Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Кайсы район нинди фәннән көчле: 2022 елгы Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре

0 397

Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча кайсы районнар алгы сафта, ә кайсылары – артта – күзәтү

Рус теленнән уртача балл 72,82 не тәшкил иткән. Тел белеме инша рәвешендәге киң җавап аша сыналган. Чыгарылыш укучыларының күпчелеге текстның проблемасын дөрес күрсәтеп, автор позициясен дөрес аңлаткан. Рус теленнән иң югары балл Бөгелмә мәктәпләрендә (78,33 балл). Иң түбән күрсәткеч Кайбыч районында (62,53 балл).

Алдынгылар рәтендә, шулай ук, Актаныш, Югары Ослан, Лениногорск, Саба, Кукмара, Алабуга. Апаслылар, Тәтеш, Питрәч, Сарман районнары – «кызыл зона»да.

Профильле математика буенча уртача балл – 64,06. Югары Ослан районы 76,49 балл белән – беренче урында. Саба, Теләче, Актаныш, Кукмара, Минзәлә, шулай ук, югары нәтиҗәләр күрсәткән.

Иң түбән күрсәткеч – Ютазы районында (49,37 балл), арткы урында, шулай ук, Спас, Казанның Киров, Мәскәү, Совет районнары, Тукай районы. Алдагы елларга караганда, укучыларның геометрия буенча мәсьәләләрне уңышлы гына чишүе билгеләп үтелә.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Информатика һәм мәгълүмати технологияләр буенча иң югары балл, шулай ук, Югары Ослан районында (83,22). Яңа Чишмә, Саба, Менделеевск, Әгерҗе, Бөгелмә дә яхшы гына нәтиҗәләр күрсәткән. Чирмешән (50), Әлки (52,67), Әтнә (54), Ютазы (56,94) – «кара» исемлектә. Республика буенча уртача балл – 67,87.

Физика буенча уртача балл – 59,3. Югары Ослан районы бу предмет буенча да беренче урында. Әтнә, Яңа Чишмә, Арча, Теләче районнарында да БДИ билгеләре яхшы. Апас (41), Кайбыч (42,5), Спас (45,71), Ютазы (47,43) районнары иң түбән нәтиҗәләр күрсәткән.

Химия предметы буенча уртача балл – 61,57. Мөслим (76,70) – исемлектә беренче. Саба, Минзәлә, Балык Бистәсе, Мамадыш та мактауга лаек. Тукай районы укучыларының химия буенча белемнәре сай булган – 41,10 балл. Спас, Чүпрәле, Баулы, Әгерҗе районнарына да әле химия буенча белемнәрен күтәрергә кирәк. Министр әйтүенчә, беренче урындагы Мөслим һәм соңгы урындагы Тукай районнарыннан катнашучылар саны бертигез – 10 шар кеше булган, ә нәтиҗәләре күпкә аерыла.

Биология буенча уртача балл – 56,71. Мөслим районы кабат иң югары нәтиҗәгә ирешкән (75,50 балл). Менделеевск, Бөгелмә, Мамадыш та – алдынгылар рәтендә. Теләче районы 41,40 балл белән соңгы позициядә. Яңа Чишмә, Тукай, Апас, Кайбыч районнары да түбән нәтиҗәләр белән «кызыл зона»га эләккән.

Җәмгыять белеме буенча уртача балл – 67,06. Саба районы 74,59 балл белән беренчелеккә чыккан. Балтач, Кукмара, Әтнә, Әгерҗе дә күпкә калышмый. Иң түбән балл – Апас районында (60,58 балл). Тукай, Ютазы, Казанның Киров һәм Мәскәү, Тәтеш районы да югары күрсәткечләр белән мактана алмый.

Тарих предметыннан уртача балл – 64,42 балл. Саба районы 77,18 балл белән кабат алдынгы. Алексеевск, Аксубай, Әгерҗе, Арча, Кукмара районнары да алдынгылар сафында. Мөслим районы 51,86 балл белән иң соңгы урында. Тукай, Балык Бистәсе, Чистай, Кайбыч районнары да исемлектә соңгы. Мөслим узган елда да тарих фәненнән иң түбән нәтиҗә күрсәткән булган.

Инглиз теленнән уртача балл – 80,39 балл. Россия дәрәҗәсендә Татарстан инглиз теленнән югары күрсәткечләре белән аерылып тора. Югары нәтиҗәләр – Минзәлә (91 балл), Югары Ослан (89,90 балл), Тәтеш (89 балл), Кама Тамагы (88 балл) районнарында. Алексеевск, Зәй, Сарман, Ютазы, Чистай районнарында уртача балл 75 баллдан түбәнрәк.

Рус әдәбиятыннан уртача балл – 65,02 балл. Гомумроссия күрсәткеченнән ул 5 берәмлеккә югарырак булса да, соңгы дүрт елда республикада уртача балл кимүе күзәтелә (69 дан 65 кә кадәр кимегән). «Моңа бәйле рәвештә, 1 сентябрьдән рус әдәбиятыннан БДИ тапшырырга җыенган чыгарылыш укучылары һәм филологлар белән эш җанландырылачак», - диде министр.

Быел Спас районы 93,50 балл белән беренче урынга чыккан. Нурлат, Лаеш, Әлки, Зәй районнары да алдынгылар рәтендә. Апас районы бу предметтан да иң соңгы урында (46 балл). Биектау, Мамадыш, Баулы, Чүпрәле районнарында да уртача балл 55 тән кимрәк.

