Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевск табиблары белән очрашты
0
54
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген республиканың Менделеевск үзәк район хастаханәсе табиблары белән очрашты.
Очрашуда район башлыгы Валерий Чершинцев һәм Парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов та катнашты.
Мөхәммәтшин медицина хезмәткәрләреннән бүгенге катлаулы эпидемиологик вазгыятьтә нинди проблемалар белән очрашуларын сорады. Парламент башлыгы аларга хезмәтләре һәм фидакярлекләре өчен рәхмәт белдерде, күп табибларның үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, «кызыл зона»ларда эшләвен әйтеп үтте.
Дәүләт Советы Рәисе Covid-19 вирусыннан вакцина ясатуның мөһимлеген һәм халык арасында әлеге юнәлештә аңлату эшләре алып бару кирәклеген белдерде.
«Ковид белән көрәшүне дәвам итәбез, прививка кадатсыннар өчен, кешеләргә аңлатырга кирәк», — диде Мөхәммәтшин.
Менделеевск үзәк район хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова хастаханә персоналының ковидка каршы барлык чараларны да үтәвен һәм чирнең алга таба таралмавы өчен тырышуларын әйтте. Аның сүзләренчә муниципаль районда яшәүчеләрнең 50 проценты вакцина ясаткан.