Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16 17
18
19
20
21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр күпме хезмәт хакы ала? - «Ватаным Татарстан»

0 427
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Зөһрә Садыйкова). Депутатлар авыл хуҗалыгында хезмәт хакы турында сөйләште. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев утырышта җиткергән мәгълүматларга караганда, иң аз акчаны Әгерҗе, Спас районы аграрийлары ала. Аларның уртача хезмәт хаклары 17 мең сум тирәсе тәшкил итә. Шул ук вакытта Яшел Үзән районында – 35, Мамадышта 33 мең сум акча алалар. Тукай районы аграрийлары өчен сөенәсе генә кала. Аларның уртача хезмәт хаклары 37 мең 700 сумны тәшкил итә. Республикада бу күрсәткеч – 27 мең 500 сум.   – Фәрит Хәйруллович авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакларына аерым игътибар бирүне үтенде. Күреп торасыз, районнар буенча күрсәткечләрдә аерма зур. Моның сәбәпләрен ачыкларга кирәк, – диде Азат Хамаев. Утырышта «2013–2025 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча чыгыш ясаган Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов исә моңа җавап итеп, хезмәт хакларының ел саен артып баруын әйтте. Монда эш башкада, ди ул. – Хуҗалыкларны гына алыйк. Мәсәлән, шул ук «Вахит» хуҗалыгы җитәкчелеге, халык эш белән мәшгуль булсын өчен, элек эшләгән эшчеләренең берсен дә җибәрмәде, – диде ул. – Яртысын бүген үк кыскарта алыр иде, ләкин алар эшсез калмасын өчен эшчеләрен 18–20 мең сумга тотарга мәҗбүр. Монда әхлак мәсьәләсе алга чыга. Моннан тыш, «соры базар» да бар. Хәзер беркем дә 12–13 мең сумга эшкә йөрми, әлбәттә. Аларны легальләштерү – безнең бурыч. Гомумән алганда, тармакта хәлләр начар түгел үзе. Ришат Хәбипов әйтүенчә,  быелның беренче кварталында дәүләт программасы чараларын финанслау 1,5 млрд сум тәшкил иткән, шул исәптән 324 млн сум – федераль бюджеттан. Ришат Хәбипов билгеләп үткәнчә, 2017 елдан ташламалы кредитлау механизмы гамәлгә ашырыла, аның буенча авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре ел саен 1 проценттан 5 процентка кадәр ташламалы кредитлар ала. – Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре арасында ташламалы кредитлау механизмына ихтыяҗ бар, – диде министр урынбасары. – Бүгенгә субсидияләрнең еллык лимитының 65 проценттан артыграгы үзләштерелгән. Банкларга ташламалы инвестиция кредитларына 130 заемщик 8,1 млрд сумга мөрәҗәгать калдырган, шул исәптән хуҗалык итүнең кече формалары буенча 641 млн сумга 97 гариза кергән. Тулаем алганда, республика буенча чәчү эшләре төгәлләнгән инде. 2021 елда чәчүлекләрнең мәйданы 2,8 млн гектарны тәшкил иткән. Быел 3 айда барлык төр хуҗалыкларда 446 мең тонна сөт, 122,3 мең тонна терлек һәм кош ите, 343,3 млн данә йомырка җитештерелгән. Ә менә фермерларга, күпләп мал асраучы шәхси хуҗалыкларга субсидияләр бирү мәсьәләсе катлауланган. Быелдан бәйгедә катнашучыларны катгый рәвештә сайлап ала башлаганнар. Утырышта күтәрелгән тагын бер җитди тема – хуҗасыз этләр турында булды. Дәүләт Советы депутатларының хуҗасыз хайваннар белән вазгыятьне контрольгә алырга һәм федераль законнарга тиешле үзгәрешләрне кертергә ниятләүләре билгеле булды. Парламентның киләсе утырышында «Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы каралачак. Профильле комитет утырышында закон проекты хупланды. