Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3 4 5 6 7
8
9
10
11
12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Татарстанда 400дән артык автомобиль йөртүченең йөздән артыграк түләнмәгән штрафы бар»

0 1613

Хакимият һәм ЮХИДИ бу күренешкә каршы мөмкин булган барлык чаралар ярдәмендә көрәшергә әзер, шул исәптән хокук бозучыларның мәгълүматларын халыкка чыгару чарасы да карала.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре чаң суга: республика юлларындагы вазгыять көннән-көн киеренкеләнә бара. Күп кенә машина йөртүчеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, кызганыч, нормага әверелде. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен аена берничә дистә штрафны очраклылык дип атап булмый.

Ә тагын штрафларны түләмичә җыеп баручылар да бар. «Татар-информ» «Stop City Racing» телеграм-каналы тарафыннан төзелгән штрафларны явызларча түләмәүчеләрнең антирейтингын бастырды. Татарстан автоинспекторлары, агентлык соравы буенча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 100 һәм аннан да күбрәк штраф җыйган автомобиль йөртүчеләр иң күп булган районнарны атады.

Мондый хокук бозучылар саны буенча Казан алда бара: 222 машина йөртүченең 100 һәм аннан да күбрәк штрафы бар. Икенче урында – Чаллы, анда 41 машина йөртүчегә шундый ук күләмдә штраф салынган.

• Лаеш районында шундый 15 машина йөртүче бар;

• Түбән Камада – 13;

• Питрәч һәм Алабуга районнарында – 11әр;

• Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарында – 10ар;

• Биектау районында – 9;

• Югары Осланда – 8;

• Бөгелмә районында – 5;

• Зәй һәм Әлки районнарында – 4әр;

• Апас, Саба һәм Тукай районнарында – 3әр;

• Арча, Балык Бистәсе, Аксубай, Чистай, Сарман, Нурлат, Буа, Лениногорск һәм Кукмара районнарында – 2шәр;

Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әтнә, Баулы, Балтач, Чүпрәле, Менделеевск, Мамадыш, Мөслим, Яңа Чишмә һәм Ютазы районнарында шундый күләмдә штраф салынган 1әр кеше бар.

Радий Кадиков: «Административ штрафны вакытында түләмәү түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтә күләмендә административ штраф салуга китерә».

Фото: © chelny-izvest.ru

«Административ штраф административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан административ штраф салу турындагы карар законлы көченә кергән көннән алып 60 көннән дә соңга калмыйча тулысынча түләнергә тиеш. Административ штрафны вакытында түләмәү түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтә күләмендә административ штраф салуга китерә, ләкин 1 мең сумнан да ким түгел, яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр», – дип искә төшерде Чаллы дәүләт автоинспекциясе башлыгы Радий Кадиков.

Татарстанның Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы (анда штрафларны түләмәүче 10 кеше бар) агентлыкка мондыйлар белән даими планлы эш алып барылуы турында сөйләде.

«Штраф түләмәүчеләрнең кайберләре безнең районнан читтә яши, әмма бу – проблема түгел, чөнки безнең суд приставлары белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган», – дип аңлатты ТР Яшел Үзән районы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рамил Идиятуллин.

Бүгенге көндә Татарстанда 402 машина йөртүчегә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, 100 һәм аннан да күбрәк түләнмәгән штраф салынган.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Машина йөртүченең җавапсызлыгы фаҗигагә юл»

Агымдагы ел башыннан Татарстан юлларындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 170тән артык кеше һәлак булган инде. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре әйтүенчә, республикада аварияләрнең шул кадәр артуы соңгы тапкыр 10 ел элек теркәлгән булган. Узган елларда аварияләр саны, шулай ук һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны кими барган иде, һәм менә тагын кискен арту.

Дәүләт автоинспекторлары, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар үзләрен генә түгел, ә тирә-юньдәге кешеләрне дә куркыныч астына куя, дип искәртә.

«Татарстанда административ йогынты чараларын куллану аша җәзаның котылгысызлыгы принцибын гамәлгә ашыру буенча даими нигездә эш алып барыла. Шулай ук суд приставлары хезмәте белән үзара хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә башкару дәрәҗәсе 91,2 процентка җитте. Әмма, статистика күрсәткәнчә, системалы рәвештә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартыла торган машина йөртүчеләр категориясе бар, һәм шул ук вакытта алар штрафларны законда билгеләнгән срокта түләми», – дип сөйләде «Татар-информ»га Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин.

Айрат Сәмигуллин: «Татарстанда административ йогынты чараларын куллану аша җәзаның котылгысызлыгы принцибын гамәлгә ашыру буенча даими нигездә эш алып барыла».

