Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Боз кузгалды» яки Марат Әхмәтов комиссиясе утырышында министрлар ничек сөендерде?

0 2790

Утырышка кадәр Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, комиссия рәисе Марат Әхмәтов, комиссия әгъзалары, депутатлар күргәзмәне карап чыкты. Иң түрдә «Бер-бер хәл» сериалы актерлары утыра иде. «Әхмәтовлар гаиләсе без» дигән берничә минутлык кыска күренеш күрсәттеләр. Алга таба «Шаян ТВ» телеканалында «Шаян Әлифба» анимацион сериалында төшүчеләр хәрефләрне җыр белән өйрәтеп күрсәтте.

«Шаян ТВ» уздырган «Мин — татар баласы» республикакүләм рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесендә җиңүчеләрнең аерым бер өстәле эшләнгән иде. Дөрес, ул өстәл игътибардан читтәрәк калды, ашыктырып, аның янәшәсеннән генә үтеп киттеләр. Ә минем күзләр — шул өстәл янында игътибарсызлыктан нәүмиз торган балалар… Алай да, Марат Готовичның алар янына басып, фотога төшүен булса да сорап өлгердем. Юкса, әче таңнан Сабадан торып килгән сеңелкәшем Мәрьям Әүһәдиеваны ул мөмкинлектән дә мәхрүм итә алмый идем бит инде мин. Ул бит 324 эш арасыннан сайлап алынган иң яхшы 20 эшнең берсенең авторы.

Аның каравы, Ландыш Әхмәтҗанованың кызы Ләйләнең чыгышын да, Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендә татар камера хорын да дикъкать белән тыңладылар. Кузгалган боз нишли?

Күргәзмәдән соң утырышка күчик. Анда туган телләргә бәйле яңалыклар да, планнар да тыңланды. Татар телендәге 20 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әнә шундый күңелле яңалык җиткерде. Алайса кайчаннан бирле утырышларда «татар теле һәм әдәбиятыннан 89 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән» дигән җөмләне ишетергә туры килә иде. Ә яңалары һаман өстәлми, 89 саны төшләргә керә башлаган иде кебек.

Ул ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә, 1-4 сыйныфлар өчен яңа буын дәреслекләр эшләгәнен искәртте. Татарстанның китап нәшрияты белән бергәләп татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү эше оештырылган. 38 комплект РФ Мәгариф министрлыгына тапшырылган. Тәрҗемә басмаларын исемлеккә кертү буенча башта ниндидер сораулар туган булса да, Татарстан президенты имзасы белән мөрәҗәгать юллангач, экспертиза оештырылгач, мәсьәлә уңай якка хәл ителгәнен әйтте министр.

— Бу — безнең өчен беренче җиңү. Барлыгы 20 дәреслек. Боз кузгалды, кузгалган боз кая да булса да килеп бәрелә, я бәреп чыга. Бу мәсьәләдә эшлисе эшләребез, калган китапларны ахырына җиткерәсе бурычлар җитәрлек. Татарстан китап нәшрияты белән берлектә, 5-9 сыйныфлар өчен төп фәннәр буенча 41 әсбап әзерләнә, — диде Илсур Һадиуллин.

Искәртеп үтик, республикада укучыларның тел белеме дәрәҗәсен исәпкә алып, өч юнәлеш буенча татар теле һәм әдәбиятыннан программалар һәм дәреслекләр эшләнә. Туган телендә белем алучы мәктәп укучылары өчен; рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен; рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә татар телен Татарстанның дәүләт теле буларак өйрәнүче укучылар өчен.

Алдынгылар кем дә, артта калганнар кем?

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, Татарстанда татар телендә белем алу күрсәткече — 24,8 процент, тәрбия бирү — 25,4 процент. Бергә кушсак, 50,2 процент була.

Министр милли мәгарифтә алдынгыларны һәм бу сорауда салкынрак карашлыларны да әйтте. Милли мәгарифкә зур игътибар бирүчеләрдән министр Актаныш, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Кайбыч районнарын мисалга китерде.

«Әлмәт, Баулы, Зәй, Менделеевск, Лениногорск, Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Чистай районнарына игътибарны тагы да арттыру сорала», — дип әйтте Илсур Һадиуллин.

