Табиблар Мөхәммәтшиннан авыл белгечләренә җир бирү турында законны үзгәртүне сорый
0
259
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевск районында булды, анда ул Президент программаларын гамәлгә ашыру белән танышты . Менделеевск үзәк район хастаханәсе табиблары авылдагы белгечләр өчен җир бирү турында законга үзгәреш кертергә сорады.
Фәрит Мөхәммәтшин капиталь ремонттан соң ачылган район хастаханәсендә булды, табиблар һәм медицина персоналы белән аралашты, яңа архив бинасын ачу тантанасында катнашты, шулай ук район активы белән очрашты. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Менделеевск үзәк район хастаханәсе табиблары Фәрит Мөхәммәтшиннан авыл территорияләрендә ихтыяҗ зур булган белгечләргә йортлар төзү өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү турындагы республика законына үзгәрешләр кертүне сорады. Документ белән мондый белгечлекләр исемлеге расланган, әмма алар арасында медицина профиленең кайбер тар белгечләре юк, диелә хәбәрдә.
Парламент җитәкчесе профиль комитетына вәзгыятькә ачыклык кертергә кушкан.