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Аның сүзләренчә, әлеге категориягә керүче машина йөртүчеләр юлда үзләрен куркыныч тоту һәм күп тапкырлар юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу аркасында үз гомерләрен дә, авто пассажирларының гомерләрен дә, юлда янәшә хәрәкәт итүчеләрнең гомерләрен дә куркыныч астына куя.

«Аларның үз-үзләрен җавапсыз тотуы юлда фаҗигагә китерергә мөмкин. Без, үз чиратыбызда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен системалы рәвештә бозучы физик һәм юридик затлар белән профилактик эш алып барабыз. Без күп тапкырлар хокук бозучы затлар катнашында мәгълүмати ресурсларны мониторинглыйбыз. Формалаштырылган мәгълүматларны профилактик әңгәмә уздыру өчен хокук бозучы теркәлгән урын буенча Дәүләт автоинспекциясенең территориаль бүлекчәләренә җибәрәбез», – дип сөйләде Айрат Сәмигуллин.

Мондый профилактик әңгәмә вакытында ЮХИДИ хезмәткәре машина йөртүчегә аның юлда үз-үзен тотышы нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкин булуын аңлата һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиешлеген искәртә. Быел тәртип бозучылар белән 200дән артык шундый әңгәмә үткәрелгән. Ләкин, безнең мәгълүмат буенча, эш үгетләүләр белән генә барып чыкмый.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Айга берничә дистә штраф салынучыларның машина йөртү таныклыкларын тартып алырга кирәк»

Бу категория хокук бозучылар белән көрәш компромиссыз булачак, барлык мөмкин булган чаралар кулланылачак, ди ТР Хөкүмәтенә якын чыганак. Сүз штрафларны түләтү һәм тәрбия әңгәмәләре турында гына бармый, сорау киңрәк тора. Барлык штрафчы-рекордсменнар республика шәһәрләре һәм районнарындагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенә кырыс сөйләшүгә чакырылачак. Йогынты чарасы сыйфатында хокук бозучыларның юллардагы «гамәлләре» җентекләп тасвирланган мәгълүматлар халыкка җиткереләчәк. Өстәвенә, йөзләренә карамастан.

«Мондый хокук бозучылар арасында җитәкчеләр дә, эре эшмәкәрләр дә бар, алар шуны истә тотарга тиеш: аларның хокук бозулары һәм түләнмәгән штрафлары якын арада киң җәмәгатьчелеккә билгеле булырга мөмкин», – ди «Татар-информ» чыганагы.

«Әлбәттә, аена 100 штраф алган кешеләрнең машина йөртү таныклыкларын тартып алырга кирәк. Юлда андый кешенең булмавы җәмгыятькә файда китерәчәк. Әмма штрафлар санының күләме ничек билгеләнүе аңлашылмый. Барысы да бик индивидуаль. Штрафка тартылучыларның куркыныч күрсәткечләренә руль артында уздырыла торган сәгатьләр саны нык тәэсир итә. Шкаланы гадиләштерергә ярамый, ә һәр машина йөртүче өчен 1000 км га штрафлар санын исәпләү – кыен», – дип аңлатты «Татар-информ»га «ПромРейтинг» агентлыгы җитәкчесе Антон Глухов.

Эксперт әйтүенчә, аена 20-30 штраф җыючы машина йөртүчеләрне юллардан чыгарырга кирәк. Аның фикеренчә, мондый кешеләр юлларда куркыныч кына тудырып калмый, ә аларның социумга мөнәсәбәте дә аерым бер мәсьәлә булып тора. Эксперт фикеренчә, бу кешеләр үзләрен гомуми кагыйдәләрдән өстен куялар. Мондыйлар өчен юлда законнар һәм кагыйдәләр юк. Алар социаль яшәеш кысаларыннан чыга.

«Бар нәрсәгә иреклелек – ул наркотик, ә наркоманнар белән махсус рәвештә эшләргә кирәк. Бу очракта бердәнбер курку – ул эре санкцияләрнең махсус рәвештә хокук бозмаган гади машина йөртүчеләргә карата кулланылуы. Чөнки руль артында – тере кешеләр, һәм аларга ялгышу хас. Иң күп тәртип бозучыларга юнәлгән чара кирәк. Заманча IT-технологияләр Россиядә салым салуның катлаулы системасын гамәлгә кертергә мөмкинлек бирде. Бәлки, айтишникларны машина йөртүчеләр өчен штрафлар исәпләү тармагына да җәлеп итәргә кирәктер», – ди Антон Глухов.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Менделеевск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.