Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1
2
3
4
5
6
7
8 9 10
11
12
13 14 15 16 17 18
19
20
21
22 23 24
25
26
27 28 29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Бу – акылсызлык!»: ни өчен Татарстан районнарында терлек саны киметелә

0 99

1 ел эчендә 148 крестьян-фермер хуҗалыгы ябылган, яңа ачылганнары саны 38 генә

Хәзер Татарстан хуҗалыкларында 890 мең баштан артык эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 321,6 мең баш сыер. Узган ел белән чагыштырганда, эре мөгезле терлек саны 33,4 мең башка, шул исәптән сыерлар саны 4 меңгә диярлек кимегән.

Агымдагы ел башыннан авыл хуҗалыгы оешмаларында баш саны 9158гә кимегән. Кыскарту 31 районда булган. Иң зур югалтулар – 1000 баштан артык – Алексеевск, Азнакай, Нурлат һәм Тукай районнарында. Биектау, Яшел Үзән, Менделеевск, Балык Бистәсе, Зәй, Әлки һәм Буа районнарында терлек саны 500 дән 800 башка кадәр кимегән.

«Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләрнең баш саны кимүне буыннар алмашу белән бәйләргә мөмкин. Яшь буын терлек асрау белән мәшәкатьләнергә теләми, продукцияне кибетләрдә сатып алуны өстен күрә. Терлек азыгы әзерләү дә мөһим роль уйный», – диләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Ведомствода крестьян-фермер хуҗалыкларында баш санын киметүне кайбер крестьян-фермер хуҗалыкларының ябылуы, шулай ук савым сыерларын лейкоздан тернәкләндерү процедурасы белән аңлаталар. Узган елда гына да республикада 148 крестьян-фермер хуҗалыгы ябылган һәм бары тик 38 генә яңа хуҗалык ачылган. Эшчәнлекләрен туктатучыларның күбесе – Балык Бистәсе, Кукмара, Сарман, Мөслим, Баулы, Азнакай, Әгерҗе, Арча, Әлмәт, Менделеевск, Спас районнарында.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Терлек санын максатчан киметкән хуҗалыклар да бар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров элегрәк республикада эре мөгезле терлек санын максатчан киметкән хуҗалыклар бар дип әйткән иде. Алар арасында, мәсәлән, Яңа Чишмә районының «Агро-Основа» һәм Козлов, Буа районының «Заря», Апас районының «Апас-мол», Азнакай районының «Марс», Актаныш районының «Тамыр», Биектау районының «Урак һәм Чүкеч» КФХлары.

Монда баш санын киметүнең сәбәпләре булып савым сыерларын лейкоздан тернәкләндерү, шулай ук йогышлы авыруларны (бруцеллез һәм туберкулез) ачыклау, крестьян-фермер хуҗалыгын шәхси ярдәмче хуҗалыкка күчерү тора. Моннан тыш, кайбер хуҗалыклар терлекчелек белән шөгыльләнүдән туктап, үсемлекчелеккә күчкәннәр.

Крестьян-фермер хуҗалыкларының шәхси ярдәмче хуҗалык статусына күчүенә килгәндә, бу – еш кына бизнесны болай алып баруның җиңелрәк булуы белән бәйле: салымнардан бары тик җиргә салым гына түләргә кирәк, шул ук вакытта республика бюджетыннан да ярдәм алырга мөмкин. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ел саен 500 млн сумнан артык акча бүлеп бирелә, дип аңлатты Апас районында узган утырышта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Бу хәлдән чыгу юлы буларак авылның социаль үсешенә, фермерларга ярдәм итү, бигрәк тә грант программалары, административ киртәләрне киметү карала», – диде Җәббаров.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтелүгә карамастан, аларда бер елда эре мөгезле терлек саны 12,8 мең башка кимегән. «Бу – районнарның тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләменә турыдан-туры йогынты ясый, чөнки тулаем продукция җитештерүдә шәхси ярдәмче хуҗалыкларның өлеше 53 процентны тәшкил итә», – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

«Сыерлардан баш тартканнарга хәзер барысын да яңадан башлау авырга туры килә»

Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров хуҗалыкларда сыерлар саны кимү сөткә бәяләр белән дә бәйле дип саный.