Татарстан районы икәнен, республикада татар теле дәүләт теле булуын оныткан район да бар. «Кызганыч, Югары Осланда туган телдә белем һәм тәрбия бирү бөтенләй оештырылмаган», — диде министр. Илсур Һадиуллин балада туган телне өйрәнүдә кызыксыну уяту өчен, белем бирү процессы кызыклы, мавыктыргыч булырга тиешлеген искәртте. Әллә шуны исәпкә алып, әллә Туган телләр елы булганга гына, аерым районнарда бакчаларда туган телдә тәрбия бирү көчәйтелгән. Кыскасы, Туган телләр елы файдасыз узмаган.

Кызганыч, Менделеевск түбән күрсәткеч белән кара исемлектә, Югары Ослан районы балалар бакчаларында, әйткәнебезчә, татар теле һәм туган телләрнең әсәре дә юк. Әгерҗе, Аксубай, Азнакай, Әлки, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Буа, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама, Питрәч, Спас, Тукай районнары балалар бакчаларында туган телдә белем һәм тәрбия бирүгә игътибарны арттырган. Актаныш, Әтнә 100 процент күрсәткеч белән — алдынгылар сафында. Апас, Баулы, Бөгелмә, Мөслим, Чирмешән районында, 2021 ел белән чагыштырганда, туган телдә белем күрсәткече бераз кимегән.

Туган телгә кадер-хөрмәт күрсәткән мәгариф учаклары бүләксез калмаган. Марат Әхмәтов әйтүенчә, милли мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле эшләүче бакча һәм мәктәпләргә, кызыксындыру чарасы буларак, 500 әр мең сумлык 200 грант. Үз предметын татар телендә укытучы 100 мөгаллимгә 50 шәр мең сум грант тапшырылган.

Министр сүзләренчә, республикада 1411 мәктәпнең барысында да туган телләрне өйрәнү өчен шартлар тудырылган.

— Нәрсә генә булмасын, хәзерге этапта туган тел булмаган бер генә мәктәп тә булырга тиеш түгел. Туган телләр булачак, ләкин туган телне өйрәнү ярты сәгать, бер сәгать, сәгать ярым, 1,75 кә кала алмый, чит тел өч сәгать укытыла икән, безнеке дә шуннан ким булырга тиеш түгел, — дип әйтте Һадиуллин.

Мәдәният министры еллык ачуын алды

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова 20 минутлык докладын тулаем татарча сөйләде.  — Үткән елда Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның рухиятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм популярлаштыру максатыннан 12 меңнән артык чара үткәрелде. Этномәдәни проектлар уздыруда, кызыклы формалар табуда иң активлары — Актаныш, Кукмара, Апас, Түбә Кама, Әлмәт, Арча, Алабуга, Чирмешән районнары, Чаллы һәм Казан шәһәрләре, — диде.

Министр күренекле шәхесләрнең юбилейларын да санап узды. Сәиф Сараиның 800 еллыгы, Тукайның 135 еллыгы, Һади Такташның 120 еллыгы, Җәлилнең 115 еллыгы, Нәҗиб Жиһановның 110 еллыгы, Рөстәмнең Яхинның 100 еллыгы, Әнвәр Бакировның 100 еллыгы, Николай Фешинның 140 еллыгы һәм башкалар. Казан паркында Кәрим Тинчуринның бюсты, Екатеринбургта Муса Җәлилнең, КФУ бакчасында Сергей Аксаковның бюстлары куелды. Истәлек такталары Кави Наҗми һәм аның хатыны, әдәби тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмовага, бөек җырчыбыз Вафирә Гыйззәтуллинага, фронтовик-язучы композитор Сара Садыйковага, халык шагыйре Фәнис Яруллинга куелган.

Доклад тәмам. Чыгыш ясаучыга сораулар бармы, ди Марат Готович. Сорау урынына мактау килеп иреште.

«Министр татар теле белән гаҗәпләндерде, Марат Готович, бик зур эш куелган», — ди Илшат Әминов.

«Мәскәүдән кунаклар күп булу сәбәпле, еллык коллегия утырышында татарча чыгыш ясый алмаган иде, шуның ачуын бүген алды инде», — дип җавап кайтарды Марат Әхмәтов.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев милли матбугат чараларын үстерү өчен югары белемле, заманча фикер йөртә торган журналистлар кирәклегенә басым ясады.

