Татарстанның көнбатыш районнары кергән башкорт ырулары картасын халыкка күрсәттеләр
0
95
(Казан, 22 май, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның көнбатыш районнары кергән башкорт ырулары картасын Башкортстанның Чакмагыш авылы халкына күрсәттеләр. «Татар-информ» хәбәрчесе карта белән 21 майда Дуван ыруы җыенында танышты.
«Башкорт ырулары һәм авыллары» дип аталган картаны Башкортстан Республикасы Стратегик тикшеренүләр институтының Социо-мәдәни анализ үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Юлдаш Юсупов тәкъдим итте.
«Бу башкорт ыруларының һәм авылларының тарихи картасы. Кеше үз авылын күреп, аның кайсы ыруга керүен белә ала. Карта XIX гасыр азагы — XX гасыр башындагы документларга нигезләнеп төзелде. Ул Советлар союзына кадәр булган вәзгыятьне күрсәтә», — диде Юлдаш Юсупов.
Докладчы картаны өстәмә фәнни пособие буларак тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, карта халыкка һәм туган як тарихын өйрәнүчеләргә үз тамырларын табарга ярдәм итәчәк.
«Башкортларда ыру системасы XX гасыр урталарына кадәр сакланган. Алар бу система буенча яшәгән, тугандаш мөнәсәбәтләр төзегән. Ни өчен бу шулай мөһим булган. Бу җир белән бәйле. Нәсел шәҗәрәсе нигезендә җиргә хокукны раслаганнар», — диде Юлдаш Юсупов.
Тарихчы сүзләренчә, картаның максаты булып җәмәгатьчелек алдында тарихи хәтерне торгызу һәм аны киләсе буынга тапшыру тора икән.
Әлеге карта интернетта да урнаштырылган. Аңа карасаң, Татарстанның көнбатышы Яр Чаллыга кадәр башкорт ырулары җирләре булганы күренә. Карта буенча, Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Мөслим районнары — Юрми ыруына, Тукай, Минзәлә, Менделеевск, Әгерҗе районнары — Байлар ыруына, Актаныш районы — Буляр һәм Еней ыруларына караган.