«Узган ел март аеннан башлап фермерлардан һәм халыктан сатып алына торган сөткә бәяләрне төшерү буенча башланган чылбыр реакциясе шундый нәтиҗә бирде. Сыерлардан баш тартканнарга хәзер барысын да яңадан башлау авырга туры килә. Шуңа күрә бәяләрнең даимилеге мөһим», – диде ул «Татар-информ»га.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Әмма, спикер фикеренчә, бәяләр генә үз ролен уйнамаган. Җитештерелгән сөтне сату өчен, фермерга аны елга 2 тапкыр Казан лабораториясенә экспертизага тапшырырга кирәк. Шуннан соң гына муниципаль районнар ветеринарлары шәхси хуҗалыкларга сөт сатарга рөхсәт итә ала.

«Бу – гаделсезлек! Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 98 мең сыер исәпләнә. Күз алдына китерегез, сөтне анализга тапшыру өчен Казанга күпме хуҗалык килә! Шул ук вакытта 15 мең сум түләргә кирәк. Ягъни елына – 30 мең сум. Гәрчә шундый ук лабораторияләр районнарда да бар. Бу – түрәләр бюрократиясе түгелме? Шул ук вакытта ветеринария хезмәте дәүләт күзәтчелек органы булса да», – диде Байтемиров.

Ул «агрохолдингларның көчәюе» белән бәйле өченче сәбәпне дә атады. «Бу – крестьяннарга терлекләрне тиешле дәрәҗәдә тотарга мөмкинлек бирми. Бу терлек азыгы – печән генә түгел, ашлык әзерләүгә дә кагыла. Җир пайлары хисабына крестьяннарга бирелә торган ашлык сыйфатсыз. Үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен генә булса да, аның белән шөгыльләнә алучыларга җир бирергә кирәк», – ди ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Эшче куллар җитми»

Байтемиров фикеренчә, терлек саны кимүнең тагын бер сәбәбе – эшчеләргә кытлык. Эшкә яраклы халык шәһәрләрдә эшләүне өстен күрә.

«Терлек санын арттыру яки булганын саклап калу өчен эшче куллар җитми. Авыл җирендә эшсезлек дәрәҗәсе бик зур», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ»

Бу ел башына 16 районда баш санын арттырганнар

Азык әзерләү һәм продукция сату буенча күп нәрсә башкарма комитетларның эшенә бәйле, дип аңлатты Апас районында узган утырышта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. Район халык белән эшләргә тиеш, дип саный Җәббаров.

Республикада уңай мисаллар бар – 16 район бу ел башына баш санын арттырды. Иң зур үсеш Минзәлә районында – 1683 башка. Арча, Саба, Мамадыш, Кукмара, Балтач, Мөслим һәм Актаныш районнарында терлекләр саны 100дән 300 башка кадәр арткан.

«Арту нигездә яңа сөтчелек комплексларын файдалануга тапшыру, таналар сатып алу һәм шәхси җитештерү хисабына булды. 4 ай эчендә Минзәлә, Балык Бистәсе, Чистай, Балтач, Буа, Азнакай, Саба һәм Кукмара районнары авыл хуҗалыгы оешмалары 2392 баш нәселле мөгезле эре терлек сатып алдылар», – дип хәбәр иттеләр авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгында.

Терлекчелек фермалары төзелешенә килгәндә, соңгы 3 елда 43,2 мең башка исәпләнгән 63 сөт комплексы файдалануга тапшырылган. Шул исәптән узган елда 10,6 мең башка исәпләнгән 19 яңа комплекс барлыкка килде.

Хәзер төрле стадияләрдә 20 инвестпроект бар, алар 13,6 мең сыерга исәпләнгән шундый объектлар төзүне күздә тота. Шулардан быел 6,6 мең башка исәпләнгән 11 комплекс файдалануга тапшырылачак.

