«Минзәлә» газетасының тугры укучылары яңа санны район үзәгенә килеп ала
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», «Минзәлә»). «Минзәлә» — «Мензеля» газетасы укучылары арасында «Кем өлгергән, шул откан » дигән бүләкләр уйнатуда Кадрәк авылыннан Мирзаян Хәбибуллин откан. Мирзаян һәм Рәйсә Хәбибуллиннар район газетасының һәр яңа санын Минзәләгә килеп, «Кырык тартма» кибетеннән алалар. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.
«Без атнага бер тапкыр бассейнга киләбез. Шуңа күрә редакция кибетенә кереп чыгу безгә бер мәшәкать тә тудырмый. Газетаны шушы „Кырык тартма“ аша 5 ел алдырабыз. Биредә хезмәт күрсәтүче Люция Атналина безне елмаеп, якты йөз белән каршылый. Газетага язылу вакытын искәртә, призлар уйнату турында исебезгә төшерә, приз отуыбыз турында да иң беренче хәбәр итеп, сөенечебезне уртаклашты», — ди Мирзаян Хәбибуллин.
Ул мондый уен оештырган, откан бүләге өчен зур рәхмәт әйтә. «Безнең өчен биредә язылуның өстенлеге шунда: үзебезгә ничек җайлы, шул вакытка киләбез һәм газетаның яңа санын кулыбызга алабыз», — ди.
Хәбибуллин 21 сезон комбайнда эшли, район комбайнчылары арасында алдынгы урыннарда була. «Минем хакта газетада күп тапкырлар язып чыктылар. Пенсиягә чыксам да, көч һәм сәламәтлек булганда, өйдә утырасы килми. „Мензелинские зори“ агрофирмасының „Кадрәк“ хуҗалыгында электрик булып эшлим», — ди ул.