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, закон проекты хайваннар белән эш итү өлкәсендә законнарны камилләштерү максатларында эшләнгән. – Соңгы вакытта Татарстанда да, тулаем Россиядә дә, хуҗасыз хайваннарның саны арту мәсьәләсе аеруча кискен тора, – дип сөйләде ул. – Кешеләр этләр өеренең агрессив булуыннан зарлана, алар халык, бигрәк тә балалар һәм өлкәннәр өчен куркыныч булып тора. Азат Хамаев фикеренчә, беренче чиратта, хуҗасыз хайваннарның санын киметү өчен, аларның урамда барлыкка килү сәбәпләрен бетерергә кирәк. – Хайваннарның шәһәр һәм башка торак пунктлар урамнарында хуҗаларыннан башка яшәве – аларның үз хайваннарына карата җавапсыз мөнәсәбәтләре нәтиҗәсе. Шуңа бәйле рәвештә федераль законның 13 статьясына хайваннарны мәҗбүри теркәү таләбен билгели торган үзгәреш кертергә тәкъдим ителә. Бу югалган хайваннарны аларның хуҗаларына кайтарырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук хайваннарны калдырган очракта, аларның хуҗаларын белү өчен дә уңай булачак, – диде комитет рәисе. Шулай ук, закон проектында урамда йөрү өчен махсус мәйданчыклардан тыш, этләрне борынчыксыз йөртү рөхсәт ителмәячәге турында да әйтелә. Хәзерге вакытта приютка алып кителгән хуҗасыз хайваннар аларның элеккеге яшәү урыннарына кайтарыла. Әмма күзәтүчесез хайваннарның куркыныч булуын исәпкә алып, мәктәпкәчә белем бирү, гомуми белем бирү, медицина оешмалары һәм балалар уен мәйданчыклары территориясенә кайтаруны тыярга тәкъдим ителә. Бүген агрессив булмаган, приютта тамга салынган хайваннарны ауламыйлар. Әмма котыру авыруына каршы вакцинаның профилактик чоры 12 ай гына тәшкил итә. Шуңа күрә бу хайваннар кабат вакцинацияләүгә мохтаҗ. Шуңа бәйле рәвештә депутатлар федераль кануннан махсус тамгалары булган хуҗасыз хайваннарны тотуны тыя торган нигезләмәне алырга тәкъдим итә. Хәзерге вакытта күзәтүчесез хайваннар приютта булырга тиеш. Шул ук вакытта, Дәүләт Советы депутатлары билгеләп үткәнчә, күп кенә төбәкләрдә хайваннар өчен приютлар әле булдырылмаган, чөнки моның өчен күп вакыт һәм финанс кирәк булачак. Шуңа бәйле рәвештә, закон проектында хуҗасыз хайваннарны приют булмаган урыннарда вакытлыча тоту пунктларында тоту мөмкинлеген билгеләргә тәкъдим ителә. Авыл   хуҗалыгы   хезмәтчәннәренә   иң   күп   хезмәт   хакы   түләүче   районнар   бишлеге (2021 елның   беренче   кварталына   фаразлар): Тукай районы – 37500 сум Яшел Үзән районы – 35200 сум Бөгелмә районы – 34700 сум Мамадыш районы – 33500 сум Питрәч районы – 33 мең сум Уртача   хезмәт   хакы   иң   түбән   булган   районнар   бишлеге: Кайбыч районы – 19200 сум Балык Бистәсе районы – 19 мең Менделеевск районы – 18500 сум Спас районы – 17800 сум Әгерҗе районы – 17200 сум Татарстан   Авыл   хуҗалыгы   һәм   азык—төлек   министрлыгы   мәгълүматлары




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

На конкурс поступило 138 работ со всей страны

Более 2 тыс. человек приняли участие в благотворительном забеге «Цепная реакция»

Средства от забега «Цепная реакция» в Менделеевске направят на реанимобиль для приюта

Менделеевск первым откроет в России серию забегов химиков «Цепная реакция»


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Менделеевск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.