 

Фото: © prav.tatarstan.ru 

Кемнәр берничә предметтан аксый?

Нәтиҗәләргә анализ ясап, ике һәм икедән артык предметтан нәтиҗәләре республика күрсәткеченнән түбән булган районнарны билгеләп узарга була. Илсур Һадиуллин әнә шул районнарга тукталды.

Мәсәлән, Апас районында профильле математика, физика һәм биология буенча нәтиҗәләр түбән булган.

Ютазы, Спас, Лаеш районнарында математика, физикадан сынау нәтиҗәләре республика буенча уртача күрсәткечтән ким.

Чүпрәле районы – физика, биология, Тукай һәм Лаеш районнары укучылары математика һәм биология буенча БДИдан уртачадан түбәнрәк нәтиҗәләр күрсәткән.

Илсур Һадиуллин тарих, җәмгыять белеме, инглиз һәм француз телләреннән, информатика һәм мәгълүмати технологияләр предметыннан югары баллы укучылар арта баруын билгеләп узды. Рус теленнән дә югары баллы укучылар саны югары булып кала. Профильле математика һәм химия буенча да югары баллы укучылар саны артуы күзтелә. Шул ук вакытта, рус әдәбияты һәм географиядән югары балл җыйган укучылар саны кими. Югары балл алган укучылар буенча беренче җиде урында – Югары Ослан, Саба, Бөгелмә, Казанның Вахитов һәм Идел буе, Лениногорск, Яшел Үзән, Алексеевск районнары.

Министр Югары Ослан районында БДИ нәтиҗәләре буенча соңгы биш елда яхшыра баруын искәртте, тик аның сүзләренчә, Югары Осланны моның өчен үтереп мактап булмый. Ни өчен дигәндә, район, нигездә, өстәге позицияләргә Иннополис лицее күрсәткечләре хисабына күтәрелгән.

Бер предметтан 100 баллны 190 кеше җыйган, шуның 132се «Укуында аеруча зур уңышлары өчен» медале белән бүләкләнгән. Ике предметтан 200 баллга 14 кеше лаек (былтыр ул 11 булган). Барысына да медаль тапшырылган. Августта бу укучылар бер тапкыр бирелә торган акчаларын алачак: бер предметтан 100 балл өчен – 15 мең сум, ике предметтан 200 балл өчен – 25 мең сум.

 

Фото: © Илсур Һадиуллин докладындагы презентациядән

Илсур Һадиуллин 200 балл җыйган укучылар укыган мәктәпләрне дә атап узды:

  • Мөслим гимназиясе
  • Минзәләнең 2 нче мәктәбе
  • Нурлат шәһәренең 9 нчы мәктәбе
  • Бөгелмә районының 2 нче лицее һәм 5 нче мәктәбе
  • Чаллының 26 нчы, 76 нчы гимназияләре, А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицее
  • Казаның Мәскәү районы 94 нче гимназиясе
  • Казанның Авиатөзелеш районы М.Җәлил исемендәге 26 нчы лицее
  • Казанның Яңа Савин районы Россия Герое А.В.Козин исемендәге 7 нче гимназиясе
  • Казанның Идел буе районы 18 нче татар гимназиясе һәм 83 нче лицее – Мәгариф үзәге
  • КФУның IT- лицее.

100 бал җыйган берничә укучысы булган иң яхшы мәктәпләр түбәндәгеләр:

  • Чаллының 78 нче лицее
  • Чаллының 26 нчы гимназиясе
  • Казанның Яңа Савин районы Россия Герое А.В.Козин исемендәге 7 нче гимназиясе
  • КФУның IT-лицее
  • Казанның 131 лицее
  • Казанның 19 нчы гимназиясе.

77 укучы аттестатсыз

Быел 77 чыгарылыш укучысы аттестат алмаган. Өстәмә көннәрдә дә 4 кеше рус теленнән иң түбән чик күрсәткечен кабат уза алмаган, 14 кеше – профильле математика, 45 кеше база математикасы буенча бик начар нәтиҗәләр күрсәткән. Гаилә шартларында укучы 5 укучы имтиханнарга бөтенләй килмәгән. 2021 елда рус теле һәм математикадан имтиханнар тапшыра алмаган 40 кеше сентябрьгә калган булган.

Көзен өстәмә чорга түбәндәге имтиханнар үткәрелә:

Рус теленнән – 4 кеше;

База дәрәҗәсендәге математикадан – 67 кеше (сентябрьдә профильле математика буенча БДИ узмый) 59 ы кабат тапшыра, 8 кеше төрле сәбәпләр аркасында, шул исәптән авыруы сәбәпле имтиханда катнаша алмаган булган);

6 кеше ике мәҗбүри предметны да тапшырачак.

Әгәр уңышлы тапшырсалар, аларга урта гомуми белем турында аттестат тапшырылачак.

Татарстанда, гомумән алганда, Россия Федерациясендә рус теле, физика, биология, информатика, география, рус әдәбияты буенча уртача балл кимегән. Профильле математика, тарих, химия, инглиз теле һәм җәмгыять белеменнән укучыларның имтихан нәтиҗәләре яхшырган.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Единороссы Татарстана запустили акцию «Подарок ветерану»

Студенты Московского региона выступили на Менделеевском конкурсе в Томске

Труженице тыла Елене Колпаковой из Татарстана исполнилось 95 лет

В Менделеевском районе представили новых руководителей


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Менделеевск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.