килә ул“, — дип үрти идем. Шулай да күңелем түрендә Тельманның минем яныма килеп йөрүен белә идем», — дип сөйләде Мәрзия апа.

Берсендә Тельман Мәрзияне кинога чакырган. 

«Кинога чакыргач, бармый калмадым. «Алешкина любовь» киносын карадык. Безнең заман кешеләре бу киноны ишетеп булса да беләдер. Барырга ризалаштым, әмма тулай торактан аның белән бергә чыгып китәргә оялдым. Аңа: «Бар, син башта үзең генә чык. Мине тукталыш янында көтәрсең», — дия идем. Ул чыгып киткәч, ун минут чамасы үткәч, үзем чыга идем. Ул заманалар, гомумән, башка иде. Хәзер оялмыйлар, кулга-кул тотынышып урам буенча йөриләр, авыз тутырып үбешәләр. Ә ул вакытлар андый түгел иде. 

Кинода ялгыш кына беренче тапкыр кулымнан тотты. Беренче тапкыр кулымнан тотуы иде, аңлыйсыңмы? Әй, рәхәт иде! Әле, безнең елгылар хәтерлидер, килосы 3,5 сум торган «Весна» дигән иң тәмле бер конфет була иде. Шул конфетны миңа бирде. Ул еллар өчен бу бүләк зур кебек тоела иде. Хәзер кыйммәтле телефоннар, машиналар сорыйлар. Шушы конфетның тәмлелеген беләм, ашыйсым килә. Әмма аның янында ашарга оялдым. 

Шулай итеп аралашып киттек. Бераз вакыт үткәч, өйләнешергә булдык. Алар Азнакай районыннан, Арчага кайтып кулымны сорады. Никах укыттык. Элек гаиләләргә тулай торакта бүлмә бирәләр иде. Без дә шул бүлмәне алырга булдык. Әмма безгә ул эләкмәде. Без мөселман балалары өчен никах булуы иң мөһиме бит. Бер-беребез өчен ир белән хатын кебек идек. Әмма законлы язылышырга кирәк дип уйламадык та. Шулай итеп, ирле-хатынлы булсак та, Казанда аерым яшәдек. Әмма бик теләп авылга кайта идек», — дип сөйләде ул. 

Ул елларда өйләр «снимать» итеп яшәү кыйммәт булган. Мәрзия белән Тельман яшәргә дип мунча табалар. «Мунчаларда тәрәзә кечкенә була бит. Ул вакытта да шулай иде. Шулай итеп, мунчада яши башладык. Бер мич тә бер карават — башка әйбер ул бүлмәгә сыймый иде. Хәзер, Аллаһка шөкер, яшьләрнең мөмкинлекләре күбрәк», — дип искә алды Мәрзия апа.

Өлкән кызлары Гүзәлия мунчада туа. Соңыннан аларга тулай торакта бүлмә бирәләр. Ул тулай торакта икенче кызлары — Эльвира туа.

Минем: «Тельман абыйны яраттыгызмы?» — дигән соравыма Мәрзия әби: «Яратуны кул белән тотып булмый шул аны. Яратканмындыр. Ул булганда, тәмлерәк ризык әзерлисем килә иде. Ашагач мактап җибәрсә, тагын да рәхәт. Хәзер үзем өчен артык катлаулы ризыклар әзерләмим. Гаилә тормышында бер-береңне ишетә белү, юл куя белү кирәк.

Нишләп иртәрәк язылышмадык икән дип уйлыйм хәзер. Бу хакта ишеткән дә юк иде, әниләр дә әйтмәгән. Аллаһка шөкер, яхшы яшәдек. Балалар да акыллы булып үсте. Картым гына иртә китеп барды. Ансыз сигезенче елым үтеп бара. Мине дә чакыргалый кебек. 52 ел иңгә-иң яшәдек, сеңлем. Ул киткәч, авыр булды. Ярый әле кызларым гел янәшәмдә, акылдан язар идем.

Аллаһ биргән гомерне яшәп бетерергә кирәк. Әле үзем йөреп торам, кеше кулында түгел. Ашыйсым килсә, пешереп ашыйм. Рәхәтләнеп, тәмләп чәй эчәм», — диде Мәрзия апа.

Саубуллашканда, Мәрзия апа миңа: «Рәхмәт, хатирәләрне яңарттың. Яшь чакта җебегән булганбыз инде. Татар кызлары тыйнак булырга тиеш. Хәзер, ирләреннән узып, башларына атланалар, ир кешедән дә катырак сүгенәләр. Болай булырга тиеш түгел, дөрес түгел!» — дип әйтте. 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Моздок на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.