Шунысын да әйтергә кирәк, Җәббаров Бөгелмә, Минзәлә, Мөслим районнарында сөт җитештерүнең 5 ел эчендә шактый артуын яңа сөтчелек комплекслары төзелеше нәтиҗәсе дип атады. «Заманча сөтчелек комплексларын төзү һәм файдалануга тапшыру җитештерүне ел саен 2-3 процентка арттыра», – дип ышаналар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Узган ел Татарстан үз тарихында беренче тапкыр 2,1 млн тоннадан артык сөт җитештергән. Ә быелның 5 аенда 914,9 мең тонна җитештерелгән, бу – 2023 елга караганда 42,1 мең тоннага күбрәк. Әмма эре мөгезле терлекнең баш саны белән бәйле вазгыять ит җитештерүдә чагылыш тапкан. Аерым алганда, терлек һәм кош ите узган елга караганда 5,8 мең тоннага кимрәк җитештерелгән, ә барлыгы 5 айда – 191,8 мең тонна.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Заманча технологияләр терлек асрауга чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә

Татарстанда баш саны кимү проблемасын ничек хәл итәргә тырышалар? Фермерларны эре мөгезле терлек асрауга этәрү өчен төрле ярдәм чаралары каралган. Мәсәлән, сөт җитештерүгә, сөт һәм ит өчен эре мөгезле терлекләрне үстерүгә, авыл хуҗалыгы терлекләрен ясалма орлыкландыру өчен җиһаз һәм җайланмалар сатып алуга, нәселле терлекчелеккә ярдәм итүгә субсидияләр алырга мөмкин.

Моннан тыш, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, республикада терлек санын саклап калу һәм арттыру өчен төрле чаралар күрелә. Аерым алганда, хайваннарны тотуның заманча технологияләре кертелә. Ягъни ашату, сыерларны саву һәм көтү белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары кулланыла. «Мондый технологияләр җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырырга һәм терлек асрауга чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә», – диләр ведомствода.

Әйтик, узган ел Әтнә районының Ленин исемендәге нәсел заводының роботлаштырылган фермасында сыерларның җитештерүчәнлеге 31 процентка арткан, сөтнең үзкыйммәте 15 процентка кимегән. Моңа сыерларны саву һәм рационны төгәл бүлү технологияләрен гамәлгә кертү нәтиҗәсендә ирешелгән. Министрлык мәгълүматы буенча, хуҗалык проектка 399 млн сум акча керткән, ә дәүләт ярдәме 132,5 млн сум тәшкил иткән.

Актаныш районының «Нур Баян» хуҗалыгында сыер абзары төзекләндерелгән, терлекләр белән идарә итү программалары куелган һәм терлекләрнең генетикасы яхшыртылган. Нәтиҗәдә сыерларның җитештерүчәнлеге – 12,5 процентка, сөт җитештерү 733 тоннага арткан. 14 млн сум күләмендә өстәмә табыш алынган.

Фото: © «Татар-информ»

2030 елга кадәр Татарстанда 40 меңләп ферма төзү планлаштырыла

Байтемиров, проблеманы хәл итү өчен, районнарда җитештерүне оештырырга кирәк, дип саный.

«Ә ничек итеп? Эре агрохолдинглар фермаларны ябалар, авылларда эш урыннары җитәрлек булдырылмый, яки гомумән авыллардан терлекләрне чыгаралар һәм бер урында туплыйлар. Ә калганнар нишләргә тиеш?» – ди ул.

Шуңа күрә ассоциация юл картасын эшләгән, ул 2030 елга кадәр 35-40 мең яңа крестьян-фермер хуҗалыгы төзүне күздә тота.

«Хуҗалыклар гына түгел, шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен дә инфраструктура булдыру мөмкинлеге бар», – ди Байтемиров.

«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Надежда Гордеева





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Поваленная ураганом остановка чудом не убила мужчину во Владимирской области

В Татарстане ожидаются дождь и мокрый снег, сохранится штормовой ветер

Падают деревья и рушатся остановки: В Оренбургской области и других регионах России не утихает шторм

В Казани сильный ветер сорвал часть кровли здания у ЖК «Родина»


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Менделеевск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.