— Медиада эшләргә теләк белдерүче, туган телен яхшы белүче яшьләрне ачыклау максаты белән, редакцияләр югары һөнәри уку йортлары белән хезмәттәшлек итә. Татарстан журналистикасында белгечләр үстерүдә КФУның Журналистика, медиакоммуникацияләр югары мәктәбе үз өлешен кертә, ләкин татар юнәлешендә бюджет урыннары җидәү генә, — диде Айдар Сәлимгәрәев.

Ул «Татмедиа» АҖ каршында журналистика мәктәбе оештырылганын әйтте.

— Республика Президенты йөкләмәсе нигезендә, 2018-2019 елларда барлыгы 16 студент институтка урнаштырылды. Алар редакцияләргә беркетелде. Быел проектның беренче карлыгачлары татар редакцияләренә эшкә урнашачак, — диде. «Кызым сиңа әйтәм…»

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары, комиссия әгъзасы Гүзәл Сәгыйтова да тырышып эшли дигән фикер туа — байтак проектларны санап узды. Булмаган әйберне бар дип әйтеп булмый, димәк, чыннан да эш үткәрелә.

Марат Әхмәтов та тикмәгә генә мактап телгә алмагандыр. «Гүзәл Римзиловна шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары булып эшли башлагач, һәр атнаның бер эш көнен шәһәр мәктәпләре, балалар бакчалары эшчәнлегенә багышлый. Үз күзең белән күреп, үз аягың белән атлап килгән мәсьәләләр җиңелрәк хәл ителә», — дип «кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла» дигән күк булды.

— Казан — татар, Татарстанның башкаласы. Бу фикер күбрәк рәсми чыганакларда яши, чынлыкта бу дөреслеккә туры киләме соң? Казанга карата мондый тәнкыйди сораулар еш яңгырый иде. 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан иткәч, әлеге фикерне үзгәртү өчен яңа адымнар ясарга булдык. Татар телен үстерүгә, популярлаштыруга багышланган өр-яңа 15 проект туды.

Төп игътибарны мәгърифәткә юнәлттек, татар телендә балалар бакчалары һәм мәктәпләргә бәйсез мониторинг ясалды. Милли бакчалары һәм мәктәпләре имиджын булдыру өчен махсус стратегия булдыру, милли тәрбия системасын яңарту, балалар һәм укытучылар арасында аралашуны бары тик татар телендә алып бару, кызыклы күнегүләр белән баетылган җиңел дәреслекләр әзерләү мөһим. Безнең бурыч — мотивацияләү, мәҗбүр итү түгел, ә мөмкинлекләр ачу, — диде.

Гүзәл Сәгыйтова татар теле укытучылары өчен семинар үткәнен әйтте. Татар балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм методистлары өчен дә семинарлар көтелә. Дәүләт транспорты хезмәткәрләренә татар телен өйрәтү буенча интенсивлар ниятләнә. Кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, сату-өлкәсендә эшләүчеләр өчен семинарлар, башкарма комитет хезмәткәрләре өчен аерым курслар үткән. Былтыр туган телләр поезды йөрсә, быел татар һәм рус телендә аудиогидлы автобуслар йөри башлаячак. «Апуш» балалар театр студияләре Сәгыйтованың күптәнге хыялы булган. Быел Сәйдәш үзәгендә ачылса, киләсе елга планда — Ленин исемендәге мәдәният сарае.

— «Апуш» ны үстерәсебез килә, чыннан да бу кирәк. Сайлап алу этабында күрдек: әзерләнеп килгән текстларны белә балалар, тагын да тирәнрәк сораулар бирә башласаң, аңламыйлар, башта, каушыймы соң болар, дип аңламадык, аннары төшендек — алар тел белми, — диде Гүзәл Сәгыйтова. Элмә такталар язмышы: «Бу җаваплы, зур эшне сезгә тапшырабыз, Марат Готович»

Элмә такталарда телдән төшмәс ике теллелек кирәклеген дә әйтеп узды Гүзәл Сәгыйтова. Бу мәсьәләдә Марат Әхмәтовка өмет баглыйлар.

— Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр. Казан башкарма комитетының рәсми сайтлары ике телдә алып барыла иде, ләкин халык белән туры элемтә ул социаль челтәрләр. Без шәһәрнең инстаграм аккаунтын татар телендә эшли башладык, иске шәһәр префектурасының инстаграмы да туган телебездә эшли башлады. Хәзер инстаграмның яңадан тууын көтәчәкбез, — ди ул.

