Мөхәммәтшин Менделеевскида «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру белән танышты
0
355
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев белән бергә Химиклар урамындагы ишегалды территориясен төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. Бу ишегалды «Безнең ишегалды» республика программасына кертелгән.
Йортта яшәүчеләр белән килештерелгән проект кысаларында балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерү, яңа тротуарлар ясау, эскәмияләр һәм чүп савытлары кую, яңа асфальт җәю һәм машина кую өчен өстәмә урыннар булдыру планлаштырыла.
Химиклар урамындагы күп фатирлы йорт төзелгәнгә быел 34 ел булган. Хәзер анда 644 кеше яши. Йорт яны территориясен яңартуга гомуми чыгымнар 7 млн сумнан артык тәшкил итәчәк.
Менделеевск районында төзекләндерү программасына барлыгы 72 ишегалды кертелгән. Шуларның унбише 2020 елда ук тәртипкә китерелгән. Агымдагы 2021 елда тагын 13 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.
2019 елда ишегалларын төзекләндерү программасы «Бердәм Россия» бөтенроссия партиясе тарафыннан тәкъдим ителде һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды. Бу инициативаның тиңдәшләре Россиянең күрше төбәкләренең берсендә дә юк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, хәзер аның буенча эшләр республиканың 728 ишегалдында алып барыла.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Интернационалистлар бульварын реконструкцияләүнең финал стадиясен бәяләде һәм шәһәр халкы белән аралашты. Биредә алып барыла торган эшләр «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» төбәк проектына һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектына кертелгән. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, якын арада объект әзер булачак.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты, башкалар кебек үк, Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла. 2020 елда коронавирус пандемиясе китереп чыгарган икътисади кризис башланганнан соң, проектларның максатлары яңадан формалаштырылган.