Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16 17
18
19
20
21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Мәдәни саннар: салган һәм алган акчалар, һәм башкалар, һәм башкалар

0 744

Иң мәдәни агартылган кешеләр – Апас белән Минзәләдә

Уртача алганда республиканың 1 кешесе ел дәвамында дәүләти һәм муниципаль мәдәният учреждениеләрендә 16 мәртәбә була. Моңа мәдәният тармагында белем бирүче учреждениеләр һәм кинотеатрлар керми. Бу – уртача алганда. Ягъни, кемдер гел була, кемдер булмый, уртачасы – 16. Ә инде районнар буенча карасак, Апас районының һәр кешесе 53 мәдәни чарада булган, Минзәлә – 52, Актаныш – 46, Саба һәм Спас – 41. Ә иң азы – Әлмәт, Казан – 10нан да ким. Лениногорск, Чирмешән, Сарман, Чистай районнарында да 20дән артык түгел.

Министрлыкның ел горурлыгы № 1

Министрлыкның 2022 ел горурлыгы – Фешин исемендәге Казан Сынлы сәнгать училищесы карамагындагы Креатив индустрияләр мәктәбе. Быел анда «Дизайн», «Фотовидеопроизводство», «Анимация», «Интерактив компьютер технологияләре» юнәлешләре буенча 90 бала белем ала.

Быел тагын 2 Креатив индустрия мәктәбе ачыла. Берсе – Әлмәттә: Әлмәт балалар сәнгать мәктәбендә (финанс күләме – 119,2 млн сум, шуның 71,5 млн ы – федераль бюджеттан); икенчесе – Түбән Камада: Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятендә (финанс күләме – 103,5 млн сум, шуның 62,1 млн ы – федераль бюджеттан).

Министрлыкның ел горурлыгы № 2

«Пушкин карта»сы күрсәткечләре дә – Татарстанның горурлыгы. Аны куллану буенча Татарстан Мәскәү белән Питердан соң 3нче урында.

Саннарга карасак, республикада «Пушкин картасы»н 337 мең потенциал кулланучы (14 – 22 яшьлекләр) бар икән. 2022 елның 31 декабренә «Пушкин картасы» мобиль кушымтасында 230 101 граждан теркәлгән.

«Татарстан – илкүләм «Пушкин картасы» проекты буенча лидерларның берсе. Шул ук вакытта картаны алучыларның 68,3 проценты карта лимиты белән каралган акча күләмен тулысынча файдаланмаган. Барлык муниципаль районнардан, бигрәк тә Ютазы, Спас һәм Тәтеш районнарыннан, бу юнәлештә эшне көчәйтүләрен сорыйм. Бу – сезнең бюджеттан тыш чыганак», – диде Ирада Әюпова докладында.

«PRO.Культура.РФ» порталында «Пушкин картасы» буенча хезмәт күрсәтүче буларак, Татарстан Республикасының 511 оешмасы теркәлгән, һәм алар 413,8 млн лык билет сатканнар. Моннан 1 ел элек, мәсәлән, андый оешмалар 243 кенә булган. Бу яхшымы, начармы – кайсы яктан карыйсың бит.

Сүз уңаеннан, үткән ел «Пушкин картасы» мәсьәләсендә бераз ыгы-зыгы булып алды. Чөнки әлеге «күктән төшкән» акчаларга эстрада да ияләшкән булып чыкты.

  • Алмаз Мирзаянов – Миләүшә Хәбетдинова бәхәсе: артисттан – хайп, тәнкыйтьчедән – галуш

Мәдәният министрлыгы бу теманы артык күтәрмәде, «Пушкин картасы» хисабына җырлап йөргән эстрада вәкилләрен дә кеше алдында тәнкыйтьләмәде. Ә менә йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ясаган докладында Татарстан мәдәният министры Ирада Əюпова дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләрен уйламыйча гына сәхнә бирүдән кисәтте. «Сәхнәгездән алып барылган программалар өчен җаваплылык сезнең өстә кала. Əлеге проект, барыннан да элек, яшь буынны тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Аерым коммерция оешмалары һәм башкаручыларның мөмкинлекләрдән файдаланып акча гына эшләү омтылышларына чик куелырга тиеш», – диде ул.

Кыскасы, Ирада Әюпова аңлаганга аңларлык итеп әйтте. «Пушкин картасы» аучыларының – тамаша күрсәтеп һәм шул тамашага сәхнә сатып акча эшләүчеләрнең аңлаган-аңламаганлыкларын вакыт күрсәтер.