«Без өйләнешкәч, төн кыскарды», диясе килде шушы урында.

— Казан урамнары атамалары, оешмаларда, иҗтимагый биналарда элмә такталардагы ике теллелек — Казанны татарчалаштыруда зур күрсәткеч. Бу үзгәрешләр күзгә күренерлек булмагач, Казан урамнарына мониторинг эшләргә булдык. Бауман урамыннан башладык, өч рейд оештырылды. Эшмәкәрләр белән дә сөйләштек, шуны аңладык: безнең көчтән генә килә торган эш түгел бу, чөнки барысы да кануннарга тукталалар.

Марат Готович, элмә такталарда татар теле рус теле белән бертигез кулланылсын өчен, Дәүләт Советына ТР дәүләт телләре һәм республикадагы башка телләр турындагы законга элмә такталарына кагылышлы үзгәрешләр кертү үтенече белән Дәүләт Советына мөрәҗәгать белән чыгу турында хат юллаган идек. Бу җаваплы, зур эшне сезгә тапшырабыз, Марат Готович, башкарып чыгарсыз дип ышанабыз. Канун тормышка ашса, безнең дә кулыбызда көч булачак, — диде. Марат Әхмәтов элмә такталарның татар телендә хаталы язылган очракларын ачыклау буенча үткәрелгән бәйгедә республика халкы актив катнашканын билгеләп узды.

— Өч меңнән артык гариза кабул ителде һәм хаталар төзәтелде. Олы юл кырыйларында, район үзәкләрендә туган телләргә багышланган баннерлар урнаштырылды, — диде хисабында.

Әманәт булсын!

Ул, шулай ук, төп проектларга күзәтү ясады. ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, мәчетләр арасында «Изге әманәт» бәйгесе узган. Марат Әхмәтов фикеренчә, мәчетләрдә имамнарның тел осталыгына бәйгенең этәргече зур.

— Мөфти хәзрәт Камил Сәмигуллин Мәдәният институты белгечләре белән имамнарга сөйләм осталыгын үстерү дәресләрен оештырды. Сабыйларга исем кушканда тарату өчен комиссия ярдәме белән чыгарылган «Татарча әлифба» һәм республика мәчетләре өчен плакатлар тапшырылды, — диде.

Чуваш, удмурт, мари, мордва һәм башка милләтләрне исәпкә алып, телләрне саклау юнәлешендә яңа проектлар әзерләнүен әйтте. Шулай ук, татар исем-фамилияләренең татар һәм рус телләрендә дөрес язылышын билгели торган электрон белешмәлек әзерләнә.

— Дәүләт органнары, министрлыклар, районнар эшчәнлегендә татар телен куллану тәҗрибәсен киңәйтү, киңәшмәләрдә, рәсми сайтларда, социаль челтәрләрдә аккаунтларда мәгълүматның ике дәүләт телендә дә алып барылуына басым ясыйбыз. Без теләгән үк нәтиҗәләргә ирештек дип әйтә алмыйм, ләкин тәкъдимнәребез игътибарсыз калмады, — диде Марат Әхмәтов.

Ләкин ул журналистларга бүгенгесе белән әлегә канәгать булмавын әйтте, чөнки татар теле шактый камил булган район башлыклары, министрлар да телне үзара аралашуда, халык белән элемтәдә, рәсми чыгышларында сирәк файдалана, диде.

— Күбесе кушкан өчен генә яки Президент бу мәсьәләгә игътибарлы булганы өчен генә берничә сүз, җөмлә кыстырып сөйләшә. Аны безгә яшәү рәвешенә әйләндерү өчен эшне даими алып бару, һәрдаим аларның үз-үзен тотышына безнең мөнәсәбәтне сиздереп барырга кирәк, — ди Марат Әхмәтов.

Аның сүзләренчә, санкцияләр белән бәйле сәбәпләр аркасында финанс кыенлыклары булса да, акчага барып терәлмәгән эшләр дә бихисап.

— Көндәлек башкара торган эшебезне уйлыйк, без аны җитдирәк җаваплырак башкарсак, ул да милләт язмышы өчен файдалы булачак, — дип искәртте.  





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Завершился 11-й сезон «Звезд из завтра»: юные музыканты выступили с La Primavera

Финансирование дорожной программы Татарстана в 2026 году планируют увеличить на 5,1 млрд рублей


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Менделеевск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.