Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1
2
3
4
5
6
7
8 9 10
11
12
13 14 15 16 17 18
19
20
21
22 23 24
25
26
27 28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Сабантуй, Семык, Гырон Быдтон, Уяв, Питрау: Татарстанда милли бәйрәмнәр календаре

0 99

Фото: © Салават Камалетдинов/архив

СЕМЫК 15 июнь – Мамадыш районы Зур Шыя авылы Республика мари мәдәнияте бәйрәме

Мари халкының дини традицияләр һәм милли йолаларга нигезләнгән бу бәйрәме җәй җитүне аңлата. Бүген аны бик күп кунак чакырып, җыр-биюләр, халык уеннары белән аралаштырып үткәрәләр. «Мари гүзәле» һәм «Мари гаиләсе» конкурслары оештырыла.

Фото: © Владимир Васильев/архив

САБАН ТУЕ 8-9 июнь – Татарстан авыллары һәм район үзәкләре 15 июнь – Чаллы 23 июнь – Казан

Татар халкының язгы кыр эшләре тәмамлангач билгеләп үтелә торган яраткан бәйрәме бүген бөтен дөньяны колачлый. Җыр-моңга бай, милли уеннарны үз эченә алган бәйрәм программасының үзәген көрәш һәм ат чабышлары тәшкил итә.

Фото: © Николай Александров/архив

ГЫРОН БЫДТОН 29 июнь – Менделеевск районы Яңабирде авылы Республика удмурт мәдәнияте бәйрәме

Удмуртлар, чәчү эшләре тәмамлангач, печәнгә төшкәнче җыелыша һәм, игеннәр мул уңыш бирсен, дип теләкләр теләп, бәйрәм итә. Традиция буенча, бу көнне бөтен кунакларны корбан итеннән пешерелгән ботка белән сыйлыйлар.

Фото: © Салават Камалетдинов/архив

ВАЛДА ШИНЯСЬ 30 июнь – Тәтеш районы Килдеш авылы Республика мордва мәдәнияте бәйрәме

Мордва-мукшы халкының милли йолаларына нигезләнгән бу бәйрәм җәйге кояш торгынлыгына – иң озын көнгә багышлап, муллык, уңыш теләп үткәрелә. Бүген аңа бик күп кунаклар чакырыла, җыр-биюләр, уеннар, һөнәрчелек күргәзмәләре оештырыла.

Шулай ук 30 июньдә Лениногорск районы Мордва Кармалкасы авылында «Балтай» мордва-эрзя мәдәнияте фольклор бәйрәме булачак.

Фото: © Tatarstan.ru/архив

ИВАН КУПАЛА 5 июль – Яшел Үзән шәһәре Республика славян мәдәнияте бәйрәме

Славян халкы, борынгыдан килгән йола буенча, бу көнне күмәк күңел ачу оештыра. Бәйрәмдә учак ягып, аның аркылы сикерү, такыялар үрү, үләннәр җыю гадәте бар. Яшел Үзәндә «Иван Купала» славян мәдәнияте бәйрәме республика дәрәҗәсендә үткәрелә.

Фото: © Владимир Васильев/архив

УЯВ 6 июль – Әлки районы Сихтермә авылы Республика чуваш мәдәнияте бәйрәме

Чуваш халкының йолаларына нигезләнгән бу борынгы бәйрәм язгы чәчүдән соң, печәнгә төшкәнче, урып-җыю эшләренә керешкәнче уздырыла. Табигатьтән мул уңыш өмет итеп, теләкләр теләнә. Бүгенге бәйрәм программасында кунаклар милли уеннарда, әйлән-бәйләндә катнаша. «Уяв гүзәле» сайлана.

Фото: © Абдул Фархан/архив

ПИТРАУ 13 июль – Мамадыш районы Җөри авылы Республика керәшен мәдәнияте бәйрәме

Керәшеннәрдә Питрау көне табигатьтә елның көз якынлашуын күрсәтүче үзгәрешләр башлана торган календарь чиге булып санала. Кичкә кадәр дәвам итүче бәйрәмнең программасы җыр-биюләргә, күптөрле уеннарга, спорт ярышларына, иҗади конкурсларга бай.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Поваленная ураганом остановка чудом не убила мужчину во Владимирской области

Повреждены крыши, попадали деревья: в МЧС рассказали о последствиях непогоды в РТ

Жительница РТ получила травму головы из-за повреждения остановки сильным ветром

В Менделеевске на площади Дворца культуры создали гигантский портрет Габдуллы Тукая


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Менделеевск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.