Министрлыкның ел горурлыгы № 3

Чаллыда «Мастеровые» театрына яңа бина ачылды.

«Мәдәни тирәлек» региональ проекты кысаларында ике районда – Яшел Үзән һәм Алабуга шәһәрләрендә күп профильле мәдәни үзәк, Арча, Баулы, Яшел Үзән районнарында авыл клублары ачылган. Актаныш, Әлмәт, Апас, Теләче, Чистай районнарында модель китапханә эшли башлаган. Кукмара районының Ядегәр һәм Байлангар авылы клубларына, Державин исемендәге Лаеш музеена һәм Арча балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясалган. 352,97 млн сумга Түбән Кама яшь тамашачы театры бинасына ремонт ясалган.

Сүз уңаеннан, байтак еллар дәвамында «Кече шәһәр театрлары» федераль проекты кысаларында акчалар алса да, әлегә бу театрның иҗат җимешләре театраль җәмәгатьчелеккә танылганын хәтерләмим.

Шулай итеп, республиканың ике зур шәһәрендә – Чаллы һәм Түбән Камада татар һәм рус телләрендә эшли торган театрларның яңа яки яңартылган биналары булды.

Тагын бер театр биналы булачактыр, мөгаен

Буа мәдәният йортына реконструкция ясала. Объектта ремонт бәясе – 800 млн сум. Шуның 202,775 млн ы – федераль бюджеттан. Әлеге бина капиталь ремонттан соң Буа дәүләт театрына тапшырылачак, дигән ышаныч бар.

Дөрес, коллегия утырышында бу хакта әйтелмәде, отчетта да язылмаган. Әмма без, шулай булыр, дип ышанабыз. Чөнки Раил Садриев әйтте.

«Киләчәктә Буа театрының яңа бинасы булачак. Реконструкцияләнгән мәдәният сарае бинасына театр керер, дип уйланыла. Районда РДК калмый, дип, бераз борчылучылар бар. Ләкин бит район хакимияте барлык мәдәни чараларын театр бинасында уздыра ала. Минемчә, театр кергәч, бинаның дәрәҗәсе, кыйммәте генә арта. Опера һәм балет театрында республиканың зур чаралары үткәрелә бит – бездә дә, шуның кебек, районның зур чаралары үтәчәк», – дигән иде театр директоры, яңа бина темасына ачыклык кертеп.

2023тә ниләрне яңартабыз?

«Казан арты» тарихи-этнографик музее, Баулы, Кукмара, Яшел үзән туган як музейлары ремонтланачак.

42,69 млн сумга Тинчурин театры техник һәм технологик яктан җиһазланачак. Шуның 34,585 млн сумы – федераль акчалар. Театр залында урындыклар алыштырылачак, колакчаларның кыйммәтле төре – инфракызыл системалысы алыначак. Тавыш һәм яктылык җиһазлаларының да яңалары кайтачак.

Шулай ук, 5 музей: Милли музей һәм 4 муниципаль музей – Чаллы тарихи-туган як музее, Биектау туган як музее, Сарман Бөек Ватан сугышы һәм туган як музее, Чирмешән мемориаль үзәге техник һәм технологик яктан җиһазландырылачак.

Китапханәләрдә ЮНЕСКО стандартларына җитмәсәк тә, шуңа таба барабыз

ЮНЕСКО стандартлары буенча, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен, ел саен китапханә фондларына 1000 кешегә 250 данә хисабыннан яңа документлар (китаплар) керергә тиеш. 2022 елда бу сан 178 булган. Күрсәткеч бигүк югары булмаса да, үткән еллардагыдан яхшырак.

Реставрацияләү темпы кимегән, ләкин реставрациялибез

2022 елда музей учреждениеләре тарафыннан 647 предмет реставрацияләнгән. Бу – 2021 ел белән чагыштырганда 2,5 тапкыр азрак. Ә реставрация соралган предметлар елдан-ел арта бара, ди.

Реестрда – «Карга боткасы»

Мәдәният министры Ирада Әюпова докладында матди булмаган мәдәни мирас объектлары темасына кагылып: «Әлегә безнең федераль реестрда бер генә йола – «Карга боткасы» гына», – диде, татар милли йолаларын күздә тотып.

Федераль реестрда Кукмара удмуртларының Троицасы һәм Казан арты русларының кичке уеннары – Каравон да бар. Традицион технологияләр бүлегендә Лаеш районының Рус Никольское авылында традицион костюм үрнәкләре дә кергән. Әлегә нибары шушы 4 объект.

«Таткультресурсцентр» республика халыкларының матди булмаган мирас объектларына мониторинг үткәреп, республикадагы мари, мордва, керәшен, удмурт, чувашларның мәдәни мирасын максатчан өйрәнү ихтыяҗын ачыклаган.

Орденнар, медальләр – соралган кадәр, мактаулы исемнәр алай ук түгел

Министрлыкта Бүләкләү комиссиясе эшли. Ул тәкъдим ителгәннәрнең барысына да – алар 5 кеше, ди – «Дуслык» орденын биргән, тәкъдим ителгән 3 кешегә «Татарстан каршындагы казанышлары өчен» орденын биргән, 9ына «Татарстан каршындагы казанышлары өчен» орденының медален бирергә карар иткән. Ә менә «Татарстанның халык артисты» исемен тәкъдим ителгәннәрнең 4есенә генә биргән, ә барлыгы 9 булган. «Татарстанның атказанган артисты» исемен дә юмарт таратмаган – 24 кеше тәкъдим ителеп, нибары 10ысы гына алган. 

Театраль керемнәр һәм чыгымнар – ачык һәм ябык мәгълүмат

Уртача алганда, республикада яшәүче һәр кеше мәдәният учреждениесенә уртача 437,5 сум акча түләгән. 2022 елда мәдәният учреждениеләре һәм мәдәният тармагындагы мәгариф учреждениеләре, түләүле хезмәт күрсәтеп, 1 751,95 млн сум керем алган.

Ягъни, театрлар – 483,3 млн сумлык, концерт оешмалары – 321,7 млн сумлык билет саткан. Халкыбыз театр-концерт кебек тамашага 805 млн сум акча түләгән. Димәк, бюджеттан 1 сум салынса, халыктан 30 тиен кайткан, дигән сүз. Бу – уртача алганда. Ә инде төгәлрәк әйтсәк, Казан дәүләт циркының кереме бюджетның 1 сумына – 2 сум 62 тиен. «Әкият» татар дәүләт курчак театрының – 1 сум 17 тиен.

Әтнә театрының нибары 7 тиен, Түбән Кама театрының – 11 тиен. Ни кызганыч, отчетта Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының чыгымы һәм кереме күрсәтелмәгән.

Моны, «Әкият» курчак театры бюджеттан бирелгән акчага караганда күбрәк эшли, дип аңларга кирәк.

Музейлар һәм китапханәләр: керемнәр һәм чыгымнар

Бер ел эчендә музейлар 289,7 млн сумлык хезмәт күрсәткән. Музейлар һәр салынган 1 сумга уртача 27 тиен алалар. Иң зур күрсәткечләр Алабуга музей тыюлыгында – 1 сум 11 тиен. Иң кечкенә күрсәткеч Актаныш һәм Менделеевск музейларында – һәр салынган 1 сумга 2 тиен һәм 3 тиен туры килә.

Китапханәләр дә түләүле хезмәт күрсәтә. Һәр салынган 1 сумга 1 тиен керем туры килә.

Чыгучылар һәм чыкмаучылар. Районнарга...

15 дәүләт театрының 13е стационарда да, гастрольләрдә дә – «выезд», ягъни, районнарга чыгып-кереп спектакльләр күрсәтергә тиеш. Ә 2 театр – Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театры һәм Качалов театрының «чыгып-керү бурычы» юк. Ни өчен икәнлеге аңлатылмый. Ягъни, Камал исемендәге академия театрының андый дәүләт биреме бар, Качалов исемендәге академия театрының – юк.

7 концерт учреждениесенең 2се стационарда да, гастрольләрдә дә, районнарга чыгып-кереп тамашалар күрсәтергә тиеш. Болар – Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм Актанышта оешкан «Агыйдел» ансамбле. 4 оешманың үз сәхнәсе булмауга бәйле, дип аңлатыла отчетта. Болар – Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт ансамбле, «Мгновение» бию театры һәм Дәүләт симфоник оркестры.

Суз уңаеннан, кемнең «Мгновение» бию театры чыгышын күргәне бар? Аларның концертларын кайдан карап була? Әллә алар биергә өйрәтәме? Кая килим – өйрәтегез, әйдә! Мин Интернет киңлекләрендә дә бу оешма турында яңа мәгълүмат тапмадым.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

На конкурс поступило 138 работ со всей страны

Более 2 тыс. человек приняли участие в благотворительном забеге «Цепная реакция»

Средства от забега «Цепная реакция» в Менделеевске направят на реанимобиль для приюта

Менделеевск первым откроет в России серию забегов химиков «Цепная реакция»


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Менделеевск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.